Тәүфыйклы булып үссеннәр

мэдрэсэдэ укучы балалар Зохрэ абыстай белэн бергэКамышлы районы, Иске Ярмәк авылы кунакчыллыгы һәм бердәмлеге белән дан тота. 277 ел элек чукындырудан качып, динебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклап яшәү өчен тынычрак урын эзләп килгән  төрле төбәк татарлары Юкәле тау итәгендә үзләренә йортлар сала башлаганчы башта гыйбадәтханә төзегәннәр. Ата-бабаларыбызның укыган догалары җиребезгә изгелек, муллык биргән, үзләрен чукындырудан саклагандыр.

Өч гасыр чамасы  безнең авыл халкы йолаларыбызны үтәп, бабаларыбыз тарихын барлап килә. Күптәннән авылда яшәүчеләрнең нә­сел шә­җәрәләре төзелде. Кайбе­рәүләр ун буын ата-бабаларын да беләләр икән.

Инкыйлабка кадәр авылда 4 мәчет эшләп килгән, һәрберсенең үз мәктәбе булган. Безнең якларда даны киң таралган Ахун Хөснулла хәзрәт Баһаутдинның мәдрәсәсе тирә-якка гыйлем нуры чәчеп торган.

Дәһрилек вакытында мә­четләр ябылып, биналары төр­ле максатларда кулланылса да, халык дини йолаларыбыздан тайпылмады.

Хәбәрдарлык (демократия) җилләре исә башлау белән, 22 ел элек, кыска гына вакыт эчендә авылда манаралы зур мәчет салынды. Ә 2000 елда Ахун хәзрәт йортын мәчет йортына кү­череп салгач, ул мәдрәсә булып хезмәт итә башлады. Бу бинада шулай ук ифтар һәм корбан мәҗлесләре, ә соңгы елларда Мәүлид бәйрәмнәре  дә үткәрелә.

Мәдрәсәгә балаларның күп­­ләп йөрүе куандыра. Кай­бе­рәүләр хәтта өйләренә кай­тып тормыйча, мәктәптән турыга мәдрәсәгә киләләр. Алар­ны биредә сишәмбе һәм пән­җе­шәмбе көннәрдә алдан ясалган махсус заказлары буенча пе­шерелгән ризыклар көтә.

Зөһрә абыстайлары мөсел­ман әдәбе дәресендә өйрәт­кәнчә, балалар ашаганнан соң дога кылалар һәм дәрескә ке­решәләр. Зирәгрәк укучылар кайвакыт укытучыны да уңайсыз хәлгә куярлык сорау бирәләр. Шулай, дөньяны юктан бар иткән Аллаһы Раббыбыз турында аңлатканда, 9 яшьлек Дилия Сәлимова: “Безне Аллаһы Тәгалә яралткан, ә ул үзе кайдан килгән соң?” — дип сорап куймасынмы! Моңа җавап итеп уннан башлап кирегә санарга куштык. Кыз 1 санына җиткәч, туктап капды.  “Нигә дәвам ит­мисең соң, ник туктадың?” — дигән сорауга: “Башкача сан юк бит”, — диде. “Менә инде син үзеңнең соравыңа үзең үк җавап таптың”, — дидем. Икенче кызыклы хәл моннан 3 ел элек булган иде. Балаларга иман төшенчәсен аңлатканда, кеше бу дөньяда бик зур гөнаһлар эшләгән булса, кабер фәрештәләре ул бәндәне зур чукмарлар-гөрзиләр белән кыйныйлар, дип сөйләдем. Рузилә Вәлиева озын гомер кичкән кеше кебек: “Үлгәч кабердә тынычлап яталар дип уйлаган идем. Безнең ишеләргә анда да тынычлык юк икән”, — дип көрсенгәч, үзем дә әллә нишләп куйдым.

мэдрэсэдэ укучы балалар Зохрэ абыстай белэн бергэ

Мәдрәсәдә укучы балалар Зөһрә абыстай белән.

…Менә шулай, төрле дини темаларга сөйләшеп, тәнәфес вакытында уйнап, ике сәгать вакыт уза да китә. Дәресләр тәмамлангач, шәкертләребез теләр-теләмәс кенә өйләренә таба кузгалалар. Киләчәктә бу сабыйлар тормышта үз юлларын табып, милләтебезгә, газиз Ватаныбызга файда китерүче, тәүфыйклы, әти-әниләренә иге­лекле булып үссеннәр иде, дигән теләктә калабыз. Тормыш сукмаклары кая гына илтсә дә, туган якларын, яшьлек елларын онытмасыннар иде…

Габдулла МӨХӘММӘТКӘРИМ,

Иске Ярмәк мәчете имам-хатыйбы, Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1352

Комментирование запрещено