Догалы йортта бәрәкәт, дуслык хакимлек итә

Бахтиевы- Теплицабызда яшелчә үс­тереп, терлек асрап, рә­хәтләнеп туган авылыбызда яшибез. Яшь олыгайган саен чит җирләрдә азапланып эш эзләп йөрисебез килми, — дип каршы алдылар мине Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында яшәү­че Сәйфулла белән Руза­лия Бәхтиевлар. Аларның тор­мыш юлларына килгәндә, Сәй­фул­ланы Кинел посёлогындагы авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, юллама биреп,  Гали авылына эшкә җи­бә­рә­ләр. Ул биредә озак еллар зо­отехник булып хезмәт итә, үзен сынап карар өчен йорты янындагы теплицада кыяр да үстереп карый, бу эшнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнә. Аннан колхоз таркалгач, туган авылы Иске Мәчәләйгә кайтып, хәләл җефете Рузалия ханым белән бергәләп, өр-яңа йорт-җир төзеп керә. Менә шунда теплицада кыяр үстерү тәҗрибәсе ярап куя да инде.

- Теплицабызга химик мат­­дәләр кертүдән сакланабыз, чөнки алар кыйбат кына түгел, зарарлы да әле. Шуның өчен терлек асрап, туфракны тирес белән ашлыйбыз. Үстерелгән продукцияне шәһәргә илтеп, базарда сату итәм,- дип эшләре белән таныштырды уңган хуҗа. Әйтергә кирәк, биредә бөтен хезмәт тә механикалаштырылган. Помидор үсентеләрен кояш нурын алмаштыра торган лампочкалар яктырта.

Ә теплицаның икенче бү­ле­гендә ап-ак кар күргәч, мин гаҗәпкә калдым.

- Помидор үсентеләренә җир­гә утыртканчы, кар суы сибәбез, анда аларга яраклы матдәләр бар, аннан  соң туң җир яңара гына, төрле корткычлар да юкка чыга, - дип дәвам итте сүзен Сәйфулла әфәнде.

Теплицадагы эшләр белән танышкач, без йортка чыктык. Бәхтиевлар яшәгән йорт биек, мәһабәт тау буенда урнашкан, бакча башында гына елга агып ята. “Җәйләрен биредә нәкъ курорт инде”, — дип шатлыкларын, туган якларына булган мәхәббәтләрен белдерделәр алар.

Аннан соң без тавыклар җырына, сыерлар мөгрәвенә күмелгән йорт аша хуҗалар яшәгән нигезгә үттек. Өйдә сөйләшеп утырганда шунысы билгеле булды: Сәйфулла Миргалифән улы хаҗда булып, рәхәтләнеп гамәл кылып кайткан икән. Ул авыл мәчетләренең берсендә мә­хәллә рәисе вазифасын үтәве, Ногман бабасының һәм әтисе Миргалифән аганың заманында биредә мулла булып торулары, оныклары Салаватка кече яшьтән үк дини тәрбия бирү теләге булуы турында да әйтергә онытмады. Шушы матур гаиләнең уллары Раил хатыны Римма белән Салаватка тормыш биргәннәр, ә кызлары Румия Рамилгә кияүгә чыккан.

Менә шулай итеп, Бәх­ти­евлар дөнья тормышын намаз укып, дин белән берлектә алып баралар. Җаннары тыныч аларның, балалары тәртипле, тормышлары гөлбакчадай матур, җитеш, чөнки дин булган җирдә бәрәкәт, дуслык, татулык, бер-береңне аңлау хакимлек итә бит.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1795

4 комментариев

  1. Очень хорошо смотритись на фоне ваших растений

  2. Унганнарнын унганнары минем курешлярем! Матурлар,кешелеклеляр!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>