Ркаил Зәйдулла: «Тукай премиясе комиссиясе үз компетентлыгын күрсәтте»

Казандагы шигърият бәйрәмендә катнашкан язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла Вахит Имамовка Тукай бүләген «Сәетбатыр» әсәре өчен егерме ел элек үк бирер идем, диде.

«Мин моннан алда сезнең радиостанциягә Тукай премиясе комиссиясе әз генә бихәбәр дип әйткән идем инде, кайберләре. Менә алар үзләренең компетентлыкларын күрсәттеләр. Әгәр дә миннән торса, мин моннан егерме ел элек үк Вахит Имамовка, мәсәлән, «Сәетбатыр» әсәре өчен бу премияне бирер идем. 
 
Попов туксан яшьлек. Ул Нәҗип Нәккашның шәкерте, әлбәттә. Ул безнең халык булмаса да, каллиграфиядә, шамаилләр ясауда, тугралар эшләүдә безнең халыкның җанын белеп эшли.
 
Әлбәттә, мин Клара Булатова белән Флера Гыйззәтуллинаны да бу бүләккә лаек дип саный идем. Әмма нишлисең инде…», дип белдерде ул.
 
Ркаил Зәйдулла 27 мартта Азатлыкка быелгы Тукай премиясе кандидатларына карата үз фикерләрен җиткереп, Татарстан җәмәгатьчелегендә зур бәхәс уяткан иде.

azatliq.org

Бу темага:

Шигърият бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Римзиль Валеев: «Я ни за что не хотел бы работать в комиссии по присуждению тукаевской премии!» 

Сибагатуллин: «Бүгенге язучыларның китаплары укырлык түгел» / Валентина Матвиенко подписалась за «духовные скрепы» Фатиха Сибагатуллина

 

 

 

Просмотров: 966

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>