Кырымнан килгән кунаклар Кол Шәриф мәчетен күреп китте

7Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Кырым татарлары мәҗлесе делегациясе белән очрашты.

Мөфти кунаклар белән бергә мәчеткә экскурсия ясады. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, гомумән,  республикада яшәүче мөселманнар хакында сөйләде.

Кырымнан килгән мөхтәрәм кунаклар Ислам музеенда булып, андагы татар ислам тарихын чагылдырган экспонатлар белән таныштылар, намаз уку бүлмәләрендә булдылар.

intertat.ru

 

 

Просмотров: 1025

Комментирование запрещено