«Моңлы чишмә» сәләтлеләре (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_1065

Кичә, 27 апрельдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында икенче тапкыр “Моңлы чишмә” караоке-конкурсы узды. Аны  “Ипозембанк” җаваплылыгы чикләнгән оешма ярдәме белән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте үткәрде.

Бу бәйгене “Туган тел” оешмасы әгъзалары — ирле-хатынлы Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар уйлап чыгардылар һәм  тормышка ашырып киләләр. Быелгы чараны оештыруга һәм алып баруга  аларның кызлары Фәрзәнә дә кушылды. 

1-DSC_0947

Конкурс татар җырын популярлаштыру, халкыбызда эстетик культура тәрбияләү, татар яшьләре арасыннан җырга сәләтлеләрен эзләп табу һәм сәнгать төркемнәренә җәлеп итү өчен эшләнә.

Бәйгедә, өч төркемгә бүленеп, 19 конкурсант катнашты. Самар һәм Тольятти шәһәрләре, Камышлы һәм Яңа Җүрәй авылларыннан килгән башкаручылар башта музыкасыз, аннары караоке көенә җырлап, тамашачыларга чын бәйрәм ясадылар.

Җиңү яулау өчен матур итеп татарча җырларга, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү осталыгыңны күрсәтергә, тамашачыларның алкышларын яулый алырга кирәк иде. Әлбәттә, барысы да шәп җырлады, дип әйтеп булмый: кемдер артык дулкынланды һәм сүзләрен онытты, кемнеңдер көе ноталарына килеп бетмәде. Шулай да башкаручылар онытылып баручы халык көйләрен сәхнәгә чыгарып, татар җырын белүләрен расладылар.

1-DSC_0950

1-DSC_0951

1-DSC_0955

1-DSC_0959

1-DSC_0960

1-DSC_0963

1-DSC_0966

1-DSC_0970

1-DSC_0972

1-DSC_0975

1-DSC_0976

1-DSC_0980

1-DSC_0984

1-DSC_0987

1-DSC_0989

1-DSC_0992

1-DSC_0995

Бәйгедә катнашучыларның осталыкларнын мәртәбәле жюри әгъзалары - Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясенең музыкаль кафедрасы доценты Алия Әмирова, Самарның социаль-педагогия колледжында музыка дәресләрен укытучы Альбина Мәхмүтова,  «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле солисты Айсылу Әбдиева, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров бәяләделәр. 

1-DSC_09971-DSC_09991-DSC_1000

Конкурстан тыш чыгышлар арасында “Туган тел” оешмасының аксакалы Азат абый Надиров җырлавы искиткеч яңалык булды.  Аның көр һәм моңлы тавышы тамашачыларның күңелен яулап, алкышларга күмелде.

1-DSC_1010

1-DSC_1003

1-DSC_1007

1-DSC_1026

1-DSC_1027

Менә конкурсантларның түземсезлек белән көткән мизгәлләре дә җитте. 7-13 яшьтәге җырчылар арасында беренче урын Самар кызы Камилә Минәхмәтовага, икенче — «Яктылык» мәктәбе укучысы Алсинә Дәүләтбаевага,  өченче — Яңа Җүрәйдән килгән Азалинә Туктаровага бирелде.

14-17 яшьтәгеләр төркемендә “Яктылык” укучысы Альбина Мингалиева җиңеп чыкты. Тольяттилы Наил Исхаков һәм камышлылы Альберт Минатдинов икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Олы яшьтәгеләр арасында самарлылар Алсу Вәлиуллина — беренче,  Әминә Ибәтуллина -икенче, тольяттилы Светлана Исхакова өченче урыннарны алдылар. 

1-DSC_10291-DSC_1041

1-DSC_1044

1-DSC_1055

1-DSC_1057

Самар дәүләт архитектура төзү университетында укучы Лилия Бикмаеваның чыгышы иң югары бәягә лаеклы, дип табылды. Аңа Гран-при һәм киң экранлы телевизор бирелде. 

1-DSC_1065

11DSC_1070

1-DSC_1067

Бәйгедә катнашучыларның барысы да “Туган тел” җәмгыяте дипломнары һәм бүләкләр – ноутбуклар, планшетлар, смартфон һәм телефон­нар белән бүләкләнделәр. 

Римма НУРЕТДИНОВА.

Автор һәм Лилия РӘХМӘЕВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Безнең сайтта әлеге чарада төшерелгән видеоязмалар да урын алыр.

Просмотров: 1981

Комментирование запрещено