Ветеран ВОВ Шакир Хабибуллин отметил свой 90-летний юбилей / Сугыш ветераны Шакир Хәбибуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте

IMG1024JPG25 апреля свой 90-летний юбилей отметил ветеран Великой Отечественной войны Шакир Сабирович Хабибуллин. Со знаменательной датой его поздравил представитель Общественного совета ГУ МВД России по Самарской области, председатель ТНКА г.Самара Ривгат Хузин.

Во время беседы за чашкой чая растрогавшийся до слёз юбиляр вспомнил и те далёкие военные годы.

Шакир Сабирович родился в 1924 году в Ульяновской области. Вскоре после его рождения семью Хабибуллиных раскулачивают и ссылают в Архангельскую область. Лишь несколько лет спустя они решаются вернуться в родную деревню. И только приехав, семья узнаёт, что их дом вскоре после отъезда хозяев был сожжён. Несложно представить, сколько страданий выпало на долю маленького мальчика.

Через некоторое время семья переехала в Самару, на Сухую Самарку, во временную землянку, которую отец построил собственными силами, после чего принялся возводить дом.

Казалось бы, жизнь только начала налаживаться, как грянула война. В 1942 году Шакира Хабибуллина отправляют в Подольск, где формировали мотострелковый полк, в котором он служил вплоть до Победы.

Он освобождал от фашистов Украину, Белоруссию, Румынию, принимал участие в Курской битве, а также в форсировании рек Днепра, Днестра и Березины.

Прошедший через всю войну ветеран имеет бессчётное количество орденов и медалей.

После возвращения на родную землю Шакир Хабибуллин устраивается на работу в пожарную часть, которая в те годы относилась к ведомству Министерства внутренних дел. На заслуженный отдых Шакир Сабирович ушёл в 1972 году с должности начальника отдела. 

Юбиляр награжден многочисленными правительственными наградами, почетными грамотами и благодарственными письмами за значительный вклад в военно-патриотическое воспитание подрастающего поколения Самарской области.

IMG1025JPG

Ривгат Хузин вручил Шакиру Хабибуллину и его супруге Василе-ханым подарки, от всей души поблагодарил ветерана за его подвиги в годы войны, в годы службы в органах внутренних дел, пожелал крепкого здоровья и долголетия.

Публикация подготовлена по материалам, предоставленным Ривгатом Хузиным.

Фотографии Эльмиры Шавалеевой.

samtatnews.ru


 * * *

Бөек Ватан сугышы ветераны, сугыштан соң үз гомерен Эчке эшләр министрлыгына хезмәт итүгә багышлаган  Шакир Сабир улы Хәбибуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне юбилярны  Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Самара өлкәсе буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенең Иҗтимагый советы әгъзасы Рифкать Хуҗин тәбрикләде.

Шулай зурлап, өенә котларга килүләренә балалардай сөенгән Шакир ага, әлбәттә, үзенең авыр сугыш елларын да искә алды. 

Шакир абый 1924 елда Ульяновск өлкәсенең Старониколаевский районында урнашкан татар Атлаш авылында туа. Ул кечкенә чагында әтисен раскулачить итеп, аларның гаиләсен Архангельск шәһәренә озаталар. Анда берничә ел яшәгәннән соң, яңадан туган авылларына әйләнеп кайталар. Тик биредә инде хәтта аларның өйләрен дә яндырган булалар. Шушындый ярлы тормыштан кечкенә Шакирга теләнеп тә йөрергә туры килә.

Бераздан соң алар Самараның Сухая Самарка бистәсенә күчеп киләләр. Монда әтисе землянка төзеп, шунда яшиләр. Тора-бара яхшырак йорт та салалар. Шулай тормыш әз-мәз генә булса да җайланганда сугыш башлана. Шакир Хәбибуллинны 1942 елның августында Подольск шәһәренә җибәрәләр. Ул вакытта анда мотоциклчылар полкы формалаша. Шулай итеп, Шакир абый Кызыл байраклы, Александр Невский орденлы Беренче аерым гвардия Дистроев мотоциклчылар полкында 1945 елга кадәр хезмәт итә.

Ул Украинаны, Белоруссияне, Румынияне һәм башка бик күп җирләрне дошманнан азат итүдә, Курск җәясе сугышында катнаша. Днепр, Днестр, Березина елгаларын кичә.

Сугышны үткән ветеранның орден-медальләре санап бетергесез. Араларында “Сугыштагы хезмәте өчен”, “Җиңү өчен”, юбилей медальләре күп. Ә III дәрәҗәле “Дан ордены” белән Шакир бабай аеруча горурлана.

Румыниягә юл тотканда Шакир абый яралана. Контузия алган Хәбибуллинның аркасындагы снаряд кыйпылчыгы әле дә аңа ул авыр сугыш елларын исенә төшереп тора.

IMG1032JPG

Шакир Хәбибуллин сугыштан 1946 елда кайта һәм үз гомерен ул вакытта әле Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә кертелгән хәрбиләштерелгән янгын сүндерү частендә хезмәт итүгә багышлый. Кряж, Прибрежный бистәләрендә һәм башка җирләрдә ул янгын сүндерү частеның бүлек командиры булып эшли. Ә инде 1972 елда лаеклы ялга чыга.

Шакир абый гомере буе спорт белән шөгыльләнгән. Йөз метрлы дистанцияне 10 секундта үтә торган булган ул, чаңгы шууда да зур уңышларга ирешкән. Янгын үндерү частенда эшләгәндә дә спортны ташламаган. Спорт өлкәсендәге казанышлары өчен дә бик күп бүләкләр алган Хәбибуллин.

Бүгенге көндә алар Вәсилә апа белән ике улларының һәм оныкларының тормышларына шатланып, яшәп яталар.

Шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе тирән хөрмәткә ия булган, кадерле ветеранга бүләкләрен тапшырды.

- Без Сезнең белән горурланабыз һәм Сезне беркайчан да онытмыйбыз, — дип хушлашты каһарманыбыз белән Рифкать Хуҗин.

Язма Рифкать Хуҗин тәкъдим иткән материаллар буенча әзерләнде.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 2227

Комментирование запрещено