Ике мөселман кайда да уртак тел таба

91567352Без үткән көзне хатыным белән Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә ял итеп кайттык. Бу шәһәрдәге курортлар халыкара статуска ия, ә исеме чех короле Карл I һәм җирдән атып чыккан кайнар су чыганакларыннан алынган.

Беренче тапкыр Чехиянең шушы курортына барганыбызга да биш ел вакыт узып киткән икән бит инде. Шул ук борынгы биналар, шулай ук ашыкмыйча су эчәргә баручы ял итүчеләр… Ә менә киоскларда Россия флагы сатыла башлаган, Чехия кроннарын да турыга Россия акчасына алмаштырып була хәзер. Элек биредә ял итүче россиялеләр доллар һәм евро белән генә эш итәләр иде. Бу кечкенә үзгәрешләр җаныбызны җылытып җибәрде – димәк, Россиянең дәрәҗәсе күтәрелә башлаган, димәк, безнең белән санлашалар.

Элек Карловы Вары урамнарында башлыча немец, рус, сирәк кенә татарча сөйләм яңгырый иде. Ә бу килүемдә гарәпләрнең дә күп булуын күреп гаҗәпләндем. Үзем дә Согуд Гарәбстанында булып кайтканга күрә, берәрсе белән танышасым килеп китте. Тик ничек аралашырга?

Безнең кунакханәдә җете кара чәчле, кара күзле бер гарәп егете бар иде. Бик укымышлы ахыры, кайчан карама – кулында китап. Тик менә аның белән танышып китәргә сәбәп тә, уртак телебез дә юк: ул татарча да, русча да белми, ә мин гарәпчә дә, инглизча да сукаламыйм…

Шулай да җае чыкты бит. Кичке аштан соң карасам, ул ике креслоның берсендә китап укып утыра. Мин икенче кресло янына килеп бастым да, “Әссәләмүгаләйкүм”, дидем. Күршем гаҗәпләнеп карашын күтәрде:

- Рашен?

- Рашен. Муслим.

Егет китабын читкә үк куеп, миңа кызыксынып карап тора башлады. Мин аның кайсы илдән килүен сораша башлаган идем, ул аңламады һәм җилкәләрен сикертеп, аңламавын күрсәтте. Шул мизгелдә мин «Фатиха» сүрәсен укый башладым: “Әгүзү-билләһи минәшшәйтан ир-раҗим. Бисмилләһир-рахманир-рахим…” Егет елмаеп, миңа кушылды: “Әлһәмделилләһи раббил галәмин. Әр-рахманир-рахим…” Аерылышканда яңа танышым җилкәмнән кага-кага: ”Рашен – муслим, рашен – муслим”, – дия-дия саубуллашты.

Икенче очрашуыбызда мин кулымны сузып: “Хәмзә”, – дидем, ул миңа: “Мөхәммәт”, – дип җавап бирде. Кулындагы китабын күрсәтеп, үзенең табиб булырга әзерләнүен аңлата алды. Булачак профессиясен бик ярата булса кирәк. Кувейт егетенең ялда да медицина китапларын укуына, мин дә соклануымны белдердем.

Шулай акрын гына бер-беребезне белә башладык, догалар алмаштык. Хатыным: «Нинди телдә сөйләшәсез сез, нинди уртак темаларыгыз бар», – дип аптырый иде. Ә мин: «Без дога телендә сөйләшәбез. Алар бит гарәп телендә язылган, димәк, гарәп теле – без – мөселманнарның, уртак теле.

Кызык инде, Самара кайда да, Кувейт кайда? Ә Карловы Вары курортында очрашкан ике мөселман кешесе бер-берсе өчен якын һәм аңлаешлы. «Яшәсәк тә төрле җирләрдә, аңлашабыз дога телендә», – дип әйтергә генә кала инде.

Хәмзә МОРТАЗИН.

«Бердәмлек».

15 апрель, 2013 ел.

Просмотров: 1487

Комментирование запрещено