Исегезгә төшереп үтәбез, Самарның Халыклар дуслыгы йортында икенче тапкыр “Моңлы чишмә” караоке-конкурсы узды. Бүген сезгә әлеге чарада төшерелгән видеоязмаларны да тәкъдим итәбез:
Бәйгедә, өч төркемгә бүленеп, 19 конкурсант катнашты. Самар һәм Тольятти шәһәрләре, Камышлы һәм Яңа Җүрәй авылларыннан килгән башкаручылар башта музыкасыз, аннары караоке көенә җырлап, тамашачыларга чын бәйрәм ясадылар:
Конкурстан тыш чыгышлар арасында “Туган тел” оешмасының аксакалы Азат абый Надиров җырлавы искиткеч яңалык булды. Аның көр һәм моңлы тавышы тамашачыларның күңелен яулап, алкышларга күмелде:
Күңелле тәнәфес:
Мәртәбәле жюри әгъзасы - Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясенең музыкаль кафедрасы доценты Алия Әмирова чыгышы:
Римма НУРЕТДИНОВА видеоязмалары.
Просмотров: 1732