Русиядә милләтләргә каршы «Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре» әзерләнә

1331123Кремль бу документ нигезендә барлык милләтләрне дә бер милли рус коды астына кертү эшләре башларга мөмкин ди белгечләр.

Русиядә милли республикаларны, милләтләрне юк итүне максат иткән «Милли сәясәт стратегиясе» кабул ителгәннән соң ел ярым да узмады, бу юнәлештә чираттагы адым ясала. Илнең «Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре» програмы әзерләнә. Русия мәдәният министрлыгы президент администрациясенә үз тәкъдимнәрен җиткергән инде. Програм өлгесе әзер булгач киң җәмәгатьчелек тикшерүенә дә чыгарылыр дип белдерелә.
 
Бу документны кинорежиссерлар, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәни оешма җитәкчеләренең әзерләве әйтелә һәм, алар белдергән фикерләргә күрә, дөньяви мәдәни кыйммәтләр, һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре нигезендә үсеше читкә кагылачагы көн кебек ачык.

«Русия Көнбатышка һәм Көнчыгышка авышмаган уникаль, үзенчәлекле цивилизация буларак каралырга тиеш» диелә анда. Бу документ Русия президенты Владимир Путинның 2013 елда ясаган берьяклы чыгышлары белән үрелеп бара. Ул узган елның сентябрендә халыкара «Валдай» бәхәс клубында төньякатлантик илләр үз тамырларыннан баш тарта, бәйрәмнәр үткәрелми һәм алар ничектер башкача атала, бу модельне башкаларга да тагарга тырышалар дип көнбатышка ябырылган иде.
 
Илдәге милли мәдәниятләргә, төрле мәдәни юнәлешләргә килгәндә, бу «җаваплы дәүләт мәдәни сәясәтен үткәргәндә дәүләтнең кыйммәтләр системасына туры килгән мәдәни юнәлешләргә һәм «локаль мәдәни мохит»ларга гына ярдәм итәргә һәм үстерергә» диелә. Бу фикер Русия мәдәният министры Владимир Мединский сүзләре белән мөһерләп тә куела. «Йөз төрле чәчәк атсын, әмма без үзебезгә файдалысына гына су сибәчәкбез», ди ул.
 
Бу документны әзерләүнең максаты – илдә «бердәм мәдәни-сивил код» булдыру диелә.
 
Башкортстан дәүләт университеты галиме, тарих фәннәре докторы Марат Колшәрипов бу програмны илдә бары тик бер генә халык ясау өчен чираттагы адым буларак бәяли.

«Федераль үзәктән чыккан теләсә кайсы документның нигезенә, иң беренче чиратта, бердәм халык, бер ил идеясе салына. Моның нигезендә милли мәдәниятләрне инкяр итү ята. Рус мәдәниятенә генә өстенлек биреләчәге турында әйтелгән анда. Шуңа бу документка карашым уңай түгел», ди ул.

Колшәрипов фикеренчә, Украина вакыйгалары бу документны эшләүне тизләткән.

Украинада хакмият алышынгач, президент Виктор Янукович иленнән качкач Кремль көннән-көн ныграк Көнбатыштан йөз чөерә, аны каралтырга тырыша. Шулай да, Русия моңа кадәр булган багланышларны юкка чыгарып, үз дөньясына бикләнеп, урыс мәдәни коды гына булдырып яши алырмы дигән сорау да туа.  
 
«Бу документта Көнбатышка киртә куябыз дигән мәгънә ята. Дөресен әйтсәк, Көнбатышның рус мәдәниятенә йогынтысы шулкадәр көчле хәзер. Җырларын гына алып карасак та, күбесе инглизчә җырларга тырыша. Сәнгатьнең кайсы гына өлкәсен алып карама, Көнбатышның йогынтысы нык күренә. Ул йогынты алга таба да дәвам итәчәк. Әллә нәрсәләр дип язсалар да ул йогынты бар һәм киләчәктә дә булачак. Хәзер Көнбатыштан аерылып, Көнчыгышка гына йөз тоту турында фикерләр дә ишетелгәли, әмма алар (Русия җитәкчелеге) барыбер Көнбатыштан аерым яши алмый «, ди Колшәрипов.
 
Галим бу документ та кабул ителгәнче, Русиянең милли сәясәт стратегиясе кебек, киң җәмәгатьчелеккә тикшерүгә чыгарылыр дип өметләнә, әмма фикер ияләренең әллә ни зур үзгәрешләр кертүенә шикләнеп карый. Милли сәясәт стратегиясе дә кискен тәнкыйтьләргә дучар булган иде, асылда Мәскәү барыбер үзенә генә ярашлы итеп язды, ди ул.
  

Урыс белән 500 еллык көрәштә татар барыбер татар булып калды

Казанда яшәүче сәясәт галимәсе Зөлфия Кадыйр да бу програмның эшләп китеп татарның гасырлар буе ныгыган мәдәни кодына тискәре йогынты ясавына шикләнә. 
 
«Мәскәүнең төрле проектларына исем китми минем. Өстән җибәрелгән кәгазь белән генә кешенең мәдәниятен дә, мәдәни кодын да үзгәртеп булмый. Ул мөмкин түгел. Чөнки культура, мәдәният – гасырлар буе җыелып барган этник мәдәни мирас, ата-бабалардан калган зур байлык ул. Урыслар аны үзгәртә алмады. 500 елга сузылган урыс белән көрәштә татар барыбер татар булып калды. Бу иң яхшы дәлил булып тора», ди Кадыйр.
 
Шулай да ул чын татар мәдәни кодлы зыялыларның аз булуын белдерә. Мәскәү кубызына биюче түрәләрнең гамәлләренә аптырый һәм аларның гомумкешелек кыйммәтләреннән, татар кодыннан читләшә барганын әйтә.
 
“Соңгы вакытларда татар халкының үз-үзен тотышы мине бик борчый. Әллә, чынлап та урыска әйләнә башлады микән татар, дип шикләнә башладым, чөнки Кырым вакыйгаларын бик кайгырып күзәттем. Татар зыялыларының, хәтта дин әһелләренең кылануларын бер дә хупламыйм.

 Татар урыска әйләнеп бара ахыры. Берничек тә туктатып булмый, чөнки татар, тукта әле, бу минем милли мәнфәгатьләремә, минем татар акылыма туры киләме дип уйлап тормый. Урыс ни кушса шулай эшли. Урыс кебек хәрәкәт итә, урыс кебек эшли, хәтта урыстан да алданрак йөгереп эшләп куя. Авылда туып үскән Миңнехановның гамәлләре, аның коды миңа туры килми. Милләтнең ике баласы без. Мин шәһәр кызы. Ә ул татар мохитендә туып үскән кеше. Урыс кебек хәрәкәт итә. Ә мин шәһәрдә, урыс мохитендә туып үскән, чит илләрдә яшәп алган кеше, татар кебек хәрәкәт итәм.

 Дөнья Русиянең гамәлләрен кабул итми, димәк, Русиянең үз мәдәни коды дөнья цивилизациянә туры килми. Нигә без (татарлар) аны кабатларга тиеш әле? Безгә туры киләме ул? Миңа шәхсән үземә туры килми. Ике ел элек президент сайлауда 80% татар Путинга тавыш биргәч, мин, Путинга тавыш биргән милләт минем милләтем була алмый, дип әйттем. Мондый адымнар миңа туры килми. Ул начарлык сөрә, ул явыз кеше. Ничек инде, минем милләтем минем дошманыма 80% тавыш бирсен?
 
Мәскәү интеллигенциясе Кырым вакыйгаларына каршы чыкты. Анда татары, урысы да, яһүдие дә бар иде, дистә меңнәрчә кеше урамнарга чыкты. Бу Путинга каршы чыгучылар белән минем кодым күбрәк туры килә.
 
Татарча сөйләшеп, намаз укып аннан соң Кырымны урыска кушарга булышкан татарларга караганда, урыс зыялыларының коды миңа күбрәк туры килә. Мин явызлыкка һәм гаделсезлеккә һәрвакыт каршы чыгам. Ә татар кызганычка каршы чыкмый, аңа хезмәт итә, димәк без ике аерым лагерьда.
  

Татар зыялылары урыска Кырымны сатты


Хәтта татар зыялылары да мине нык шаккатырды. Ул Разил Вәлиевләр, Роберт Миңнуллиннар, депутат мандатын саклау өчен, Кырымга барып, урыска Кырымны саттылар, бу хыянәтнең теге ягы инде. Мөфтиләргә килсәк, әйтеп бетерерлек түгел. Алар биш вакыт намаз укый, ничек Аллаһ каршында җавап бирерләр микән”, ди Кадыйр.
 
Мәскәү бердәм русияле ясап, барлык милләтләрне дә бер код астына кертеп, рус мәдәниятен һәм яшәешен көчләп тагуга каршы торырдай көч бармы? Татар халкы бу “рус коды”на каршы тора аламы?
 
«Элек аны зыялылар кайгырта торган иде. Социаль пирамида дигән нәрсә бар. Аста төп халык, ә өстә зыялылар. Алар матрица арихтекторлары, ягъни кеше фикеренә, кеше күңеленә үтеп керә торган, сирәк очрый торган, Аллаһы тәгалә тарафыннан җибәрелә торган кешеләр элек тә булган, хәзер дә бар алар. Ә андыйларга бездә эфир да юк, телевидение дә юк, китапларын да бастырмыйлар. Алар Русиядә тулысынча изоляциядә. Хәзер халык адашкан көтү кебек, кем сызгырса шуңа иярә. 80% тавышын явыз кешеләргә бирә”, ди Кадыйр.
 
Путин узган атнада “Дәүләт мәдәни сәясәте нигезләре”нең төп тәкъдимнәрен әзерләүче төркем җитәкчесе Владимир Толстой (язучының оныгы) белән очрашты. Бу очрашуда Путин, бердәм русияле милләтен күз алдында тотып, мәдәниятне төп берләштерүче субстанция икәнен атады һәм милләтләр графасына ни язылган булу зур әһәмияткә ия түгел, ә кечкенәдән нинди мәдәни принциплар иңдерелүе әһәмияткә ия диде. “Ышанам, бу документның төп максаты әнә шул”, ди Путин.

azatliq.org

Просмотров: 1616

Один комментарий

  1. Фәүзия апабызның бик кызыклы мәкалә, укып карагызчы.

    Урыс коды яки Татар коты

    Соңгы вакытта матбугатта да, хакимият даирәләрендә дә «урыс мәдәни коды» дигән теманы куерталар, Русия халкын шуны кабул итәргә әзерлиләр. Русия мәдәният һәм мәгариф министрлыклары тарафыннан хәтта шул исемдәге стратегик програм да әзерләнеп ята. Ягъни, бөтен Русия халкын, бөтен милләтләрне шушы «урыс мәдәни коды» тирәсендә берләштерү, беректерү турында сүз бара.

    Башта «код» сүзенә бераз аңлатма биреп үтик. Сүзлекләрдә аны «шифровка», «яшерен ачкыч», дип тә аңлаталар, ә теге яки бу милләтнең мәдәни коды булып аның гасырлар буе аңында тупланган милли мирасы, рухи байлыгы, гореф-гадәтләре, кан күзәнәкләренә сеңгән тарихи сурәтләр һәм күренешләр тора.

    «Культурный код – ключ к пониманию данного типа культуры; уникальные культурные особенности, доставшиеся народам от предков; это закодированная в некой форме информация, позволяющая идентифицировать культуру», дип язылган Википедиядә.

    Мәдәни код һәр милләтнең һәм кешенең холкын-менталитетын формалаштыра һәм аны аңлауда ачкыч булып тора. Урыс мәдәни коды тарихтагы туктаусыз сугышлар (шул исәптән, татарлар белән дә), үз милли каһарманнарын идеаллаштыру, һәр очракта үзен хаклы итеп күрсәтү, бөек державачылык рухы белән сугарылган — аның бөтен әдәбияты, мәдәнияте, тарихы шул турыда.

    Явыз Иван урыслар өчен батырлык символы, империягә нигез салучы булса, татар хәтерендә ул канлы илбасар, Казан ханлыгын юк итүче булып кереп калган. Петр патша урыслар өчен Европага тәрәзә ачучы булса, татарлар өчен ул көчләп чукындыручы карайөрәк, ислам дошманы һәм башка урыс патшалары турында да шул ук сүзне әйтергә була. Урысларда горурлык хисләре уяткан барлык тарихи шәхесләре дә диярлек татарның йөрәк-бәгыренә төшкән, канын эчкән, милләт буларак аны юкка чыгару өчен көч куйган бәндәләр. Урыс мәдәни кодының терәү баганалары булып татарга каршы эшләүчеләр тора, без шул тарихи хәтер тирәсендә берләшикме?

    Урыс мәдәни коды христиан дине белән аерылгысыз, чиркәү бәйрәмнәре, праваслав йолалары аларның каннарына сеңгән, мәдәни кодларын калыплаган, ә бу безнең өчен ят нәрсә, татар рухы аны кабул итә алмый. Русия дәүләте тарафыннан гасырларга сузылган көчләп чукындырулар безнең хәтеребезгә канлы тамга булып уелган, урыска кадерле булган ул чиркәүләр, ул тәреләр, ул иконалар көчләп чукындырылган татарларның канлы яшьләре белән юылган, ислам дине өчен Себер төрмәләрендә, монастырьларда һәлак булган милләттәшләребезнең рәнҗешләре белән капланган.

    Урыс мәдәни коды дип без аның нигезе булган праваслав дине тирәсендә берләшикме, дин өчен шәһит киткән әби-бабаларыбыз рухына хыянәт итикме, киләчәк нәселебезне урыс булырга, кяфер булырга дучар итикме? Иманлы, милли рухлы татар беркайчан да моңа бармаячак!

    Урыс мәдәни коды тирәсендә берләшү – ул аның тарихын, телен, мәдәниятен, җырларын, гореф-гадәтләрен, ризыгын, бәйрәмнәрен, кием-салымын, яшәү рәвешен, холкын үз теләгең белән алу, дигән сүз. Гап-гади итеп әйткәндә, ул – урыс булу, дигән сүз. Сугышып җиңә алмагач, чукындырып җиңә алмагач, мәктәпләр аша җиңә алмагач, хәзер мәдәният аша урыс ясауга күчтеләр. Уртак тел, уртак мәдәният, уртак яшәү рәвеше, уртак никахлар, уртак киләчәк, урыс тормышы – менә нәрсә көтә урыс коды тирәсендә берләшкән халыкларны. Югыйсә, бу халыкларның һәрберсенең үз милли коды, үз тарихи хәтере, үз рухи байлыгы, үз яшәү рәвеше бар бит.

    Урысның үз коды булган кебек, татарның да үз коты бар. Аңлатмалы сүзлектән күренгәнчә, «кот» сүзе рух, җан, дигән мәгънәгә ия, аның шулай ук бәхет, шатлык, ямь, матурлык, дигән төшенчәләре дә бар. Кот – бик борынгы төрки-татар сүзе, аның мәгънәсе бик тирәндә ята. «Коты чыкты, коты бугазына килде», дип әйткәндә, кешенең җаны чыгып китүе күздә тотыла. Шуңа күрә элек татарларда «кот койдыру» йоласы булган, бик нык авырган кешеләрне дини әби-бабайлар махсус догалар укып, өшкергәннәр, «котын-рухын кире кайтарганнар».

    «Котлы булсын!» сүзтезмәсенә исә «Бәхетле булсын!» теләге салынган, ягъни, рухлы-җанлы булсын, тере булсын! «Кот кунды» дигәндә, кешенең тернәкләнеп-терелеп, ямьләнеп китүе күздә тотыла, «котсыз» сүзе, киресенчә, рухсыз-җансыз, ямьсез-күңелсез, дигәнне аңлата. Татар халкында «Яхшы туса, илгә кот, яңгыр яуса, җиргә кот», «Кансызга кот кунмас, умартасында корт булмас», «Баласыз өйдә кот юк» кебек мәкаль һәм әйтемнәр дә кот сүзенең борынгы мәгънәләрен ача…

    Әйе, татарның код-коты ул – һәрвакыт җанлы-рухлы булу дигән сүз, без мәңге тере-исән булырга көйләнгән, бәхетле-шатлыклы яшәргә, дөньяга ямь бирергә, матурлык тудырырга программалаштырылган. Без, татарлар, моңа кадәр бу бөек бурычны, миссияне үтәп килдек, үз асылыбызда калсак, чит-ят код-программаларны алмасак, киләчәктә дә татар булып, мөселман булып, котлы, рухлы, иманлы милләт булып калырбыз!

    Фәүзия Бәйрәмова
    язучы, Милли Мәҗлес оешмасы җитәкчесе

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>