Ялтай бистәсенең зират коймасын тоту буенча өмә оештырылган (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-IMG_6788

Кызыл Яр районының Ялтай бистәсе мәчете имамы Сабирҗан ага Мәхмүтов һәм аның авылдашлары  саланың зиратын тәрбиядә тотарга тырышалар. Соңгы елларда авыл тирәсендәге кыр-җирләрне шәхси куллар сатып ала башлагач, аны зурайтып калырга кирәк, дигән уй-фикергә килгәннәр алар. Бу ниятне башкарып чыгар өчен, имам һәм аның якыннары авыл халкы, түрәләр арасында зур аңлату эшләре алып барганнар. Нәтиҗәдә, зиратының мәйданы ике гектарга киңәйтелгән. 4 майда авылының зират коймасын тоту буенча өмә оештырылган. 

1-IMG_67601-IMG_6762

1-IMG_6766

1-IMG_6771

1-IMG_6781

1-IMG_6790

1-IMG_6788

1-IMG_6792

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның турыннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез бит.

Авыл зиратларында өмәләр уза. Килегез, үзегезнең туганнарыгызның каберләрен карап, чистартып китегез. Мөселман зиратлары, татар авыллары ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак бит!

Римма НУРЕТДИНОВА.

Авылдашларын фотосурәткә Фәрһәд МӘХМҮТОВ төшергән.

samtatnews.ru

Просмотров: 1805

Один комментарий

  1. Адәм баласының соңгы йорты – Жэннэт яки,Аллах сакласын, Жэхэннэм.