Бер дога

Март ахырында Самараның Җәмигъ мәчетендә Усман Әбдел­кадыйр улы Әмировның истәлегенә уздырылган  Хәтем мәҗлесе уйланырга мәҗбүр итте.

Усман абыйның хәләл җефете Зәйнәп ханым һәм аның балалары, туганнары әзерләгән бу мәҗлескә бихисап күп халык килгән иде. Ничек килмәсеннәр инде, аларның һәммәсенә дә бу дөньяда Усман әфәнденең яхшылыгы тигән бит.

Аның әтисе, Әбделкадыйр ага, тумышы буенча Ульян өлкәсенең Зур Чирекле авылыннан. Үзенең тырышлыгы, эш сөючәнлеге, зирәклеге белән Самара якларында да абруй яулаган Әмировлар авылдашларына бигрәк тә ярдәмле булганнар, балаларын да шундый итеп тәрбияләгәннәр.

Алар туганнарына гына түгел, ярдәм сорап килгән һәр танышка, ул танышның танышына Самарада төпләнергә, эшкә урнашырга, йә булмаса үз эшен ачып җибәрергә күп булыштылар.

Усман абыйның хатыны Зәйнәп апага килгәндә, ул Зур Чирекленең беренче чибәркәе иде. Үткен күзле Әбделкадыйр абзый аны күреп алып, улына алдырган һәм моңа бер дә үкенмәгән.

Зәйнәп ханым килен буларак та, хатын буларак та, әни буларак та тиешлесен матур итеп башкарып килде һәм килә дә. Аларның өеннән беркайчан да халык өзелмәде. Чирекледән дә, башка төбәкләрдән дә килгән кешеләрнең барысына да Зәйнәп ханымның сый-хөрмәте, ачык йөзе аларның өендә үзләрен кунак түгел, туган кебек хис итәргә ярдәм итә.

Әбделкадыйр һәм Усман Әмировларның Җәмигъ мәче­тен төзүгә керткән өлеш­ләре дә гаять зур иде. Бу турыда аталы-уллы Вагыйз хәзрәт һәм Талип хәзрәт Яруллиннар да мәҗлестә күп яхшы сүзләр әйттеләр.

Шушы ике зур йөрәкле кешенең урыннары оҗмахта булсын иде. Әбделкадыйр һәм Усман Әмировларны догаларыбыздан калдырмыйк, якташлар!

Разия ӘЮПОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1110

Комментирование запрещено