Самара татарларын ничек берләштерергә?

210631_2-300x213“Бердәмлек” газетасының 7нче санында (12.02.14) Эльмира Шәвәлиеваның “Булдымы бердәмлек, булмадымы?” дигән язмасын укыгач, үз фикеремне әйтмичә кала алмадым.

Татарны да, башка милләт халыкларын да берләштерү безнең заманда җиңел эш түгел. Күпме кеше булса — шул хәтле фикер. Моны тарих та раслый. Бүген Украинадагы, Сириядәге һәм башка илләрдәге хәлләр дә шуның бер дәлиле булып тора. Әле үткән гасырның 90нчы елларында Татарстан Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән Ринат Мөхәммәдиев: “Татарның һәрберсенең хан буласы килә”, — дип әйткән иде. Шул мин-минлек безне харап итте дә инде. Иван Грозный заманнарында Казан, Себер, Кырым, Әстерхан ханнары берләшә алмагач, аларны берәм-берәм юк иттеләр. Шушы тарих сабакларыннан өйрәнеп булса да, милләтебезне саклап калу өчен уртак тел табарга өйрәнергә  кирәк иде безгә. 

Мин бу фикерне 1996 – 97 елларда ук, өлкә “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе итеп сайлангач, тормышка ашырырга теләгән идем. Ләкин ул вакытларда да моңа каршы килүчеләр табылды.

Ә бу ысулны күп урыннарда кулланалар бит инде. Совет, шура, корылтай, политбюро йә башка исем астында (исеме мөһим түгел) иҗтимагый оешмаларның киңәш органын булдырырга һәм һәр татар оешмасыннан бер, йә берничә абруйлы кешене сайлап, советка кертергә кирәк. Алар үз араларыннан 50 + 1 процент тавыш белән җитәкче сайлап куялар. Шушы оешма чыгарган карар Самара татарлары өчен закон булып, каршылыкларга да карамастан, үтәлергә тиеш. Моңа буйсынырга теләмәгәннәр башкаларга аяк чалмасын, читкәрәк китеп торсын.

Шушы киңәш органының рәисе, йә урынбасары безнең татарлар исеменнән җирле дәүләт һәм хөкүмәт органнары белән эш алып барырга  тиеш.

Татар авыллары таралып, мәктәпләр ябылып, халкыбыз бөтенләй татарча укый-яза һәм сөйләшә белми башлаганчы бу органны булдырырга кирәктер. Әби-бабаларыбыз нинди авыр чакларда да татар телен, гореф-гадәтләребезне саклап калганнар бит. Ә без шундый киң мөмкинлекләребез булганда ызгышып вакытыбызны үткәрәбез, көч һәм акчабызны юкка түгәбез.

Минем фикеремчә, якын көннәрдә өлкә татарлары ко­рыл­таен үткәрергә һәм ан­да барсын да уртага куеп сөйләшеп, дөрес карарлар кабул итәргә кирәк.

Әсфәндияр ВӘЛИТОВ,

татар хәрәкәте ветераны.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Бу темага:

“Булдымы бердәмлек, булмадымы?”

* * *

Киңәшеп эшлик, туганнар!

* * *

Депутат Минахмет Халиуллов и член Бюро ВКТ Фахрутдин Канюкаев выступили против проведения собрания представителей татарского народа области

* * *

Рифкать Хуҗин: «Без бит мәйданнарга чыкмыйбыз, тик үзебезне борчыган мәсьәләләр буенча киңәш тотарга гына җыенабыз»

* * *

Безгә “диаспора” дәрәҗәсенә төшәргә иртә әле

* * *

Ф.Б.Канюкаев: «Корыл­тай нәрсәгә ки­рәк, дип сорый миннән халык. Без бит сугышмыйбыз, үзара тату яшибез»

* * *

Мансур ага Җәмалетдинов: «Бүген тырышмасагыз — иртәгә бер нәрсә дә калмый!»

* * *

Мәсгуть Кыямов: «Татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертергә кирәк!» (ВИДЕО)

* * *

И.Г.Шакуров: «Съезд выразит поддержку со стороны татарского сообщества политике губернатора Самарской области» (ВИДЕО)

* * *

Рәсыйх ЛАТЫЙПОВ: «Җыелыш кирәк!» (ВИДЕО)

* * *

Azatlyk Radiosy: «Самар татарлары корылтай уздырырга җыена»

* * *

Сызран шәһәренең «Туган тел» җәмгыяте рәисе Галиулла ГАБДЕРӘШИТОВ: «Еламаган балага имчәк каптырмыйлар»

* * *

Харида ДАШКИНА: «Мне непонятны позиции тех людей, которые против проведения съезда…»

* * *

Азат НАДИРОВ: «Власть не оценит съезд как направленный против нее инструмент. Это большое заблуждение!»

* * *

Винер НУРМУХАМИТОВ: «Не играйте с огнем!»

* * *

Нурсинә ХӘКИМОВА: «Татар корылтае — бик тә кирәкле эш-гамәл!»

* * *

Шамиль Абульнагимович АХМЕРОВ: «Татарский народ – это не стадо, а община, коллектив личностей, имеющих собственное мнение о проблемах татарского народа!»

* * *

Ринат СЫТДИКОВ: «Считаю, что проведение съезда имеет место быть, но под руководством ТНКА»

* * *

Кошки авылында яшәүче татар җанлы Мәсгуть абый Кыямов: «Һичшиксез, җыелып сөйләшергә һәм татар авылларын саклап калу мәсьәләсен корылтай резолюциясенә кертергә кирәк!»

 * * *

Расыйх ЛАТЫЙПОВ: «Корылтай өлкәбез татарларына, бәхәссез, бик кирәк!»

* * *

Заслуженный работник транспорта Российской Федерации, руководитель ЗАО «АГРОАВТО» Наиль Гарифович ТАХАУТДИНОВ: «Необходимо сообща наметить пути выполнения проблем татарского сообщества!»

 * * *

Татар “каймагыннан” май язылмый калмас

* * *

РЕЗОЛЮЦИЯ I собрания социально-статусных представителей татарской нации Самарской области

* * *

ПРОТОКОЛ собрания «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №2: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

* * *

Фотоотчет №1: в Самаре прошло мероприятие под названием «Самар татарларының каймагы»

Просмотров: 2025

Один комментарий

  1. Әсфәндияр абыйның киңәшләре бик вакытлы. Безгә уртак тел табарга кирәк. Хәзер бит татар авылларында күп кеше урысча сөйләшә башлаган. Мәктәпләрдә татар телен чит ил теле кебек кенә укыта башладылар. Татар теле бит әле күптән түгел генә туган тел иде. Шунысы кызганыч, күп ата-аналар балаларын тататарча укытырга каршы. Без җирне һәм телне югалтсак, америкадагы индеецлар хәленә калабыз. Халык шулар турында да уйларга тиештер инде.