Сызранда Габдулла Тукай кичәсе

сызрань26 апрельдә шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә Сызран татар милли-мәдәни  автономиясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган  көненә  багышланган кичә үткәрде.

Бу чарага әзерлек эшләре күптән алып барылганлыктан, нәтиҗәсе дә күренерлек булды. Өстәлдә — татар милли бизәкләре төшерелгән самовар, төрледән-төрле милли  ризыклар, тәм-томнар.

Кичәне Наил Йосыпов ачып җибәрде. Ул күптән түгел генә Самараның техник университетын тәмамлап, яшьләрнең  информация үзәгендә җитәкче  булып эшли башлаган. Гөлнара исемле кыз белән алар ки­чә­гә җентекләп, яшьләргә аң­ла­­ешлырак булсын өчен нин­ди­рәк  формада үткәрү яхшы­рак булыр, дип киңәшеп әзер­лән­гәннәр. Оешма ветераны Галиулла ага Габдрәшитов та аларга күп ярдәм иткән. Шуңа да олылар сүзен тыңлап, хәзерге заман яшьләренә ошарлык итеп әзерләнгән кичәнең мастер-класс дәрәҗәсендө  үтүенә га­җәпләнерлек түгел иде.

Галиулла хаҗи сүз алып, Габдулла Тукайның берничә  шигырен укыды, тормышыннан аерым вакыйгалар, аның татар әдәбиятына ясаган зур тәэсире турында сөйләде.  Ту­кайның әдәби язмалары бик бай һәм эчтәлекле, сихерле шигырьләре балаларны  гына түгел, дөнья күргән олыларны да уйланырга мәҗбүр итә. Шуңа да аларны төрле яшьтәге кешеләр яратып укый, ятлый, буыннан-буынга күчереп бара.

85 яшьлек Сәгадәт Әүхәт кызы безнең барлык милли-мәдәни кичәләрдә дә бик актив катнаша. Менә бүген дә ул үзенең берничә шигырен  сөйләде, татар яшьләрен милли гореф-гадатләребезне, йолаларыбызны сакларга, татар  мәдәниятен үстерүгә өндәде.

Варламово авылы китап­ханәсе мөдире Зөбәрҗәт ханым  Байбикова  Габдулла Тукайның  ятимлек ачысын татып үскән балачагын, яшүсмер чагыннан ук шигърияткә мөкиббән китеп, тиңсез шигъри әсәрләр язуы турында сөйләп үтте. Зөбәрҗәт ханым Сызран татарларын үзенең китапханәсенә дә чакырды. Ул анда татар  язу­чылары, шагыйрьләре һәм композиторларының басма әсәр­ләрен, алар турында язылган аналитик материалларны туплап бара икән.

Фәрит ага Абделхәй дә кичәдә катнашучыларга үзенең  кулъязмаларын һәм Тукай   турында шигырьләрен укып күрсәтте. Аның моңлы тавышы халыкка билгеле инде. Фә­рит ага җырлаганда да, азан әйткәндә дә аны барысы да яратып тыңлый.

Менә шулай, кунаклар өс­тәлдәге чәй-ризыклардан  авыз итә-итә Габдулла Тукайга карата хөрмәт тойгыларын  бел­дерделәр. Мондый кичәләр, “түгәрәк өстәл”ләр яшьләргә милләтебезнең телен һәм әдә­биятын, дин белемен һәм мәгариф дәрьясын яхшырак аңларга ярдәм итә.

Сызран шәһәренең татар  милли-мәдәни автономиясе җи­­­тәкчесе Илсур Гыйльманов ге­рой-шагыйребез Муса Җәлил иҗатына багышлап та чара уздырылачагы турында белдерде.

Рәис БИГЛОВ, хәрби ветеран.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1308

Комментирование запрещено