Күп хатын-кызлар Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләп, нужа чиккән булсалар, Похвистнево районының Яңа Мансур авылында гомер итүче, унынчы дистәне вакларга керешкән Гыйльменур Әбүбәкер кызы Минаҗиева унтугыз яшеннән фронтка китә.
- 1943 елда авыл кызлары белән беррәттән мине дә район хәрби комитетына чакырып алдылар. Тикшеренү узгач, җиде кыз арасында бер үзем генә сугышка яраклы, дип табылдым. Аннан соң районыбызда машина йөртүче һөнәрен үзләштергәч, Мәскәүгә җибәрделәр. Озак та үтмәде, безне танкчылар частеның 242 санлы бригадасына беркетеп, каты сугыш барган җиргә — Украинага озаттылар, - дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Гыйльменур әби.
Гыйльменур биредә машинасында азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары ташый. Пешекче булып та эшләп ала. Хатын-кызны нечкә зат, диләр бит. Ә бу яшь кызга нечкәреп утырырга туры килми. Ул үзенең машинасына утырып, күпме чакрымнар үтеп, Чехословакия җиренә кадәр барып җитеп, Бөек Җиңүне биредә каршы ала.
Сугыш тәмамлангач, күкрәген орден-медальләр белән бизәп, Гыйльменур авылга кайтып төшә. Бераздан соң сугышта катнашкан, армия хезмәтендә җиде ел гомерен сарыф иткән авылдашы Хәмзә исемле егеткә тормышка чыга. Озак та үтми, яшь гаилә бәхет эзләп, Сахалинга китеп бара. Биредә җиде ел яшәгәннән соң, аларга яңадан авылга әйләнеп кайтырга туры килә.
- Нигә авылга кайтып төпләнергә карар кылдыгыз соң? - дигән соравыма, Гыйльменур әби:
- Үләргә, дип кайттым. Әллә климат фәлән килешмәде, белмим. Туган авылым туфрагына аяк баскач та, терелдем. Гомерем озайды, — дип аңлатты.
Аларның дәвамчылары булырга тиешле кызлары дөньяда озак яши алмый, мәңгелек йортка күчә. Башкача балалары булмагач, Хәмзә белән Гыйльменур Минаҗиевлар ятим балалар йортыннан Рафаэль исемле малай алып үстерәләр.
2001 елда 80 яшен тутырган Хәмзә агай вафат булган. Аның түр башында эленгән, орден-медальләр белән бизәлгән костюмы һәм яшь чакларында гомерлек тормыш иптәше Гыйльменур апа белән бергә төшкән рәсем аны гел искә төшереп тора. Гыйльменур әбекәй Хәмзә абыйны гел мактау сүзләре белән генә искә ала. Ул әле ире исән чагында, дүрт мәртәбә аның белән Мәскәүгә барып, сугышчан дуслары, полкташлары белән дә очрашкан булган.
- Әлеге көнгә кадәр әнкәй берьялгызы яшәде. Менә январьда ул туксан яшен тутыргач, өебездән бирегә күчеп килеп, аның янында бергә яшәргә булдык, — дип сөйләделәр Гыйльменур апаның улы Рафаэль һәм килене Халидә.
- Буш вакытыңны ничек үткәрәсең соң, Гыйльменур апа? Бик күңелсез түгелме? — дип сорагач, ул миңа:
- Атна саен килеп торучы “Бердәмлек” газетасын укыйм, өстәвенә өемә “Сөембикә” журналын да яздырып алам әле, — дип җавап бирде.
Шунысы кызык, әбекәй унынчы дистәне вакласа да, күзлек кими, бер дару да эчми икән. Ул үзенә газета-журналлардан күбрәк кеше язмышлары турында язмаларны укырга яратуын әйтте. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе юк, чөнки Гыйльменур Әбүбәкер кызы Минаҗиева үзе дә тормышта күпне күргән, утны-суны кичеп, явыз дошманнарга каршы сугышта катнашкан батыр милләттәшләребезнең берсе бит.
Рәсемдә: Гыйльменур әби улы Рафаэль һәм килене Халидә белән.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1026