Самар Җәмигъ мәчетендә ветераннарны хөрмәтләделәр / В Соборной ме­чети г.Самара чествовали ветеранов

1-DSC_1118Бүген, 8 майда, Самар Җәмигъ мәчетендә Җиңү көненә багышланган тантаналы мәҗлес узды.

Бәйрәм табынына йөздән артык сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Мактаулы кунаклар исемлегендә шулай ук татар милли хәрәкәтенең әйдаманнары да булды. Җәмигъ мәчетенә иганәчелек күрсәткән эшбатырлар да түр башында утырдылар.

Ветераннарның күрсәткән батырлыгы һәм фидакарь хезмәте зурлап һәм бәяләп бетергесез. Менә бу мәҗлестә дә Җиңү бәйрәменә һәм аны яулаган ветераннар хөрмәтенә Коръән укылды, аларга исәнлек һәм озын гомер теләп, догалар кылдылар.

Ветераннарның күбесе мәчет һәм мәхәллә тормышында актив катнашалар. Cугыштан соңгы чорда да алар һәрвакыт милләтебезнең һәм Ислам диненең киләчәген кайгыртып, яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешләрен кертеп, сугыштан соңгы авырлыкларны да җиңеп, тормыш һәм хезмәт үрнәкләре күрсәтеп яшәделәр һәм яшиләр. 

1-DSC_1118

1-DSC_1125

1-DSC_1110

1-DSC_1112

* * *

По доброй традиции, и в этом году в Самарской Соборной ме­чети был организован празднич­ный обед, на который были пригла­шены участники Великой Отечест­венной войны и ветераны трудового фронта. По мусульманскому обы­чаю были прочитаны суры из Корана в память об умерших и погибших в этой чудовищной войне. Ведь ува­жение к живущим и память об усопших — это обязанность каждого му­сульманина.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1470

Один комментарий

  1. СубханАллах! Бик матур табын! Бу изге эшне башкаручыларга Раббымызнын рахмятляре яусын!