Сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

Мидхәт ага Саниев

Мидхәт ага Саниев

Исән-имин кайткан сугышчыларыбыз берәм-берәм бакыйлыкка күчеп баралар. Гали авылында да инде алар өч бөртек кенә калды

Илебез Бөек Җиңүнең 69 еллыгын билгеләп үтә. Алмагачлар чәчәккә бөреләнгән бу матур бәйрәм көннәрендә Ватаныбызны явыз фашистлардан азат иткәндә һәлак булган корбаннарны, бер телем икмәккә тилмереп, аналарының күзләренә карап ачлыктан үлгән сабыйларны, яшьли тол калган хатын-кызларны, ятимлек ачысын татып үскән балаларны искә алабыз, корбаннарның каберләренә чәчәкләр куеп дога кылабыз.

Сугышка киткән якташ­ла­рыбызның күбесе чит-ят җирләрдә ятып калды, бик азы гына туган якларына кайтып, шушы көнгә кадәр яши алды. Гали авылыннан сугышка киткән 511 ир-егет һәм 5 хатын-кызның 283се туган авылын кабат күрү бәхетенә ирешкән. Алар кайткач, туган җир туфрагына тезләнеп, Ходайга рәхмәтләр укып, шатлык яшьләре белән елаганнардыр, мөгаен.

Ә вакыт үзенекен итә. Исән-имин кайткан сугышчыларыбыз да инде берәм-берәм бакыйлыкка күчеп баралар. Менә безнең Галидә дә инде алар өч бөртек кенә калды. Иң олысы – 95 яшьлек Мидхәт ага Саниев кызы Асия тәрбиясендә яши. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, үзен-үзе карап, матур гына яши бирә. Авырмаган чакта мәчеткә җомга намазларына йөри, мәҗлескә дәшсәләр, анда да барырга тырыша. Хөкүмәт аңа Самарада фатир биргән, ә оныгы йортында өй сала башлаганнар. Ветеранның тормышы яхшы, бар да җитеш. Тик унике ел элек вафат булган хәләл җефете Гөләндәмне генә бик юксына.

Әсгать ага Низаметдинов

Әсгать ага Низаметдинов

Сугыш ветераны Әсгать ага Низаметдиновның хатыны Кәүсәр апа да бер ел элек вафат булды. Аның юксынуы тагын да көчлерәк, ярасы тирәнрәк. 63 ел буе бергә үрнәк гаилә булып яшәде бит алар. Ике ел элек уллары Тәлгать тә дөнья куйды. Юкка гына бәла берүзе йөрми, дип әйтми бит халык.

Бүген Әсгать ага улы Рәфкать һәм килене Рания тәрбиясендә яши. Аңа, яхшы тормышта яшәгәнлектән, хө­күмәт фатир бирмәгән бирүен, ләкин акчалата ярдәм иткән. Анысына да рәхмәт.  Әсгать ага мәчеткә йөри алмаса да, намазын калдырмый, гел догада.

Өченче ветераныбыз Хә­лиулла ага Сафиуллин гына сигез ел инде берүзе яши. Аны да хатыны Кәүсәр апа иртәрәк калдырып китте шул. Чөнки аларга бик күп хәсрәт кичерергә туры килде. Башта кызлары Гәүһәрнең ире юл һәлакәтендә вафат булып, ике сабыен ятим калдырган иде, аннары уллары да бакыйлыкка күчеп, ике баласын әтисез итте. Моннан соң да күп югалтулар кичерергә туры килде аларга…

Сафиуллин Халиулла

Хә­лиулла ага Сафиуллин

Шулай да Хәлиулла ага Аллаһыга шөкер итеп, хө­күмәткә рәхмәт әйтеп яши: “Фатир бирделәр, уч тутырып пенсия алам. Язмышыма язылганнарның барысын да кичердем инде. Хәзер үзем 88 яшемне тутырып, картлык чиген атлап керсәм дә, һәр яңа көнгә куанып яшим. Кызым Гәүһәр көн саен пешеренеп мине көтеп тора, мин аларга барып сыйланып кайтам. Балалар үзләре янына чакырсалар да, үз аягым белән йөреп торганда аларга мәшәкать ясыйсым килми”, — дип сөйли ветеран. Ул әле бик хәрәкәтчән кеше — мәчеткә барырга да, тавыклар асрарга да, бакчасын чәчәргә дә, помидор рассадалары үстерергә дә, үз машинасында йөрергә дә өлгерә. “Әле дини китаплар укырга да вакыт табам. Сугыш кырларында ятып калган иптәшләребез, бакыйлыкка күчкән газиз авылдашларыбыз рухына дога кылып торам. Җаныбызда рухыбыз бар да, Ходай иман байлыгыннан аермасын. Җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сихәт биреп, шушы якты дөньяны рәхәтен тоеп яшәргә насыйп булсын иде. Әнә, Украинада тагын болытлар куера. Ходай Тәгалә балаларыбызга сугыш афәтен башкача күрсәтмәсен иде инде”.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено