Моң кичәсе

Похвистнево  районының гербы

Похвистнево районының гербы

Похвистнево районы оештырылуга 85 ел тулу уңаеннан Гали авылы Мәдәният йортында тамашачыга балалар көче белән әзерләнгән бик матур концерт күрсәтелде. Аны “Улыбка” балалар бакчасына йөрүче 4-5 яшьлек сабыйлар башлап җибәрде. Алар башкарган “Ладошки” җырын тамашачы  көчле алкышларга күмде. Шулай ук мәктәпкә хәзерлек төркеме дә үзләренең чыгышлары белән сокландырды.  Балалар укыган шигырьләр,  җырлаган җырлар һәркайсыбызның кү­ңелен йомшартты.

Мәктәптә укучы балалар да талантларын күрсәттеләр.  Кызлар һәм малайларның моңлы җырлары, укыган ши­гырьләре тамашачының кү­ңеленә үтеп керә алды. Ә инде нинди генә биюләр юк иде әлеге концертта! Вальс, парлы биюме, әллә “кул чабу”, “башкорт” биюеме… Дания Үзбеко­ва башкаруында “Шаян кыз” биюе халыкка аеруча ошады.

3нче сыйныф укучылары “Авылда кич утырулар” уенын бик тә кызыклы итеп күрсәтә алдылар. Шулай ук 3 — 4 сыйныф укучылары “Конфетлар” дип аталган күренеш аша икмәкнең ничек кадерле икәнлеген исбатладылар.

Мәдәният йортының яшь хезмәткәре Мария Кондратенко балаларны фортепьянода, скрипкада уйнарга өйрәтә. Менә әлеге концертта да аның укучылары скрипкада матур итеп татар көйләрен уйнап, тамашачыны таң калдырдылар. Яңа гына оештырылган хор коллективы да татар җырларын бик оста башкарды.

Концерттан ләззәт табып утырган тамашачылар 3 сәгать вакыт үтеп киткәнен сизмичә дә калдылар.

 

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено