Кыска мәзәкләр

dkkИке шәһәр эте

Ике эт – берсе кара, икенчесе сары, трамвайга Киров мәйданы тукталышында сикереп керделәр. Ә инде ике тукталыштан соң, өченчесендә чыгып та шылдылар.

Бу хәл миңа бик кызык булып күренде. Мин дә аларның артларыннан чыктым.

Базарда үз эшләремне төгәлләп, трамвайга утырырга барганда, тегеләр дә юл аркылы чыгып, кабат кире якка баручы трамвайга сикереп менделәр. Халык күп түгел иде. Каршы килүче булмады.

Кайда төшәрләр икән дип, күзәтеп барам. Менә “Киров мәйданы” тукталышына җиттек. Этләребез зур эшләр башкарган кебек әкрен генә төшеп калдылар һәм үз йомышлары буенча тагын каядыр йөгерделәр.

Безнең Самарада этләр дә кешеләр кебек кызык тормышта яшиләр икән бит.

Ак мәче

Ул минем аш пешергән вакытымны сагалап тора да ачык форточка аша кухняга сикереп төшә. Югыйсә, кем песие булуын да белмим. Менә үткән көнне генә акыра-акыра килде дә аркасын күрсәтеп алдыма утырды.

Коймак пешерә идем. Песием озын койрыгын сузып, иснәнергә тотынды. Аннан шул койрыгын селкетеп, идәнгә шакый башлады. Бераздан башын аз гына миңа таба борып, бик тә ачуланган, үпкәләгән чыраен күрсәтте.

Бәлки, теле булса: “Нәрсәмә миңа синең коймакларың? Ит кирәк миңа, ит бир!” — дип әйтер иде.

Суыткычтан ит кисәге алып килгәнче, ул шул ук форточкадан сикереп чыгып киткән иде инде. Бер минут көтеп торырга вакыты булмаган, күрәсең.

Гөлчәрә ХӨСӘЕНОВА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 2355

Комментирование запрещено