Гали авылының башкорт урамы

DCF 1.0Без данлыклы Гали авылының Башкорт урамында (аны рәсми рәвештә Заречная дип атап йөртәләр) яшибез. Аны башка урамнардан кечкенә генә елга аерып тора. Тау итәгенә җәелеп утырган бу урамда бүгенге көндә 33 йорт бар. Биредә яшәүчеләр барсы да бик уңганнар: бакча чәчәләр, мал-туар үрчетәләр, теплицаларында помидор, кыяр үстерәләр. Шуңа тормышлары да җитеш. Һәр йортта диярлек 2 – 3 машина бар.

Урамыбыз көннән-көн матурлана, яшәрә бара. Бакчалар башында гына ямь-яшел болын җәйрәп ята. Ә анда челтер-челтер итеп борынгыдан калган Изгеләр чишмәсе ага. Авыл халкы аны “Бабкай чишмәсе” дип атый. Бу якларда яшәгән Морат бабкай турында халыкта яшәгән риваятьтә: “Чишмә суы төрле авырулардан дәва булып тора. Күпләр шушы изге суны “Зәмзәм суы” белән тиңлиләр”, – диелә. Бүгенге көндә чишмә тотып алынган, янәшәдә генә “Дога йорты” урнашкан. Авылдашлар монда килеп үзләренә җан тынычлыгы табалар.

Чишмәләре – җырлы аның,

Таллары – сандугачлы,

Кичләре – айлы, йолдызлы,

Иртәләре – кояшлы.

Чишмә ага, тирә-якка

Көмеш чыңнар таратып,

Карап тордым шул ямьнәргә,

Хәйран калып, яратып…

Шушы болында һәр елны милли бәйрәмнәр үткәрелә. 2010 елда авылыбызның 400 еллыгына багышлап Бөтенроссия авыллары Сабан туе узды. Бәйрәмгә илебезнең төрле почмакларыннан күп кунаклар килгән иде. Шундый зур чараны оештыруга иң күп матди ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе – авылдашыбыз, эшкуар Расих Мөҗәһит улы Латыйпов булды.

Ә бит кайчандыр, бик күп дистә еллар элек, безнең Башкорт урамыбыз урынында да, елга буйларында да үтеп чыкмастай чытырманлыклар булган”, – дип исенә төшерә Рузия апа Гыймаеваның әнисе. Ул сөйләгән истәлекләргә караганда, Гали авылына Башкортостанның Бәләбәй өязеннән тугыз йорт башкортлар күчеп килеп, тормыш итү өчен, иң уңай урынга урнашалар.

Янәшәдә генә елга, киң болыннар. Башкортлар елгадан балык тоталар, болында атлар көтәләр, ат сөтеннән кымыз ясыйлар. Гали авылы халкына алар күпләп печән әзерләп сату белән дә шөгыльләнәләр. Якындагы урманнан җиләк-җимеш җыялар, ягарга утын, йортлар төзү өчен агач-бүрәнәләр әзерлиләр. Башкортлар нигәдер өйләрен тәбәнәк итеп сала торган булганнар, ә кайберләре землянкаларда да яшәгән. Йорт уртасына зур казаннар асып, шунда ризык пешергәннәр. Ял вакытларында алар яшәгән йортларда башкорт җырлары яңгыраган, биергә дә һәвәс булганнар, үзләренең милли уен коралы – курайда да уйнарга яратканнар.

Башкорт урамының беренче кешеләре Кинҗәгол, Исәнгол, Ильяс бабайлар булган, диләр. Ильяс бабайның оныклары бүген дә шул урамда яшиләр әле.

Безгә урамыбыз тарихын сөйләгән әбиебез инде арабызда юк. Ул 99 яшендә үлеп китте. Ә тормыш дәвам итә. Башкорт урамы тора-бара 9 йорттан 33 йортка кадәр җитте. Киләчәктә тагын да зураер, тагын да матураер, дип ышанасы килә.

Юлия ИШКИНЯЕВА,

Гали авылы мәктәбе укучысы.

2012 ел.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1795

Комментирование запрещено