Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды / 500 делегатов съехались в Казань для участия во II Всемирном форуме татарских женщин

1-DSC_005115-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы узды. Анда Татарстан Республикасы районнарыннан — 60, Россия Федерациясе төбәкләреннән — 250 һәм чит илләрдән 93 делегат катнашты.

Форумда Самар өлкәсеннән бертөркем гүзәл затлар - Гагарин проспектында урнашкан “Татар кухнясы”ның уңган-булган хуҗабикәсе Разия Әюпова, «Яктылык» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәния Гыйләҗева, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Советы әгъзасы, “Самар татарлары” мәгълүмати медиа-порталының баш мөхәррире Римма Нуретдинова, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте әгъзасы Альбина Мәхмүтова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы  Рәйсә Гыйбадуллина, региональ “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы директоры Әлфия Никифорова, “Дуслык” сайты администраторы Гөлфия Кәримова, Похвистнево районының «Туган тел» татар оешмасы рәисе урынбасары, Гали авылы мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова, Похвистнево районының «Туган тел» татар оешмасы әгъзасы Кәүсәр Латыйпова катнаштылар.

Форумда катнашучылар 15е көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты урнашкан бинада теркәлү узды. Көннең икенче яртысында самарлылар делегациясе 2 нче татар гимназиясенең тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштылар, Казан кремлена экскурсиягә бардылар, кичен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен тамаша кылдылар.

1-DSC_1351

Самарлылар КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе директоры Кәмәрия Зиннуровна Хәмидуллина белән.

Форумның төп чаралары 16 майга билгеләнгән иде:  Камал театрында пленар утырыш булды һәм ул кичкә кадәр барды. Шуңа кадәр делегатларга биредә халык һөнәрчелеге товарлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Форумның мәдәни программасы кысаларында тагын бер үзенчәлекле чара – “Сөембикә” хатын-кызлар журналының 100 еллыгына багышланган кичә бар иде. 

1-DSC_0084

Самарлылар ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән.

1-DSC_0086

1-DSC_0051

1-DSC_0080

Бу форум Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында 1990 елдан бирле эшләп килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган иде. 

Безнең сайтта әлеге чара турында тәфсиллерәк репортажлар да урын алыр!

♦♦♦

II Всемирный форум татарских женщин собрал в Казани около 500 делегатов. Мероприятие прошло с 15 по 17 мая. 

На форуме были представлены почти все регионы России, в которых компактно проживают татары. Еще 90 татарских активисток прибыли в столицу Татарстана из 19 стран мира. Были делегаты и из различных районов Татарстана.

9 представительниц Самарской области — гостеприимная хозяйка татарского национального кафе “Розалина” Разия Аюпова, учитель татарского языка школы «Яктылык» г.Самара Фания Гилязова, член Совета СОТО «Туган тел», главный редактор сайта «Самарские татары» («Самар татарлары») Римма Нуретдинова, член СОТО «Туган тел» Альбина Махмутова, член СОТНКА Раиса Гибадуллина, директор СРТОО «Дуслык» Альфия Никифорова, администратор сайта СТРОО «Дуслык» Гульфия Каримова, заместитель председателя татарского культурно-просветительского общества «Туган тел» муниципального района Похвистневский Каусар Шайхутдинова, член общества «Туган тел» муниципального района Похвистневский Каусар Латыпова — приняли участие в работе форума.

Организаторами мероприятия выступили Исполком Всемирного конгресса татар и общественная организация татарских женщин «Ак калфак». 

Основные вопросы, которые поднимались на форуме, – сохранение родного языка, воспитание детей в семье, соблюдение обычаев и традиций татарского народа и др. 

Всемирный форум татарских женщин планируется сделать ежегодным и расширить сферу его деятельности.

15 мая делегаты форума ознакомились с деятельностью татарских школ и гимназий г.Казань, посетили Кремль и посмотрели спектакль в театре имени Г.Камала «Улеп яратты». 16 мая состоялась пленарная часть форума с обсуждением актуальных вопросов. Кроме того, делегаты приняли участие в торжественном вечере, посвященном 100-летию журнала «Сююмбике».

samtatnews.ru

Просмотров: 2816

3 комментариев

  1. Татарские женщины хранительницы очага татарской нации.

  2. Камышлы районыннын 10 татар авылыннан бер генэ хатын кыз да бу форумга барырга лаек булмаган курэсен. Безгэ бик кунелсез Лаеклы Энилэребез, Эбилэребез, апа-ларыбыз хэм кызларыбыз бар.

    • И к кому претензии? К Канюкаеву, Шакурову, Багаутдинову, Всемирному конгрессу татар или Латыпову?