Таллыда мәктәп сакланып калды

ТаллыӘтиемнең Мәннән исемле агасы күрше рус авылында булып кайткач: “Урысларның кечкенә генә балалары да үзләренчә бик яхшы сөйлиләр. Шунысы гаҗәп, мин, олы булсам да, русча начар сөйлим, алар кайдан өйрәнделәр икән?” — дип аптыраган, ди. “Әй, агай, әниең Мария, әтиең Иван булып, синең белән гел русча гына сөйләшсәләр, син бу телне алардан да яхшырак белер идең!” — дигән аңа әти.
“Шулайдар шул”, — дип Мән­нән абзый да моның белән ризалашкан.
Үткән елда мин дә авылыбыз кибетенә баргач, анда сатучы белән бер ханымның көлешә-көлешә русча сөйләшеп торуына туры килдем. Шул хатын үзе белән кечкенә кызын да алып килгән иде. Мин бу мөлаем йөзле яшь әнидән юри генә:
- Сеңелем, кызыгыз русча сөйләшәме соң? — дип сорарга булдым.
- Әй, агай, башкортча бе­ләме, диген син? — диде ул.
- Ник соң аны башкортча сөйләшергә өйрәтмисез? — дигән соравыма:
- Аны русча сөйләшергә без түгел, телевизор белән урам өйрәтә бит, урамда аның белән уйнаган иптәшләренең барысы да русча гына сөйләшәләр, башкортчаны аңламыйлар да, — диде әңгәмәдәшем.
Теге, әтиемнең ике туган агасы Мәннән абзый моны күрсә, ишетсә, нәрсә дияр иде икән? “Кош баласы оясында нәрсә күрә, ни ишетә, очканда да шуны кыла, шуны сайрый”, — ди бит халык. Бик дөрес әйтем бу.
Дөньяга килгән һәр са­быйның беренче остазы әтисе белән әнисе булса, икенчесе — мәктәп икәнлеге һәркемгә мәгълүм бит инде. Шуны белә торып, кайбер яшь әти-әниләр үз балаларын туган телне өйрәнүдән мәхрүм итәләр һәм күрәләтә аларны туган авылларыннан биздерергә тырышалар түгелме?
Авылыбызда менә дигән мәктәп булса да, кайберәүләр балаларын беренче сыйныфка урыс мәктәбенә бирәләр. Теге кибеттә минем белән сөйләшкән сеңел дә үткән уку елында кызын беренче сыйныфка Большая Черниговка мәктәбенә илтте.
Югыйсә, безнең Таллы авылы мәктәбендә дүрт сыйныфны тәмамлаган балалар рус һәм башкорт телләрен үзләштереп чыгалар. Ә Большая Черниговка мәктәбендә укучылар башкортчаны бө­тенләй белмиләр, урысчалары да такы-токы гына. Әнә Әминә Шәрәфетдинова, инде 62 яшьтә булуына карамастан, мәктәбебездә балаларга башкорт телен өйрәтә, ә Наталья Осыко бүтән фәннәрдән дәрес бирә. Безнең мәктәптә укучылар өчен бөтен уңайлыклар да бар — зур, иркен, якты, җылы зал, уку бүлмәләре. Укучылар өчен биредә ашханә дә эшләп тора. Тик укырга балалар гына юк, дисәм, бу сүзем хата булыр кебек. Әлегә бар – ике бертуган патриот малай укый безнең Таллы авылы мәктәбендә. Алар Фатыйх әфәнде белән Рәйхана ханымның оныгы, Әмир белән Гөлсараның улы — сигез яшьлек Фидан белән аның алты яшьлек туганы Илнур Сәйфетдиновлар.
Мин бу турыда язар алдыннан аларның әбисе Рәйхана ханым белән сөйләшеп алдым.
- Үткән елда оныгыбыз Фиданга 7 яшь тулгач, без аны беренче сыйныфка Большая Черниговка мәктәбенә бирергә булган идек, тик оныгыбыз гына анда укырга барудан бөтенләйгә баш тартты. “Мин анда бармыйм, авылда гына укыйм”, — дип белдерде. Үзенең теләге булмагач, баланы көчләп авылыбыздан җибәрергә, авыл мәктәбендә туган телне өйрәнүдән мәхрүм итәргә базмадык, моңа кыюлыгыбыз җитмәде, — диде Рәйхана ханым.
Беренче сентябрьдә Фидан мәктәпкә барганда биш яшьлек Илнур да, агаеннан калмыйча, аңа ияргән. Укытучы Әминә әбиләре аны да укырга кабул иткән, өйрәнчек кенә итеп булса да.
Менә быел алар икәүләп Таллы мәктәбенең икенче сыйныфын тәмамлыйлар инде.
- Фидан бик яхшы укый, Илнур да агасыннан калышмый, — дип сөйли аларның укытучысы Наталья Осыко.
Безнең районда бүген укытырга балалар аз йә бөтенләй булмау сәбәпле берничә башкорт авылы мәктәбе ябылу хәлендә. Ә кайберәүләр балаларын автобус белән чит авылдагы урыс мәктәбенә ташыйлар.
Мәктәп — авылның яшәеше, коты бит ул. Мәктәпсез авыл­ның киләчәге дә булмаячак. Мәктәпнең ябылуы – зур фаҗига. Шуны белсә, аңласа иде яшьләр.
Үткән уку елында, әйт­кә­немчә, бу бәла безнең Таллы мәктәбенә дә янаган иде. Аны да бик ябарга тырыштылар. Тик авылыбызда ике ватанпәрвәр укучы малай булганлыктан, мәктәбебез ишегенә йозак салырга, аны ябарга беркемнең дә кулы бармады.
Нәтиҗәдә шушы ике малай мәктәбебезнең гомерен озайттылар да инде. Уку яшенә җиткән татар-башкорт балаларының барысы да, шулар кебек ата-аналар да аларның фикеренә кушылса, туган телебезгә, милләтебезгә һичкайчан да бөлгенлек янамас иде.
Фидан белән Илнурга Ходай Тәгалә алга таба да шулай туган авылны, туган телебезне сөеп яшәргә һәм башкаларга үрнәк-гыйбрәт күрсәтергә насыйп итсен иде.

Габделәхәт ЛАТЫЙПОВ,

85 яшьлек хезмәт ветераны.
Таллы авылы,
Большая Черниговка
районы.

Рәсемдә: Укытучы Наталья ОСЫКО укучылары Фидан һәм Илнур СӘЙФЕТДИНОВЛАР белән.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1308

Комментирование запрещено