Камышлының яңа мәктәбенә яңача караш кирәк…

Айсылу  КАЮМОВА.

Айсылу КАЮМОВА.

getImage-12-300x225Камышлының үзәк урамыннан Дәүләтколга таба узганда сул якта күпкатлы, ак һәм ачык зәңгәр төсләргә буялган мәһабәт яңа бинага күзең төшә. Бу район үзәгендә менә уннарча ел инде төзелүче бина әле һаман да төзелеп бетә алмаган булачак гомуми белем бирү комплексы. Әйтүләренчә, мондый мәктәп бинасы авыл районнарында, булса да, бик сирәктер, мөгаен. Комплексның беренче чиратын әле үткән елның сентябрендә үк ачу каралган булган, диләр. Биналарга парталар, өстәлләр, башка мебель, кирәкле җиһазлар кайтарылса да, тик кайсыбер эчке бизәлеш эшләренең сыйфатсыз башкарылуы аркасында бинаны файдалануга тапшыра алмаганнар.
Ә хәзер төзү эшләре нинди хәлдә икән? Мәктәп иске бинада булса да, укытулар ничек бара икән? Шуларны белү өчен уку йортының җитәкчесе белән очрашып сөйләшергә булдым.

Әле берничә ел гына Камышлы мәктәбендә озак еллар директор булып эшләгән Алсу Шәфигулла кызы Рәх­мәтуллинаны алмаштырган Ай­сылу Хәлил кызы Каюмова бик тә ягымлы, бик тә ачык, сөйләшүчән ханым булып чыкты. Ул мине, кыскача гына булса да, мәктәп эшчәнлеге белән таныштырып үтте.
Ул җитәкләгән Камышлы авылының 11 еллык гомуми белем бирү үзәге учреждениесе укытучылары укучылар белән бергәләп аерым бер социаль проект төзегәннәр икән. Бирегә авыл, мәктәп тарихы, аның алдынгы хезмәткәрләре һәм «яхшы» билгеләренә тәмамлаган чыгарылыш укучылары турында бик бай мәгълүматлар тупланган. Шушы өч альбомнан торган проект хәзер мәктәп музеенда урын алган һәм аның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген бик яхшы чагылдыра.
Ә мәктәп тарихына кил­гәндә, ул 1937 елда авылның кечкенә генә бер өендә беренче сыйныфларны ачудан башланган. Күп еллар дәвамында ул төрле биналарга күченеп йөрсә дә, ниһаять, 1964 елда авыл балалары өчен шул чорга карата бөтен уңайлыклары булдырылган өч катлы зур мәктәп салынган. Шул мәктәп оештырылган беренче еллардан башлап биредә 75 чыгарылыш ясалган инде. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның кайберләре авыл хуҗалыгы производствосында үз юлларын тапса, кайсылары югары белем алуга ирешкән, ә егермесе фән кандидаты исеменә лаек булган.
2006 елда мәктәп гомуми белем бирү үзәгенә әйләндерелеп, аңа районның Балыклы, Степановка авылы мәктәпләре дә филиал буларак беркетелгән. Соңрак урта мәктәп, хөкүмәт карамагына күчерелеп, Камышлы авылының дәүләт бюджетындагы 11 еллык гомуми белем бирү учреждениесе, дип атала башлый. Аңа хәзер район үзәгендәге “Елмаю”, “Каенкай” балалар бакчалары, “Йолдызлык” дип аталган иҗат йорты, “Фортуна” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Балыклы, Степановка авылларындагы балалар бакчалары да керә. Мәктәп белән бүген тәҗрибәле укытучы Айсылу Хәлил кызы Каюмова җитәкчелек итә.
Биредә барлыгы 45 укытучы 526 укучыга белем бирә. Мәктәптә рус, чуваш, мордва, азәрбайҗан, әрмән милләтендәге балалар белем алса да, биредә беркайчан да татар телен укыту туктатылмаган. Ни кызганыч, аңа хәзер нибарысы атнасына бер сәгать кенә бирелә.Тик шуңа да карамастан,Тамара Хисмәтова, Гөлчәчәк Гарипова, Балыклыдан — Әлфия Усманова кебек татар теле укытучылары үзләренең тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә елның-елында югары уңышларга ирешәләр, дип сөйләде Айсылу Хәлил кызы. Мәсәлән,Тамара Хис­мәтова ике ел рәттән, ә Әлфия Усманова быел ”Ел укытучысы” дигән югары дәрәҗәле исемгә лаек булганнар, Самара өлкә губернаторының рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.
Биредә әле тагын “Салават”, “Яшь каләм” дип аталган түгәрәкләр дә эшләп килә икән. Сиринә Шәфигуллина анда укучыларны татарча җыр­ларга, шигырьләр, мәка­ләләр язарга өйрәтә. Гөлчәчәк Гарипова укучылары белән сәхнәгә спектакльләр куя, бер­гәләп төрледән-төрле чаралар, мәсәлән “Әлифба”, “Нәүрүз” кебек бәйрәмнәр үткәрә. Алар мәктәптә генә түгел, бакчадагы нәниләр алдында да чыгыш ясыйлар. Гөлчәчәк ханым, “Әлифба” китабы авторы Сәләй Вагыйзовка багышланган ки­чәдә укучылары белән катнашып, махсус диплом белән дә бүләкләнгән.
Ә шулай да балаларга атнасына бер сәгать кенә татар теле өйрәтеп, бәйрәмнәр үткәреп кенә татар телебезне саклап калып булыр микән? Моны Айсылу ханым да бик яхшы аңлый һәм нык борчыла. Димәк, өлкәнең татар оешмалары белән бергәләп бу проблеманы чишү юлларын эзләргә кирәк. Чөнки Россия Федерациясе Конституциясендә һәр милләт вәкиле үз телен, динен, гореф-гадәтләрен, ата-баба йолаларын саклап калырга хаклы, дигән сүзләр бар бит.
Мәктәптә татар теле укытучылары картаеп, эштән киткәч, аны өйрәтүчеләр табылырмы икән?! Айсылу Хәлил кызы әйткәнчә, бүген “нигә миңа татар теле” дип торучылар киләчәктә татар теле укытучысы булырга теләрләрме икән? Менә шуңа борчыла мәктәп директоры.
- Шатлыкка, мәктәптә ата-бабаларыбыз теленә мә­хәббәтләрен югалтмаган Альберт Фәтхетдинов, Ләйсән Кашапова, Юлия Мәхмүтова, Илшат Исламгиров, Диләрә Җәләева, Роза Абсаттарова, Диләрә Минугалиева кебек укучылар бар әле. Нәкъ менә шулар өлкәбездә татар теле буенча үткәрелгән конкурс-олимпиадаларда катнашып, призлы урыннарны яулап, дип­лом белән бүләкләнделәр дә инде, — дип сөйләде Айсылу ханым.
Ә менә 2012 елда Азилә Заһ­рет­динова белән Вәсимә Фәрдиева Татарстан Республикасында “Йолдызлык” дип аталган телевизион яшьләр фестивалендә чыгыш ясап, дипломант исемен яулаганнар. Мәктәпне тәмамлаган Эдуард Латыйпрв исә биотлон буенча Россия чемпионы буларак танылган.
Мәктәп үзенең укытучылары белән дә горурланып яши.
Гомерләре буе яшь буынны белемле итеп тәрбияләүдә зур көч куйган Мөҗәһит ага Бәдретдинов, Галина ханым Батюшева Россия Феде­ра­циясенең атказанган укытучысы исеменә лаек булганнар.
Айсылу ханым үз эше турында болай дип сөйләде:
- Мәктәптә эшләве миңа бик ошый. Аерым зур эш килеп чыкса, без барыбыз да бергә алынабыз. Әгәр нинди дә булса уңышка ирешәбез икән, бу безнең коллектив өчен бик зур шатлык. Барыбыз да үзара аңлашып, дус — тату мөнәсәбәттә яшибез. Минем кул астымда барлыгы 224 кеше. Мин үзем әле химия фәнен дә укытам бит. Эш бик күп, чөнки 11нче сыйныф укучыларын чыгарылыш имтиханнарына хәзерлим, шуның өчен төнге уникегә кадәр утырырга туры килә. Өстәвенә кечкенә сабыем да бар бит әле. Ул үзенә тиешле игътибар, наз бирүне сорый.
Киләсе елга безнең мәктәпкә беренче сыйныфка 70 бала киләчәк. Аларны без өч сыйныфка бүлеп укытырга уйлыйбыз. Бүгенге көндә балаларны ике сменада укытырга туры килә:иртәнге сигездән кичке җидегә кадәр эшлибез. Шуның өчен яңа мәктәп бинасына күчкәч, бер сменада гына эшләр идек, дип хыялланабыз.
Әйе, мәктәп директорының уй-фикерләре киләчәккә юнәл­дерелгән. Бүген биредә барысы да зур өмет-ышаныч белән яши.
Мин соңыннан телефон аша гына булса да, Камышлы муниципаль район аппараты җитәкчесе Раил Мөхәммәт улы Шәкүров белән дә сөйләштем. Ул: “Яңа белем бирү комплексыбыз бик матур һәм уңайлы булачак. Ул заман таләпләренә туры китереп төзелә. Ике блоктан торган комплексның беренчесендә — мәктәпнең укыту үзәге, ашханә, китапханә, спорт залы бар, ә икенчесендә профессиональ техник училище урнашкан. Анда бассейн, спорт залы, күнегүләр үткәрү өчен полигон һәм трактор-комбайннарга гараж да каралган. Минемчә, мәктәпне тәмамлаган яшьләр өчен бу бик тә уңай, чөнки әллә кайларга барып, уку йорты эзләп йөрисе түгел. Башка районнардан килүчеләргә дә биредә үзләре сайлап алган һөнәрләрен үзләштерү мөмкинлеге булачак, — диде.
Камышлы муниципаль рай­онының мәгариф бүлеге җи­тәкчесе Илдар Шәфигулла улы Рәхмәтуллин да яңа белем бирү комплексы 2014 елның сентябрендә тантаналы төстә ачылып, укучыларыбызның яңа уку елын биредә башлап җибәрәчәгенә өметләнәбез, диде. Шулай гына була күрсен инде. Тагын шуны онытырга ярамый: Камышлының яңа мәктәбенә яңача караш кирәк булачак!

Нурсинә ХӘКИМОВА. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1512

Один комментарий

  1. Вот такая красивая школа построена в Камышле . Класс !!!