Камышлы янә гармунчыларның очрашу урыны булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_7435_новый размер17 майда Камышлы районы Мәдәният йортында икенче төбәкара «Уйнагыз, Гали гармуннары» дип аталган фестиваль үтте. Чараны Самара өлкәсенең Камышлы районы хакимияте, атаклы гармун ясау остасы Гали ГӘРӘЕВнең тууына 102 ел тулу уңаеннан, оештырды. 

Гран-при лаеклы рәвештә танылган гармунчы, «Идел» халык ансамбленең җитәкчесе Мидхәт Әминовка бирелде!

Самара өлкәсенең Камышлы районы татар дөньясына танылган шәхесләрне күп биргән. Ә Иске Ярмәк авылында туган талант иясе, тальян гармун ясау остасы, гармунчы Гали Әбүбәкер улы Гәрәевны аерым атап үтәргә кирәк.

Элек Камышлы районының һәрбер татар авылында тальян гармун ясаучы оста булган. Иске Усман авылыннан танылган оста Җаныйәхмәт бабай яшь малайларны гармун ясарга өйрәткән. 12 яшьтә Гали Гәрәев аңардан беренче дәресләр алган һәм ике ел дәвамында белемен үстергән.

Шушы һөнәргә ул бөтен гомерен багышлаган. Музыка белеме булмаса да, һәр яңа ясалган гармунында сәгатьләр буе уйнап, көйләр чыгарган. Гали Гәрәев гармуннарын сорап, илнең төрле почмакларыннан аңа хатлар килгән, ә тальянкалар почта аша яңа ияләренә җибәрелгән.

Бүгенге көндә Гали тальянкаларында Самара, Ульян, Оренбург, Татарстан һәм башка төбәкләрдәге, хәтта чит илдәге гармунчылар да уйный.  40 ел дәвамында “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле чит төбәкләрдә дә танылган “Ярмәк вагы” биюен Гали гармуны белән башкара.

Фестивальдә татар авылында яшәүче, 10 яшьтән алып олы яшькәчә тальянда һәм гармунда уйнаучылар катнашты. Иртәнге сәгать унда башланган сайлап алу туры төшке ашка кадәр дәвам итте.

IMG_7175_новый размер

IMG_7180_новый размер

IMG_7189_новый размер

IMG_7196_новый размер

IMG_7198_новый размер

IMG_7205_новый размер

IMG_7224_новый размер

IMG_7236_новый размер

IMG_7243_новый размер

IMG_7250_новый размер

IMG_7256_новый размер

IMG_7260_новый размер

IMG_7263_новый размер

IMG_7272_новый размер

IMG_7275_новый размер

IMG_7295_новый размер

IMG_7304_новый размер

IMG_7308_новый размер

IMG_7315_новый размер

IMG_7319_новый размер

IMG_7320_новый размер

IMG_7328_новый размер

IMG_7333_новый размер

IMG_7339_новый размер

IMG_7343_новый размер

IMG_7352_новый размер

IMG_7615_новый размер

Яшьләре буенча алты номинациягә бүленгән гармунчыларның иң аз санлылары, кызганычка, беренче ике төркем — 10 – 16 һәм 17 – 25 яшьтәге гармунчылар төркеме булды. Беренчесендә Шенталы районыннан Ирек Матыгуллин берүзе булып,  I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булса, икенчесендә бер гармунчы да булмады.

Фестивальнең I дәрәҗә лауреаты исеменә шулай ук Шенталы районы Әбдеки авылы гармунчысы Азат Туктаров, Камышлы районы Яңа Усман гармунчысы Мәгъдән Хәсәншин, Камышлы районы Чулпан авылыннан Әсхәт Җуматдинов, Ырынбург өлкәсе Бакай авылыннан Марат Шәйхетдинов, Шенталы районы Денис авылыннан  Фоат Төхвәтуллин,  Камышлы авылыннан Әсфәр Галәлетдинов, Иске Ярмәктән Мәдхәт Рәхимов һәм  Әлмәт районыннан «Яшь күңелләр» гармунчылар ансамбле лаек булдылар. 

II дәрәҗә лауреаты исемен Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан Айрат Фәләхов, Дәүләтколдан Рәшит Дәрҗеманов, Иске Җүрәйдән Равил Миннибаев, Әлмәт шәһәреннән «Морат» гармунчылар ансамбле,  Иске Усманнан Әсфир һәм Мөкатдәс Нуретдиновлар алдылар.

III дәрәҗә лауреаты исеменә Гали авылыннан Дәрҗемән Сәлихов һәм Әсхәт Гәрифуллин дуэты,  Камышлыдан Рәшит Гыйляҗев,  Похвистнево районы Яңа Мансурдан Миргабиҗан Сәдриев, Әлмәт районыннан Әсхәт Мотыгуллин лаек булдылар.

Гран-при лаеклы рәвештә  танылган гармунчы, “Идел” халык ансамбленең җитәкчесе Мидхәт Әминовка бирелде!

IMG_7621_новый размер

IMG_7371_новый размер

IMG_7379_новый размер

IMG_7678_новый размер

IMG_7380_новый размер

IMG_7430_новый размер

IMG_7591_новый размер

IMG_7592_новый размер

IMG_7587_новый размер

IMG_7717_новый размер

Гали Гәрәевның уллары оештырган махсус призлар иң өлкән яшьтәге Балыклы авылыннан килгән Габделхәт Ангалышев һәм Хәбибулла Нигъматуллиннарга бирелде. Шулай ук махсус приз белән бердән-бер хатын-кыз - Камышлы авылыннан Рәшидә Вафина да бүләкләнде.

Фәрһәд МӘХМҮТОВ һәм Рәисә ТӨХБӘТШИНА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Безнең сайтта әлеге чара турында тәфсиллерәк репортаж да урын алыр!

 

 

Просмотров: 2466

2 комментариев

  1. Одно другому не мешает! Откуда Вы знаете.. может они и собираются для чтения Слова Аллаха!

  2. Лучше бы вы так собирались для чтения Слова Аллаха !!! Все веселитесь …