Мөхлисә Бубый образы — татар хатын-кызлары өчен якты үрнәк

Galiaskar-Kamal-State-Academic-Theatre-Kazan-Culture-and-events-in-Kazan-Theatres,-concert-halls-and-stadiums_24798Исегезгә төшереп үтәбез, 15-17 майда Казанда татар хатын-кызларының дөньякүләм форумы узды. Самар өлкәсеннән дә форумда бертөркем гүзәл затлар булып кайттылар. 
Форумда катнашучылар 15е көнне кичен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ркаил Зәйдулланың “Үлеп яратты” спектаклен тамаша кылдылар.

 “Халкыбыз, ниһаять, тамырларына, милли үзаңына һәм иманына кире кайткан бу чорда үз туган телендә гомуми һәм дини белем алуга мохтаҗ. Нәкъ шушы, бүгенге көн өчен әһәмиятле мәсьәлә Ркаил Зәйдулла иҗат иткән “Үлеп яратты” пьесасының төп идеясен тәшкил итә. Сталин чорында мәдәниятебез коточкыч зур югалтулар кичерә: йөзләгән, меңләгән татар зыялылары, әдәбиятчылары, фән вәкилләре, җәмәгать эшлекләре һәм дин әһелләре юк ителә, ә аларның хезмәтләре тыела. Үзләрен аямыйча халкыбызга хезмәт иткән бу шәхесләрнең исемнәре, эшләре һәм фаҗигале язмышлары бүген тарих төпкелләреннән күтәрелеп тормышыбызга кайта бара һәм гүя кисәтү булып яңгырый…”- дип яза Г.Камал театрының рәсми сайты.

Бу спектакльдә камаллылар 20 нче гасыр башында, Сталин хаким иткән заманда дин һәм мәгариф әһелләренең репрессияга дучар булуын, шушы дәвердә татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый Мөхлисә Бубыйның да бу дулкынга эләгүен күрсәттеләр.

Хәзерге Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында ир туганнары тарафыннан оештырылган мәдрәсәдә укыткан, мәдрәсә ябылгач, Троицкида башлангыч кызлар мәктәбе мөгаллимәсе булып эшләгән, хатын-кыз укытучылар әзерләүче семинария мөдире, 1917 елдан соң Уфадагы Мөселман дини идарәсе әгъзасы һәм казыя булып сайланган Мөхлисә Бубый, “Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы” булуын күрсәткән яшерен белешмә нигезендә 1937 елда кулга алына. Аны һәм тагын 6 мөселман зыялысын, революциягә каршы милләтчел эшчәнлек алып баруда, чит ил разведкасы белән элемтә тотуда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итәләр. 1937 елның 23 декабрендә Мөхлисә Бубыйга чыгарылган хөкем карары башкарыла – ул атып үтерелә.

Автор тарафыннан алынган тема бер: нахакка гаепләнгән Мөхлисә ханымның фаҗигасе (хәер, аныкы гына түгел, бөтен милләтләрнең зыялы шәхесләренеке дә), күпме мәсхәрәләнүгә, кыйналуларга карамастан, намуслы булып калуы. Хаҗга барыр алдыннан НКВД хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынган Мөхлисә Бубый – татар хатын-кызы рухына мәдхия булып тора.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары тарафыннан куелган спектакльдә Мөхлисә Бубыйның төрмәгә кадәрге тормышы штрихлар рәвешендә генә бирелә. Аның кара фикерле надан муллага кияүгә бирүләре, аннан соң абыйларының аны ике бала (берсе – үз кызы, икенчесе – мәрхүмә асрау кызы) белән урлап алып кайтулары, 1911 елда мәдрәсәне патша жандармериясенең ябып кую күренешләре төрмәгә эләккән Мөхлисә хәтерендә яңара. М.Бубый гомер буе мәгърифәт, гуманизм идеяләрен, яхшылык тарата. Әлеге якты башлагычны режиссер И.Зәйни кыңгыраулар тоткан кызлар рәвешендә уңышлы сурәтләгән. Спектакль ахырында шушы кызларның караңгылыкта яктырткычлар тотып йөрүе дә әлеге идеяләренең дәвам итүен күрсәтә.

Әйтергә кирәк, пьесада бүгенге терминнар да яңгырый. Мәсәлән, оптимизация, Бердәм Россия дигән сүзләр кулланыла. Бу илебездә берни дә үзгәрми  дигәнне расламыймы соң?

Пьеса авторы Ркаил Зәйдулла әлеге спектакльдә милләт язмышы турында уйлануларга этәрә. Шуңа күрә дә ул Мөхлисә Бубый авызыннан “Милләт язмышы – татар хатын-кызлары кулында”, — дип әйттерә. Катнаш никахлар, ата-аналарның, бигрәк әни кешеләрнең балаларын татар мәктәпләренә бирмәве милләтнең бетүенә юл ача да инде. Ә Мөхлисә Бубый һәм аның ир туганнарының татар балаларының туган телдә белем алуы өчен тырышып йөрүе, мөселман дини идарәсендә гаилә эшләре бүлеген җитәкләве, хатын-кызларга белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен уңышлы хәл итүе, җәмгыятьтә аларның хокукларын яклау буенча күп эш башкаруы бүгенге гүзәл затларыбыз өчен үрнәк булып тора.

Мөхлисә ролендә – Г.Камал исемендәге театрның Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Дания ханым Мөхлисә Бубыйның трагедиясен, аның уй-кичерешләрен бөтен тулылыгы белән тамашачыга җиткерә алды.

“Үлеп яратты” дигән пьесаны карагач, милләт фаҗигасен күрәсең, татар-мөселман хатын-кызының рухи яктан никадәр көчле булуы, иман ныклыгына тагын бер кат инанасың.

samtatnews.ru

ДӘВАМЫ БАР

 

БУ ТЕМАГА:

1-DSC_0051Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды / 500 делегатов съехались в Казань для участия во II Всемирном форуме татарских женщин

*

*

*

* * *

1-DSC_1351КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры Кәмәрия Хәмидуллина: «Ана телендә укыту файдалы һәм отышлы!»

 

 

 

Просмотров: 1920

Комментирование запрещено