“Сөембикә” журналы бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте (ВИДЕО)

RRgw1zR6vTkКазанда үткән татар хатын-кызларының дөньякүләм форумының мәдәни программасы кысаларында тагын бер үзенчәлекле чара – “Сөембикә” журналының 100 еллыгына багышланган кичә бар иде. Татар хатын-кызларының өстәл китабына әйләнгән, затлы, зәвыклы, тирән эчтәлекле басманың юбилей чарасы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Кичәне II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары һәм шәрәфле кунаклары да (алар 500ләп кеше) тамаша кылды.

Кичәне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева «Сөембикә» җыры белән ачып җибәрде. Аның чыгышыннан соң сәхнәгә юбиляр редакция хезмәткәрләрен котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. Иң элек ул, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән дип, чәчәкләр тапшырды. “Менә 100 ел инде бу журнал халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итә. Аны беләләр, зурлыйлар. Казаныбызда гына түгел, күп өлкәләрдә, чит җирләрдә дә журналның һәр номерын көтеп алалар. “Сөембикә”нең максаты — хатын-кызлар тормышын, яшәү рәвешен күрсәтү, бала тәрбияләү серләрен ачу. Хатын-кызларны якынайту-берләштерүдә, телебезне саклауда журналның өлеше зур булды, — диде ул. — Шул журнал аша халкыбыз бик күп нәрсә белә ала. Мин үзем дә, ничәнчедер елларда, “Азат хатын” журналын ачып, белмәгән сүзләрне, фотографияләрне карап, шул журнал аша татарча аралашырга өйрәндем. Шуның өчен рәхмәтемне җиткерәм”, — диде Дәүләт Советы рәисе үзенең котлавында.

DSC_0139RRgw1zR6vTk

Котлау сүзләреннән соң, Фәрит Мөхәммәтшин редакциядә күп еллар хезмәт итүче журналистларга, хезмәткәрләргә һәм “Сөембикә”нең баш мөхәррире Ләйсән Юнысовага рәхмәт хатлары тапшырды.

“Сөембикә” журналын юбилее белән котларга ТР Дәүләт Советы депутаты, Президент каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова да килгән иде. Ул Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исеменнән журнал коллективын котлады. “Сөембикә» − заман белән бергә атлаучы журнал. Каләмегез нык, тугры укучыларыгыз һәрвакыт сезнең белән булсын. “Сөембикә” һәр йортта көтелгән кунак ул”, — диде һәм фонд исеменнән редакциягә сертификат тапшырды.

Юбилей кичәсендә Рөстәм Закиров, Алинә Шәрипҗанова кебек җыр сәнгате осталары, Мәскәү кунагы Наилә Фатехова, Кытайдан килгән Базарбай Бикчәнтәев һ.б. иҗатчылар халык күңеленә кереп калган борынгы җырларны башкардылар. “Казан” бию ансамбленең дәртле биюләре исә кичәне тагын да ямьләндерде. Чарада видеокотлаулар да яңгырады.

uKMqB93ijTg

Тәбрикләүләрр, җыр-биюләр белән үрелгән юбилей кичәсен алып баручы Илдар Кыямов һәм Миләүшә Сибгатуллина журналның тарихы белән таныштырды.

Татар халкында “кыз бала тәрбияләсәң, милләтне тәрбияләрсең” дигән гыйбарә яши. Димәк, “Сөембикә” милләтебезне тәрбияли дип авыз тутырып әйтә алабыз.

1-DSC_0051

Кичәне II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары һәм шәрәфле кунаклары да тамаша кылды. Уңнан икенче — атаклы татар язучысы Нәбирә Гыйматдинова.

DSC_0151

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары тамашадан соң.

* * *

100-летний юбилей отметил татарский журнал «Сююмбике».  Несмотря на свой солидный возраст, издание до сих пор пользуется популярностью у современных женщин. Основные идеи  печатного издания  — семейные ценности  и сохранение национальной культуры. В театре имени  Камала прошел праздничный концерт. Поздравления, благодарственные письма и медали торжественно вручил коллективу журнала  председатель госсовета  Фарид Мухаметшин.

 

samtatnews.ru

ДӘВАМЫ БАР

БУ ТЕМАГА:

Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды / 500 делегатов съехались в Казань для участия во II Всемирном форуме татарских женщин

* * *

КФУ каршындагы Ш.Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясенең директоры Кәмәрия Хәмидуллина: «Ана телендә укыту файдалы һәм отышлы!»

* * *

Мөхлисә Бубый образы — татар хатын-кызлары өчен якты үрнәк

* * *

Самар өлкәсендә дә «Ак калфак» җәмгыятенең бүлекчәсен ачырга кирәк, дигән карарга килдек без!

 

Просмотров: 1837

2 комментариев

  1. Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында уздырылган»Сөембикә» журналының 100 еллык юбилей тантанасында утырганда мин бик зур дулкынлану хисе кичердем.Көтеп алынган, яратып укыла торган басма булып калсын иде милләт аналары өчен генә түгел, барлык татар җанлы кешеләр өчен дә.