Минтимер Шаймиев удостоен медали «Совет Федерации. 20 лет» / Минтимер Шәймиев «Федерация Советы. 20 ел» медале белән бүләкләнде

25aa1b8d23d40598a8a5efc40f3ba79a_MПредставители Татарстана в Совете Федерации, работавшие в разные годы в верхней палате парламента, удостоены медалей «Совет Федерации. 20 лет».

Сегодня в ходе 51-го заседания Государственного Совета РТ глава татарстанского парламента Фарид Мухаметшин по поручению главы СФ Валентины Матвиенко вручил награды Госсоветнику РТ Минтимеру Шаймиеву, Фильзе Хамидуллину, Экзаму Губайдуллину и Алексею Пахомову.

Первый Президент Татарстана высказал слова благодарности за врученную награду. Также Минтимер Шаймиев поздравил парламентариев и всех собравшихся на заседание с Днем принятия ислама Волжской Булгарией, который отмечается сегодня.

Фарид Мухаметшин в свою очередь отметил, что Минтимер Шаймиев внес большой вклад в развитие российского парламентаризма. По словам спикера ГС РТ, все члены СФ от Татарстана активно и достойно защищали интересы республики в верхней палате российского парламента.

«Татар-информ»

* * *

Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко карары буенча «Федерация Советы. 20 ел» медале белән бүләкләнде.  

21 май көнне Татарстан Дәүләт Советы депутатлары парламентның чираттагы утырышына җыелды. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. Киңәшмә Россиянең сәяси һәм иҗтимагый тормышында актив катнашкан шәхесләрне Россия Федераль Җыенының Федерация Советына 20 ел тулу уңаеннан тәбрикләүдән башланып китте.

«Федерация Советы. 20 ел» медале белән беренчеләрдән булып Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүләкләнде. Әлеге мәртәбәле бүләкне аңа Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

- Минтимер Шәрип улы бик тыйнак. Минем шуны әйтәсем килә: ул хакимияткә килгәннән бирле Россия парламентында Татарстан мәнфәгатьләрен яклады, саклады. Минтимер Шәймиев бу югары бүләккә чын мәгънәсендә лаек шәхес, — дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Минтимер Шәймиевтан кала, «Федерация Советы. 20 ел» медаленә Татарстаннан тагын өч кеше лаек булды. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстанның атказанган икътисад белгече Филзә Хәмидуллин һәм Алексей Похомов төрле елларда Россиянең Федерация Советында хезмәт куйганнар.

intertat.ru

Просмотров: 1206

Комментирование запрещено