Тиздән бездә бик зур бәйрәм — 14 июньдә өлкә авыллары САБАН ТУЕ булачак!
Безнең Татар Әбдекие бик тә матур җирдә, Самара өлкәсе белән Татарстан Республикасының нәкъ чигендә урнашкан. Без үзебезнең ут күршеләребез Татарстанның Чирмешән һәм Лениногорск районнары халкы белән гел тыгыз элемтәдә, дуслар булып яшибез. Күршеләрең үзеңнән яхшырак булырга тиеш дигән халык әйтеме нәкъ алар турында инде. Май аенда башта безнең Татар Әбдекие Мәдәният йортында Лениногорск шәһәреннән җырчылар Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар, ә берничә көн үткәч, “Чирмешән энҗеләре” дип аталган төркем бик матур чыгыш ясады.