Соңгы кыңгырау яңгырый - сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
Бу көннәрдә Россиянең барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырый. Бүген, 23 майда, Самарның “Яктылык” мәктәбе дә чыгарылыш укучыларын зур тормыш юлына озатты.
Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.
Мәктәп директоры Радик Газизов чыгыш ясый.
Килгән кунаклар чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Мөфти Талиб хәзрәт Яруллинның чыгышы.
Мәктәпнең беренче директоры Хәридә ханым Дашкинаның матур теләкләре яңгыраганда.
Укучыларны Самар шәһәр округы депутаты Вячеслав Гришин тәбрикли.
Алмашка килгән беренче сыйныф укучылары.
Уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнарга — медальләр!
Бәйрәмгә килгән кунаклар.
«ИПОЗЕМбанк» президенты Лилия Сәлахова укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларга һәм аларның мөгалимәләренә акчалата грантлар тапшырды.
Чыгарылыш укучыларының беренче укытучылары Сәгыйдә Нуруллинаның тәбрикләве.
Әти-әниләр исеменнән чыгыш ясау. Сулдан беренче — чыгарылыш сыйныф укучыларының класс җитәкчеләре Мәрия Шәкирова.
Укытучыларга бүләкләр тапшыру.
Беренче сыйныф укучылары шигырьләр укыдылар һәм …
… апа-абыйларына бүләкләрен тапшырдылар.
Тантаналы линейка ахырында чыгарылыш сыйныф укучылары соңгы вальста әйләнде. Бу вакытта алар һәм чарада катнашучылар кичергән тойгыларны әйтеп тә, аңлатып та бетерерлек түгел иде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары һавага очырган күгәрченнәр мәктәп өстеннән бер әйләнделәр дә, югарыга омтылдылар.
“Очканда киртәләр очрамасын!” - дип теләп калдылар аларга укытучылар һәм ата-аналар.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
samtatnews.ru
Просмотров: 1656
Вальслары бик матур булган