Уйнагыз, Гали гармуннары!

IMG_7435_новый размерКамышлы районының Мә­дәният йортында Иске Ярмәк авылының гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең тууына 102 ел тулуга багышланган икенче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале булып узды.

Иртәнге сәгать 10 да сайлап алу туры башланып, ул төшке ашка кадәр дәвам итте. Программаны бик матур, эчтәлекле, саф татар телендә район мә­дәният бүлеге хезмәткәре Алсу Шәкүрова алып барды.

Дөрес, бу юлы гармунчылар үткән гармун ясау остасының 100 еллыгына багышланган фес­тивальдә катнашучылар саныннан азрак иде. Белмим, бу гармун белән кызыксыну кимүме, әллә башка бүтән сә­бәбе бармы?

Киләсе фестивальләргә ка­дәр бу мәсьәлә буенча җитди эш алып барырга кирәктер, мөгаен.

Сайлап алу турында гар­мунчыларның чыгышын хөр­мәтле жюри әгъзалары — өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Фәрхәд Мәх­мүтов, Оренбург өлкәсенең Се­верный районы балалар сәнгать мәктәбе мөдире Фәрит Мифтахов, Камышлы районының социаль ярдәм оешмасы җитәкчесе Наилә Галимова, Самара социаль-педагогия көллияте укытучысы Альбина Мәхмүтова һәм Камышлы районы мәдәният бүлеге җитәкчесе, жюри рәисе Раилә Сафиналар бәяләде. Бәя кую ансат булмагандыр, дип уйлыйм. Тик бәйге-бәйге инде ул, аның була җиңүчесе, була җиңелүчесе.

Көндезге сәгать 4тә фестивальнең гала концерты башланды. Беренче булып сүз Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка бирелде.

- Бүген безнең Камышлы район Мәдәният йортына төрле төбәкләрдән моң осталары, гармунчылар бәйгегә җыйналды. Бу бик шатлык­лы вакыйга. Тарих битләрен барласаң, элек-электән Рос­сия­нең һәр төбәгендә гармун ясаучы осталар булган. Без, камышлылылар да, шундый остазыбыз белән чын күңелдән горурлана алабыз, чөнки Гали аганың тальян гармуннары татар яшәгән бөтен җиргә таралган. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә оештырылган бу тантанага килгән кунакларга, гармунчыларга бәйрәмдә катнашулары өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга да исәнлек-саулык, иминлек, иҗади уңышлар телим. Бәйрәмебез мөбарәк һәм гомерле булсын! — диде ул.

Гармунчыларны котларга танылган “Ак каен” һәм “Наз” бию коллективлары, һә­вәскәр җырчыларыбыз Рәй­ха­на апа Мөхетдинова, Люция апа Ибраһимова, Фәния апа Гайфуллина, Мөдәррис ага Гыйззәтов, Руфия Ка­мил­җанова, Оркыя һәм Наил Га­лимуллиннар килгән иде. Алар­ның чыгышларын тамашачы һәрвакыттагыча кайнар алкышларга күмде. Әлбәттә инде, һәвәскәр артистларыбызның чыгышы бәйгедә җиңүче гар­мун­чыларның чыгышы белән үрелеп барды.

10 яшьтән 15 яшькә кадәр бер генә гармунчы булып, аңа беренче дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Ул — Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан Ирек Мотыйгуллин. Аңа 12 яшь кенә әле. Ирек Идрис улы, яшь булуына карамастан, инде күп кенә бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган егет. Моңлы итеп төрле гармуннарда уйнау­дан, җырлаудан тыш, үзенең мөлаемлыгы, сәхнәдә тотышы, зәвыклы милли кием­нәре белән үзенә тартып тора. Бер сүз белән әйткәндә, өметле бала, татарның ки­лә­чәге ул. Кызганычка каршы, аның белән ярышырдай яшь­тәш­ләре генә юк иде. Хәер, булса да, аңа тиңнәр булмас­тыр кебек.

Шулай да яшүсмерләр арасында гармунда уйнауга мә­хәббәт тәрбияли алмавыбызга офтанып куясың. Әгәр бу эшне шулай үз агымына гына җибәрсәк, гармунда уйнаучыларны якын вакытларда бармак белән генә санарга калмасмы икән?

26 яшьтән 35 яшькәчә гармунчылар номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә Кошки районы, Яңа Фәйзулла авылы егете Азат Туктаров; 36 яшьтән 50 яшькәчә гармунчылар арасында беренче дәрәҗә лауреат исеменә Камышлы районы, Яңа Усман авылы еге­те Мәгъдән Хәсәншин һәм Чулпан авылыннан Әсхәт Жумалетдинов, икенче дәрәҗә лауреат исеменә Айрат Фәлахов; 51 яшьтән 60 яшькәчә гармунчылар арасыннан өченче дәрәҗә лауреат исеменә Камышлы авы­лыннан Рәшит Гыйләҗев һәм Татарстанның Әлмәт районы, Минебай станциясеннән Ил­гизәр Мотыйгуллин, икенче дәрәҗә лауреат исеменә Дәүләткол авылыннан Рәшит Дәрҗеманов һәм Кошки районы, Фәйзулла авылыннан Ра­вил Миннебаев, беренче дә­рәҗә лауреат исеменә Оренбург өлкәсенең Бакай авылы егете Марат Шәйхетдинов лаек булдылар.

60 яшьтән 65 яшькәчә гармунчылар арасыннан өченче дәрәҗә лауреат исеменә Пох­вистнево районының Яңа Мансур авылыннан Миргазыян Сад­риев, икенче дәрәҗә лауреат исеменә Иске Усман авылыннан Әсфир Нуретдинов; беренче дәрәҗә лауреат исеменә Шенталы районының Денис авылыннан Фуат Төхвәтуллин; 65 яшьтән өлкән булган гармунчылар арасыннан Иске Усман авылыннан Мөкатдәс Нуретдинов — икенче дәрәҗә лауреат исеменә, Камышлы авылыннан Әсфәр Галәлетдинов һәм Иске Ярмәк авылыннан Мәдхәт Рәхимов беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Ансамбльләр арасында өчен­че дәрәҗә лауреат исе­менә Әлмәт районы, Кол­шәриф авылыннан “Морат” ансамбле; икенче дәрәҗә лауреат исеменә Похвистнево районы, Гали авылыннан гармунчылар дуэты — Дәрҗеман Салихов һәм Әсхәт Гарифуллин; беренче дәрәҗә лауреат исеменә Әлмәт районы, Минебай станциясеннән “Яшь күңелләр” ансамбле лаек булдылар. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Бәйгедә катнашкан Гали аганың туганнан туган энесе, Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән Наил Зыя улы Алтынбаев, Балыклы авылыннан өлкән яшьтәге гармунчыларыбыз Хәбибулла Нигъ­­мәтуллин, Габделхәй Ан­га­лышев, Камышлы авылын­нан Мөхәммәт Шәкүров, Рә­ши­дә Вафина, Әлмәт районыннан Илтизәр Җамалиев, Әхмәт Мөхәммәдиев, Самара шәһәреннән Гали Гыйльманов, Похвистнево районының Гали авылыннан гармунчылар дуэты — Сәгыйдулла Гобәев һәм Рәфкать Әхмәдиевлар да дип­ломнар һәм махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Әтисе хөрмәтенә уздырылган бәйрәмгә Гали аганың улы Җәгъфәр Гәрәев тә килгән иде. Ул район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Сафинага һәм бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәтен белдерде, абыйсы Әсфәндияр һәм үзе исеменнән иң яшь (Ирек Мотыйгуллинга) һәм иң өлкән (Габделхәй Ангалышевка) гармунчыларга акчалата бүләк тапшырды.

Менә бәйгенең кульминацион вакыты килеп җитте һәм җиңүченең — Гран-при иясенең исеме аталды. Ул Кошки рай­онының Иске Фәйзулла авылында туып-үскән, Самара шә­һәренең танылган “Идел” ан­самбле җитәкчесе Мидхәт Әминев иде. Мидхәт Шакир улы бу көнне төрле гармуннарда, курайда уйнап, тамашачының һәм инде, әлбәттә, жюри әгъзаларының күңелен яулады. Афәрин, Мидхәт!

Гран-при бүләк иясе үзенең чыгышында Камышлы һәм Иске Ярмәк авыллары халкының ку­накчыллыгы, бердәмлеге, бер­гәлегенә исе китүен әйтеп узды.

- Район башлыгы Рафаэль Камил улына, мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Нәгыйм кызына, бәйгенең барлык оештыручыларына, иганәчеләргә шундый зур бәйрәм үткәрүләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Иске Ярмәк авылы мәктәбенең музеен карап та хәйран калдым. Музей җитәкчесе Әлфия апа Баһаутдинова алдында хөрмәт белән баш иям, — диде ул.

Иганәчеләр дигәннән… Хә­­зерге заманда мондый зур фес­­тивальләрне алардан башка уздырып булмый. Менә бу юлы да шушы чараны үткәрүдә Самараның “Ипозембанк”ы, өлкә “Туган тел” татар җәм­гыя­те (җитәкчесе Ильяс Шә­күров), “Самара төзелеш компаниясе” (директоры Вил Мөхәм­мәтшин), “Итиль” фирмасы (җи­тәкчесе Рәшит Сәлахов), “Идел буе төзелеш компаниясе”, эшмәкәрләр Рөстәм Гаделшин (Тольятти шәһәреннән), Наил Кәлимуллин (Самара шә­һәреннән), Рөстәм Хисмәтов, Венера Абрарова, Илшат Каюмов, Булат Җиһаншин (Камышлы районыннан) ярдәм күр­сәт­теләр.

Рафаэль Баһаутдинов Ка­мышлы район хакимияте исе­меннән иганәчеләргә Рәх­мәт хатлары һәм истәлекле бү­ләк­ләр тапшырды.

Бәйрәм ахырына якынлашты һәм татарларның гимны булган “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.

Тамашачылар да, гармунчылар да киләсе фестивальләрдә дә очрашырга насыйп булсын, дигән теләктә таралыштылар.  Амин, шулай булсын!

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

«Бердәмлек».

Бу темага:

Камышлы янә гармунчыларның очрашу урыны булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Камышлыда II төбәкара «Уйнагыз, Гали гармуннары» фестивале үтте (ВИДЕО)

 

Просмотров: 1682

Комментирование запрещено