Яши әле, яши Әбдекием!

абдекиТиздән бездә бик зур бәйрәм — 14 июньдә өлкә авыллары САБАН ТУЕ булачак!

Безнең Татар Әбдекие бик тә матур җирдә, Самара өлкәсе белән Татарстан Рес­публикасының нәкъ чигендә урнашкан. Без үзебезнең ут күршеләребез Татарстанның Чир­мешән һәм Лениногорск районнары халкы белән гел тыгыз элемтәдә, дуслар булып яшибез. Күршеләрең үзеңнән яхшырак булырга тиеш дигән халык әйтеме нәкъ алар турында инде. Май аенда башта безнең Татар Әбдекие Мәдәният йортында Лениногорск шәһәреннән җырчылар Миләүшә һәм Рөстәм Идиятовлар, ә берничә көн үткәч, “Чирмешән энҗеләре” дип аталган төркем бик матур чыгыш ясады.

Аеруча чирмешәнлеләрнең тере тавыш белән җырлаулары, тальян гармуны моңы, матур биюләре авыл халкының йөрәгенә сары май булып ят­ты. Казанда “Йолдызлык” бәй­гесендә икенче урынны яулаган Рузилә Булатова башкаруында “Элмәлек” җыры, “Сандугач булып сайрар идем” конкурсында өченче урынны алган автор-башкаручы Айнур Галләмов, иң яшь җырчы Гөлназ Гатина, Парижда уздырылган романс­лар конкурсында лауреат исемен яулаган Снежана Иляева, һәм “Шома бас” бию төркеме аеруча мактауга лаеклы. Шуңа күрә барлык артистларга, бигрәк тә Чирмешән районы администрациясе  башлыгы Наил Шамил улы Зариповка, әбдекилеләргә безгә бушлай концерт бүләк иткән өчен, яраткан “Бердәмлек” газетабыз аша тамашачылар исеменнән чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тиздән бездә  бик зур бәйрәм — 14 июньдә өлкә авыллары САБАН ТУЕ булачак. Мәйданыбыз иркен, күңелебез киң, бүләкләр затлы, ярышлар күп, артистлар атказанган, сәхнә — су уртасында. Бәйрәм бик шәп үтәр, дип өметләнәбез һәм зарыгып кунакларны көтеп калабыз.

Табигатьтә бүген яз бара,

Яшел күлмәк киде җир-ана,

Аяз күктә кояш елмая,

Тату яшик якты дөньяда.

Яши әле,яши Әбдекием,

Җырга, моңга, данга күмелеп.

Туган җирне,үскән авылыбызны

Без  кайтабыз һәрчак  сагынып.

Рөстәм НУРЕТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1467

Комментирование запрещено