Субеевлар гаиләсенә бүләкләр

Безнең Самара өлкәсендә беренчеләрдән булып 1994 елдан Халыкара гаилә көне билгеләнеп үтелә башлаган иде. Менә быел да бу шулай булды. 15 майда Самара академия опера һәм балет театры бинасында шушы көнгә багышланган тантаналы чара уздырылды.
Самара өлкәсе губернаторы һәм хөкүмәте исеменнән бәйрәмгә килүчеләрне вице-губернатор – өлкә хөкүмәте рәисе Александр Нефедов тәбрикләде. Төбәгебезнең үрнәк 17 гаиләсенә балалар тәрбияләүгә һәм гаилә традицияләрен ныгытуга керткән зур өлешләре өчен өлкә губернаторының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулар арасында Похвистнево районыннан тугыз бала тәрбияләүче (шуларның җидесе тәрбиягә алган балалар) Гөлсинә Мөзәки кызы һәм Фәнил Шамил улы СУБЕЕВЛАР да бар иде. Читать полностью

Тагын бер күңелле кичә

Алькино-300x170Гали авылы Агротуризм үзә­гендә Похвистнево рай­о­нының 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бирегә район үзәгеннән, авыллардан, Самарадан бик күп кунаклар җыелган иде. Читать полностью