Тагын бер күңелле кичә

Алькино-300x170Гали авылы Агротуризм үзә­гендә Похвистнево рай­о­нының 85 еллыгына багышланган тантаналы кичә уздырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, бирегә район үзәгеннән, авыллардан, Самарадан бик күп кунаклар җыелган иде.

Килгән бер кеше иң беренче булып үзәкнең борынгы татар халкының көнкүрешен чагылдырган йорты белән танышып чыкты: ул читән белән әйләндереп алынган. Биредә, торбаларыннан төтен чыгарып, ике самовар кайнап утыра, абзарлар тулы төрледән-төрле мал-туар: йорт куяннары, урман тавыклары. Кунак өйе дә әби-бабаларыбыз заманындагы кебек җиһазландырылган: почмак­лы сәкеләр, сандык, ап-ак мич басып тора. Кунакларны шунда ук Рузия Моратова кайнар коймак белән сыйлый.

Көндезге сәгать икедә, халык җыелып беткәч, барысы да кафеның кунаклар залында корылган өстәлләр артына утырышып, тәмле ризыклар белән сыйланганнан соң, кичәнең төп өлеше башланды. Аны бик оста итеп район Мәдәният йорты җитәкчесе Гүзәл Гусарова алып барды.

Беренче булып кунаклар ал­дында район вәкиле Наталья Шелкаева чыгыш ясады. Ул район буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты, аңлатмалар бирде. Аннан сүзне район башлыгы Юрий Рябов алды.

- Районыбыз өчен мөһим эш­ләр бездә аз түгел. Аларның күбесен Расих Латыйпов башкарып, гамәлгә ашырып килә, моның өчен зур рәхмәт аңа. Без бердәм булып, бергә җиң сызганып эшләсәк, районыбыз тагын да күтәрелер, — диде ул.

Атказанган мәдәният хез­мәткәре, Похвистнево райо­ны­ның мактаулы гражданины исемен йөрткән ветеран журналист Галина Гладышева үзенең чыгышында сугыш һәм хезмәт ветераннарын искә алып үткәннән соң, Лиза исемле нәни кызчык­ны сәхнәгә чакырып алды. “Әни­се — немец милләтеннән, әтисе — чуваш, Гали авылында татарлар арасында яшәсә дә, урысча җырлый”, — дип шаяртты Галина Пантелеевна аның турында.

Лиза моңлы җырлары белән тамашачыларны таң калдырып, кичәнең мәдәни өлешен ачып җибәрде. Авылдашларыбыз, рай­он авылларыннан килгән төр­ле милләт үзешчәннәре кат­нашуындагы бу концерт, та­машачыларның алкышларына күмелеп, бик матур үтте.

Тантана ахырында сәхнәгә районның “Туган тел” татар оешмасы рәисе Расих Латыйпов күтәрелде һәм килгән кунакларга үзенең рәхмәтен белдерде. “Сабан туена, безнең концертларга, фестивальләргә рәхим итегез. Бер тату зур гаилә булып яшик”, - дип мөрәҗәгать итте ул Самарадан килгән хөр­мәтле кунаклар — Рифкать Ху­җинга һәм Надежда Осиповага.

 Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җи­тәкчесе Рифкать Хуҗин Расих Латыйповка рәхмәтләр әйтеп, зур чәчәк бәйләме белән Башкортстан балын бүләк итте һәм рәхмәт хаты тапшырды, “Самара татарлары” журналының яңа саннарын өләште. Самара өлкәсе губернаторы аппараты вәкиле Надежда Осипова Похвистнево районына бик матур самовар бүләк итте.

Похвистнево районының 85 еллыгына багышланган тагын бер кичә шулай күңелле генә үтеп китте. Тиздән Гали авылы Агротуризм үзәгендә узачак юбилейның төп чарасы да шулай истә калырлык булыр, дип ышанам.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1333

Комментирование запрещено