Геннадий Хазанов: «Раз так хорошо в Татарстане, то чего ж не остаться здесь жить» / Геннадий Хазанов: “Татарстанда бик әйбәт икән, ник әле монда яшәп калмаска?!”

Hazanov1Народный артист РСФСР, популярный актер театра и кино Геннадий Хазанов сегодня прибыл в Казань и признался, что настолько впечатлен Татарстаном, что не прочь здесь остаться жить.

Об этом он заявил на пресс-конференции в ИА «Татар-информ». Встреча с журналистами была посвящена гастролям Московского театра имени А.П.Чехова в Казани.

На вопросы также ответили режиссер, заслуженный деятель искусств России и основатель Театра Антона Чехова Леонид Трушкин и актриса театра и кино Анна Большова.

Геннадий Хазанов рассказал, что за почти полувековую свою актерскую жизнь объездил практически весь бывший Советский Союз. В Казань он впервые приехал в 1972 году.

«Казань производила впечатление запущенного волжского города. Было впечатление, что кому-то нужно было специально нивелировать внешний облик города – как долго убивался Ленинград, чтобы все забыли, что это бывшая столица Российской империи. К сожалению, частота приездов в Казань изменилась, и я здесь очень много лет не был», — сообщил он.

Приехав в столицу Татарстана, артист был потрясен теми изменениями, которые произошли за прошедшие годы.

«Позавчера вечером я разговаривал с одним человеком, его фамилия хорошо известна. В прошлом он крупный бизнесмен, но больше известен как отец Алсу. Будучи башкиром по национальности Ралиф мне сказал, когда я сообщил, что еду в Казань на гастроли, что завидует мне, так как это единственное место в России, где реально видны изменения, видно, зачем работает руководство Татарстана и для чего. Видно, какими бешеными темпами развивается республика. Ну, раз так хорошо здесь, то чего ж не жить-то здесь. Работая и живя с момента рождения в Москве – это скорее эмоциональная фраза, но за содержательную ее часть, она логична, я за это отвечаю», — сказал Геннадий Хазанов.

♦♦♦

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы пресс-мәйданчыгында Мәскәү сәнгать әһелләре белән видеоконференция булып, анда сәхнә сәнгате, шоулар “кухнясы”, тамашачы зәвыгы һәм аларга тәкъдим ителә торган продукция турында сүз булды.

Танылган театр һәм кино актерлары Геннадий Хазанов, Анна Большова, режиссер Леонид Трошкин белән булган матбугат конференциясендә, шулай ук, алар, ягъни Мәскәүнең А.П.Чехов исемендәге театры Казан гастролена алып килгән спектакльләре турында да фикерләште. Аерым алганда, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 26-30 майда 5 спектакль тәкъдим ителә: «Крутые виражи», «Ужин с дураком», «Морковка для императора», «Все как у людей» һәм премьера буларак — «Забор».

Социаль челтәрләрнең берсендә Геннадий Хазанов, минем Казанда яшисем килә, дип язган, аның шул теләге әле дә “яшиме” икән? Бу хактагы сорауга җавабын актер ерактан – 1972 елда беренче тапкыр Казанга килеп төшкәндәге хатирәләреннән башлады. Ул вакыттагы күренешне начар яктан сурәтләп, Казан Идел буендагы, әйтерсең, үз вакытында Ленинградның тышкы кыяфәтен ямьсезләгән кебек юри, методик рәвештә, начар хәлгә китерүгә дучар ителгән шәһәр иде, хәер, мин Казанны илнең ул вакыттагы башка шәһәрләреннән аермалы дип тә әйтә алмыйм, болай ярты гасырлык актерлык тормышымда элеккеге Советлар Союзын тулысынча йөреп чыктым дияргә була, диде. “Созвездие – Йолдызлык” фестивалена килгәч мин аны танымадым! Җырчы Алсуның әтисе булган гомуммәгълүм Ралиф Сафин белән өченче көн сөйләшкәндә гастрольга Казанга баруымны әйткәч, ул миннән көнләшүен әйтте, чөнки Россиянең чынлыкта яхшы якка үзгәрешләре сизелгән, ни өчен һәм ничек итеп Татарстанның җитәкчелеге эшләгәне күренеп торган төбәк бу, республика ашкынулы темпларда үсештә. Татарстанда бик әйбәт икән, ник әле монды яшәп калмаска?! Туганнан бирле Мәскәүдә яшәп эшләгәч, бу, мөгаен, хисси фразадыр, ләкин аның эчтәлеге мантыйкка туры килә, мин шуның өчен сүзләремә җавап бирәм”, — диде Геннадий Хазанов.

Анна Большова да, Леонид Трошкин да Казанны фәкать мактау сүзләре белән телгә алды.

Тамашачы һәм башкаручы темасына сүз чыгып, Г.Хазанов, хәзер башкаручы, тамашачыга караганда, күбрәк үзгәрде, үзенә күрә дифференциация булды, дип билгеләде. Спорт чаралары, телетапшырулар, шул исәптән “КВН” — күп кеше катнашындагы чаралар шоуга корылган булып, аудиториясе алдан ни рәвешле “эшкәртелүе”, аның сүзләре белән әйтсәк, зомбилаштырылуы турында сөйләде. Кайбер театрларның әдәп-әхлакны “онытуына” борчылуын мисалларда раслады.

Режиссерның актерга карата диктатурасы мәсьәләсендәге сорауга җавабында Леонид Трошкин, артистны режиссерлау, аның рухын мәҗбүриләү – ул хатын-кызны көчләү юлы белән бала ясауга тиң, дигән чагыштыру китерде. Геннадий Хазанов исә, спектакль режиссер белән алдан килешеп-сөйләшенеп эшләнсә, — бернинди сорау юк, әгәр үзбелдеклеләнеп сәхнәдә ни теләсәң шуны кылансаң, – аннары кирәгеңне аласың, диде ярымшаяртып.

Геннадий Хазанов язмышка ышануын танып, моны аерым мисалларда нигезләде. Дөньякүләм спорт чараларын стадионга барып караумы яки трансляциясен экраннан күзәтү кулай саныйсызмы, юморга, аерым алганда, үзегезгә карата булса ничек карыйсыз һ.б. шундый сорауларга җаваплар кызыклы булды. “Татар-информ” мәйданчыгындагы очрашуның язмасында болар белән танышу мөмкинлеге бар.

Видеоконференцияне алып барган “Татар-информ” агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский мәртәбәле кунакларга матрешка рәвешендәге Россия сувенирын — комуфляжга “төренгән” кара битлекле курчаклар җыелмасын, хәтәр заданиедан кайткан журналист, дип, истәлеккә тапшырды. Очрашуда катнашкан Казанның Социаль көнкүреш музее директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов исә совет чоры бүләкләре әзерләп килгән иде: Г.Хазановка — “Тройной” одеколон, Л.Трошкинга – Флера Сафиуллинаның татар телен үзлектән өйрәнү дәреслеге, А. Большовага – 35 тиенлек шариклы ручка, дөрес, Геннадий Хазановның татар телен өйрәнү теләге туып, ул бүләген режиссерныкы белән алыштырды. Соңыннан Р.Вәлиәхмәтов, муниципаль музейдагы күргәзмәгә урнаштырыр өчен дип, үзе белән алып килгән кыллы музыка уен коралына Геннадий Хазановның имза куюын үтенде: анда актерның фотосурәте төшерелгән иде. Г.Хазанов исә: “Жаль, что я не татарин!” дип язып имзасын салды. Кунаклар шулай ук “Татар-информ” баннерында теләкләрен язып калдырды, алар белән бергә төшәргә теләгән журналистлар, чират торып, фотосессия уздырды.

Просмотров: 1289

Один комментарий

  1. А когда я была в Казани меня преследовало чувство подавленности от того количества церквей, которое там размещено. Шок и боль для татара. Мусульманская и татарская столица должна быть вся пронизана духом «татарлыка», а этого, к сожалению, нет.