Йөрәкләр аша үткән чикләр

Нуруллин ОлегОлег Фәһим улы Нуруллин өчен май ахыры — икеләтә бәйрәм. Бөтен дөнья шау чәчәккә күмелеп утырган матур бу чорда ул үзенең туган көнен һәм һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Чик сакчылары көне алдыннан туган бу малайның язмышын йолдызлар язган, күрәсең. Антына тугры офицер, подполковник, разведчик, чик сакчысы Олег Нуруллин үзенең хезмәт юлы белән горурлана ала.

Чик сүзе тирән мәгънәгә ия. Ул бит җир өстеннән сызылган сызык кына түгел. Чикләр илләр аша да, йөрәкләр аша да үтә. Хәтта туып үскән шәһәреңнең аэро- һәм тимер юл вокзалы да чик булырга мөмкин. Һәм һәр җирдә гади халыкның тыныч тормышын тәэмин итүче уяу сакчыларыбыз бар.

Разведчиклар, гадәттә, аз сүзле, аралашырга яратмаучы кешеләр. Бу аңлашыла да — хезмәте шул! Шуңа күрә Олег Фәһим улы үзе турында күп сөйләргә яратмый. Хуҗасының никадәр четерекле һәм катлаулы эштә эшләве турында аның күкрәгендәге орденнары күбрәк сөйли.

Чик сакчысы карьерасын Олег Нуруллин 1988 елда башлап җибәрә. Ул, Дәүләт куркынычсызлыгы комитетының (КГБ) К.Е. Ворошилов исемендәге югары хәрби-сәяси чик саклау училищесын тәмамлаганнан соң, Әфган чигендә урнашкан Төркмәнстанның Керки шә­һә­рендә  офицер дәрә­җә­сендә хезмәт итә башлый.

Безнең чик сакчыларыбыз яңгырлы салкын төннәрдә һәм 50 градуслы эсседә тәүлекләр буе кизү торганда боевиклар да, наркокурьерлар да илебезгә үтеп керә алмаячаклар. Олег Фәһим улы сөйләвенчә, кача-поса килүче наркокурьерларны чик саклаучылар көн саен диярлек тоткарлыйлар. Ләкин кулга алынудан да, төрмәдән дә курыкмыйлар алар, эзлекле рәвештә граммлап та, килолап та, йөкләп тә наркотикларны чик аша кертергә маташалар. Зур күләмдәге әфьюнны күп вакытта боевиклар озата бара. Гадәттә, алар яхшы коралланган һәм мондый очракта атыш булырга да мөмкин.

Әфган чигендә наркокурьерлар белән уңышлы көрәш алып барганы өчен Олег Фәһим улы Нуруллин «За отличие в охране государственной границы» медале белән бүләкләнә.

1994 елда Нуруллинны «Самара» тикшереп кертү пунктына (КПП) күчерәләр. Ул анда оператив эш буенча җитәкче урынбасары булып эшли. Бу чик инде аның туган җире һәм, димәк, аның йөрәге аша уза. Пассажирлар арасыннан дош­манны танып, башкаларга зыян китермичә аралап алырга туры килә. Оператив эштәге чик саклаучылар корал, наркотик, контрабанда ташучы намуссыз гражданнар белән көрәшәләр. Самара аэропортында наркотикны ашказанында ташучылар Урта Азия кешесенең тоткарлануы турында телевизордан сөйләгәннәр иде. Менә шушы эшне нәкъ безнең героебыз үзенең хезмәттәшләре белән башкарган да инде.

Самарада эшләгән чакта Олег Фәһим улына Кавказга командировкага барырга да туры килә. Чечнядан кайткач ул икенче дәрәҗә «За заслуги перед Отечеством» ордены белән бүләкләнә. Юкка түгел, әлбәттә. Тик ул аның да нәрсә өчен бирелүе турында сөйләми, билгеле.

Ә 2008 елда, пенсиягә чык­каннан соң, Нуруллин  Мәс­кәүдә Россия Федераль миграция хезмәте җитәкчесе урынбасары булып эшли. Бер ай да үтмәгәндер, Грузия белән Осетия арасында низаг чыга. Аңа шул ук көнне Владикавказга очарга туры килә. Гаиләсенә: «Монда тыныч, атыш юк, кайгырмагыз», — дип хәбәр итә. Ә үзе бу вакытта Цхинвалның оператив штабында йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган халыкка вакытлыча документлар өләшә…

Яңа эшендә дә үзен тик яхшы яктан гына күрсәткән милләттәшебезне Россиянең Федераль Миграция хезмәте идарәсе җитәкчесе итеп бил­гелиләр. Олег Фәһим улы җи­тәкчелегендә 2012 елда Владивостокта Азия һәм Тын океан буе илләренең саммиты, 2013 елда Казан универсиадасы, 2014 елда Сочида уздырылган Кышкы Олимпия уеннарына әзерлек эшләре үткәрелә. Ул Кытай, Германия, Польшада уздырылган халыкара форумнарда, Берләшкән Милләтләр Оешмасы (ООН) утырышларында Россиянең Федераль Миграция хезмәте исеменнән катнаша.

Россия Президенты Вла­димир Путин карары бе­лән 2010 елда аңа Россия Фе­де­рациясенең дәүләт ки­ңәшчесе дигән класс дәрәҗәсе бирелә.

Гомумән, аның һәм хез­мәттәшләренең профессиональлеге һәм белеп эшләүләре нәтиҗәсендә без шәһәребез­нең тыныч урамнарында иркенләп йөрибез, бәйрәмнәрдә күп­санлы халык арасында курык­мыйча ял итәбез. Шушы ты­ныч тормышыбыз өчен тәҗ­рибәле чик сакчыларына рәх­мәт­лә­ребезне әйтеп, профессиональ бәйрәмнәре белән котлыйк. Ә хәрби конфликтлар ветераны, запастагы офицер, Олег Фәһим улы Нуруллинны туган көне белән дә тәбрик итәбез әле.

Гаиләләрегез янына исән-имин кайтырга насыйп булсын, ышанычлы чик сакчыларыбыз!

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1379

Комментирование запрещено