Әбдекинең киләчәге яшьләр кулында

Татар егетлэре

Ринат ӘБҮСӘЕТОВ крестьян хуҗалыгының алдынгы яшь механизаторлары Фидаил РӘҖӘПОВ һәм Илфат ЛОКМАНОВ.

Юл читендәге каен агачлары беренче матур яшеллеккә күмелеп утырган көндә, Камышлы якларыннан кайтып килгәндә, кояш баеп, эңгер-меңгер төшеп килүгә карамас­тан, басуда чәчү агрегаты эшләп торганын күреп, аның янында тукталырга булдым. Биредә мәш килеп, арпа чәчеп ятучы ике яшь егет үзләрен Фидаил Рәҗәпов һәм Илфат Локманов дип таныштырдылар, алар Татар Әбдекиеннән икән.

Егетләр авылдагы мәктәпне тәмамлагач, башта Шенталы район үзәгендәге профессиональ һөнәр училищесында механизатор һөнәрен үзләштергәннәр, аннан армия хезмәтендә үз бурычларын үтәп кайтканнар. Ә хәзер авылдашлары, крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Габделхак улы Әбүсәетов кырларында механизаторлар булып эшли башлаганнар. Йөзләренә тузан кунган егетләр, арыган булсалар да, бик шат иделәр. Чөнки игенче һөнәре аларга тумыштан бирелгән, дип әйтергә була.

- Әтиләребез гомер буе колхоз кырларында эшләделәр, икмәк үстерделәр, ә  без — яланаяклы малайлар, басуга килеп, алар янында көннәр буе тракторга утырып йөри идек. Йөрәгебездә туган авылыбызга, җиргә булган мәхәббәт нәкъ шушы вакытта бөреләнгән булгандыр инде, — дип сөйләделәр уңган-булган егетләр.

Әйе, “оясында ни күрсә, очканында шул булыр” ди татар халык мәкале. Бигрәк тә ир бала әтисе үрнәге буенча тормыш башлап җибәрә, минемчә. Без Фидаил белән Илфатны башкача озын-озак тоткарлап тормадык. Татар Әбдекие авылы читендә урнашкан сөтчелек фермасына барып, хуҗаның үзе белән сөйләшеп алырга булдык.

Безне ачык йөз белән каршы алып:

- Аллаһыга шөкер, хуҗа­лыкта эшләр әйбәт кенә бара. Сыерлар көтүгә чыкты инде, сөтне күп бирәләр. Чәчүдә дә сынатмыйбыз. Беренче вакытта нибары 30 гектар мәйданда гына икмәк үстергән  булсам, хәзер җир кишәрлегем мең гектарга якын инде. Менә арпа, солы, бодай чәчүне төгәлләп киләбез. Форсаттан файдаланып, миңа яхшы сортлы орлык­лар табуда ярдәм иткән авылдашым, бүгенге көндә Самара шәһәрендә яшәүче эшкуар Илшат Алмас улы Бикташевка зур рәхмәтемне белдерәсем килә.
Хуҗалыгыбызда бары тик булдыклы, эшчән кешеләр генә хезмәт итә. Равил Асылгәрәев, Алмаз Гыйззәтов, Шәүкәт Ташкаев, Равил Мөгаллимов — барсы да мактауга лаеклы механизаторлар. Исмәгыйль Сәлимҗанов, Илгизәр Закиров, Расих Гыйләҗев – орлык салучылар. Наилә Фаваризова аларны көненә ике мәртәбә тәмледән-тәмле ашлар пешереп сыйлый. Чәчүдә катнашучы механизаторлар 25- 30 мең сум хезмәт хакы алалар. Ә Фидаил Рәҗәпов белән Илфат Локманов — безнең алдынгыларыбыз. Алар бик тырышып эшлиләр. Менә шундый эшләргә иренмәгән, төрле авырлыклардан курыкмаган егетләргә ышанып була, алар авылыбызны саклап калучылар. Аның киләчәге — нәкъ менә шул яшьләр,
- дип сүзен төгәлләде канәгать хуҗа.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1440

Комментирование запрещено