Яшьнәп үткән яшьлек шаһитлары

Ахметовы (1)Олыгайган кеше сабый бала хөкеменә кала, диләр. Шулайдыр шул. Балаларының балаларына кадәр оя корып биргән кешедә яшьлек җегәрлеге калмый инде. Менә шул вакытта парлы тормышның кадерен белә башлыйбыз да. Чөнки картлыкта ир белән хатын бер-берсен тагын да тулыландырып, ярдәмләшеп, бер-берсенә терәк булып яши башлый.

Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында 60 ел бергә гомер иткән Сафиулла бабай белән Шәмсехәят әби Әхмәтовларга барып кергәндә, бабай абзар-кура тирәләрен чис­тартып, ә әбекәй аңа төшке аш пешереп йөри иде.

- Бабай, без синең белән ЗАГска кайчан бардык әле? — дип кычкырып сорый Шәм­сехәят әби.

- Без өйләнешкәндә 1954 елның кышкы ачы суыклары тора иде! Ул елны авылда барлыгы  67 туй уйналды. Авылыбызның иң зур чагы шул булгандыр инде. Ата-баба нигезен ташлап, читкә китү гадәте юк иде бит элгәре, — дип җавап кайтара Сафиулла бабай.

Аларның өйләнешү тари­хына килгәндә, бернинди сер-фәлән юк.  Ә беренче мә­хәб­бәтләре болай башлана: Са­фиулла, атына су эчерергә дип елга буена төшкәндә, җилкәсендәге көянтә-чиләген уйнатып, җәһәт атлап баручы кызны күреп кала. Шуннан аның күзе ачылып киткәндәй була. Кара син аны, бергә уйнап үскән Шәмсехәят бит бу!  Шуннан алар очраша башлыйлар.

Егетнең әнкәсе Саҗидә апа данлыклы юрган сыручы була. Ул көзге эшләр тәмамлангач, Шәмсехәятләргә юрган сырырга килә һәм сүзне үзе башлап: “Минем улым бик уңган, тәртипле егет. Ул сине бик ярата. Чык син аңа тормышка, ким-хур булмассың”, — ди.

Күптән түгел генә сугыштан кайткан әтисе Мирзаҗан да кызының яхшы кешегә баруын тели. Кызым авыл егетенә чыкса, яшьләргә өй салып бирәм, дип нәзер әйткән икән. Кыз әти-әни сүзен аяк астына салып таптамый. Хәер, егет аның үзенә дә ошый бит. Шулай итеп, бу сөйләшүләрнең ахыры шаулатып-гөрләтеп туй уйнауга кайтып кала.

Тормыш матур башланса да, алда аларны бәла көтеп торган икән. Яшь гаиләнең бер-бер артлы дөньяга килгән өч сабые да вафат була. Шәмсехәят әби сөйләвенә караганда, кызамык чире бер төн эчендә авылдан утызлап баланы алып китә.  “Авылдашлар кабер казып өлгерә алмыйлар иде”, — дип сөйли ул.

Ә менә аннан соң туган өч балалары исән-сау.  Әби белән бабай оныкларының, оныкчыкларының санын да төгәл генә исләренә төшерә алмадылар, шулхәтле күбәү икән.

…Сафиулла абзый җәен колхоз сыерларын, ә Шәмсе­хәят апа сарыклар караган. Көне-төне эшләп, балалар үстереп, тормыш алып бара торгач, гомер үткәне сизелмәгән дә. Аларның яшьнәп үткән яшьлек еллары шаһиты булып тик  Саҗидә әнкәйләре сырып биргән юрган, Мирзаҗан әти­ләре шыгырдап торган ап-ак бүрәнәләрдән салып биргән өй һәм балалары калган…

 

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1320

Один комментарий

  1. Озын -тигез гомер!Исян сау булыгыз!