Чәйханәгә рәхим итегез!

чайхана 006Самарның Җәмигъ мәсҗиде йортында чәйханә эшли башлады. Аны Самар һәм Чапай егетләре Наил Батыров белән Ринат Шамионов ачтылар.

Икесе дә дини, намаз укучылар. Ә Наил хаҗга да барып кайткан.

Чәйханәдә теләгән кеше чәй дә эчә ала. Биредә шулай ук татар һәм мөселман ризыкларын авыз итәргә була.

Кунакларны ачык йөз белән хуҗабикә Мәрьям Батырова каршы алып, аларга тиешле хезмәт күрсәтә.

Чәйханәдә нинди генә төрле чәйләр юк!

Һиндстан,

Кытай,

Цейлон чәйләре.

“Сауасеп”,

“Манго-маракуйя”,

“Дольче вита”,

“Төркиянең алмалы чәе” һәм башкалар.

чайхана 006чайхана 003

Мәрьям ханым сүзләренчә, халык аеруча яшел “Сауасеп” чәен, “Цейлон” кара чәен, “Фарсы (Персия) төннәре” (кара белән яшел кушылган) чәен яратып эчәләр.  ­

Чәйханәдә шулай ук

“Бразилия сантос”,

“Колумбия супремо”,

“Далат” һәм башка югары сыйфатлы кофе да сатыла.

Җәйге эссе көннәрдә салкынча чәйханәгә кереп, тәмле, югары сыйфатлы чәйләр эчеп, сөйләшеп, серләшеп ял итүе нинди рәхәт бит!

Чәйханәгә рәхим итегез!

Миләүшә ГАЗИМОВА язмасы һәм фотосурәтләре.

«Сәлам».

Просмотров: 2262

5 комментариев

  1. Режим работы: в зимний период с 11.00 до 21.00, в летний — до 23.00.
    Желательна предварительная запись по телефону: +7-927-725-30-94

  2. А режим работы тяжело было написать ? Татары есть татары….

  3. казахи построили? когда же татары жили в юртах7

  4. сегодня мимо проходила, красиво смотрится)))