Сталинград җирендә күркәм Сабантуй (ВИДЕОЯЗМА)

IMG_7745Үткән ял көннәрендә Волгоград өлкәсе, Светлояр районы, Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе уздырылды. Самара якларыннан да бу бәйрәмгә зур делегация барган иде.  Өлкә татар “Туган тел”, “Дуслык” җәмгыятьләре, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе, Камышлы районы вәкилләре барсын да үз күзләре белән күреп, герой-шәһәр Волгоград урамнарын иңләп кайттылар.  Безгә Чапурники авылында узган Сабан туе турында Иске Ярмәк авылының  атаклы “Ак каен” ансамбле һәм Мәдәният йорты җитәкчесе Наил ГАЛИМУЛЛИН сөйләде.

Волгоград өлкәсе шундый зур татар бәйрәмен беренче тапкыр кабул итте. Ни өчен бәйрәм Кече Чапурники авылында уза соң? Чөнки бу Волгорад өлкәсендәге иң зур авылларның берсе һәм анда 5 мең татар яши. Алар үзләре дә 26 ел Сабан туе бәйрәмен уздырып килгәннәр, ләкин бу хәтле зур һәм матур тамашаны беренче тапкыр күрүләре икән. “Гадәттә Сабан туебыз көндезге сәгать икеләрдә сүрелә иде инде, — дип хәйран калып сөйли шушы авылда яшәүче Фәйрүзә Низамова. - Ә бүген инде сәгать дүрт, ә бәйрәм әле кыза гына…”

 Чынлап та, бәйрәм бик яхшы итеп оештырылган иде. Самара өлкәсеннән килгән кунакларны Волгоградның Мамай курганы янындагы бик шәп кунакханәгә урнаштырдылар. Килгән көнне Волгоградның истәлекле урыннарын карап йөрдек, Мамай курганына мендек, Ватан-Ана һәйкәле, Мәңгелек ут янына барып, сугыш вакытында һәлак булган ватандашларыбызга баш идек.

IMG_7745

V Бөтенроссия татар авыллары Сабан туенда Самара өлкәсе делегациясе.

Бәйрәм икенче көнне, 24 майда башланды. Башта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Андрей Бочаров һәм башка мөхтәрәм кунаклар өлкәнең муниципаль берәмлекләре һәм иҗтимагый оешмалары көче белән оештырылган традицион бәйрәм ишек алларын карап уздылар.  Татарстанның Нурлат шәһәре бигрәк тә матур татар йорты күрсәтте. Анда кунакларны татар ашлары, кызу мунча, умарта ояларыннан яңа гына алынган бал кәрәзләре, чәкчәк көтә иде. Без дә чәкчәк һәм бавырсактан авыз иттек, татар туе йоласын карап уздык һәм  хуҗаларга рәхмәтләребезне әйтеп башка йортларны карарга киттек. Ә анда казакларның станицасы, украиннарның хатасы, русларның избалары да бик бай һәм матур итеп бизәлгән иде.

V Бөтенроссия авыллар Са­бан туе, гадәттәгечә, Та­тар­станның “Казан” һәм Вол­го­градның “Россиянең көн­чы­гышы” дип аталган бию ан­самбльләре,  өлкәнең үзеш­чән иҗат коллективлары көче белән куелган зур тамашадан башланып китте. Бу композиция татар тормышының иң фаҗигале вакытларын күр­сәтте. Ул “кара” һәм “ак” көчләр көрәшенә багышланып, баштан ахырга кадәр патриотик рух белән сугарылган иде. Украинадагы һәм Кырымдагы хәлләрдән соң бу бигрәк тә урынлы булып күренде.

Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов һәм губернатор вазифаларын башкаручы Андрей Бочаров сәлам сүзләре белән чыгыш ясадылар. Рөстәм Миңнеханов татарлар тормышына игътибарлы булуы өчен өлкә җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерде һәм Волгоград өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясенә микроавтобус бүләк итте, ә Сабантуй батырына «Лада-Калина» машинасын алып килүе турында хәбәр итте. Волгоград өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Андрей Бочаров та ат чабышларында җиңүчегә  «Daewoo Nexia» машинасын әзерләп куйган иде.

Тантаналы өлештән соң көрәш бәйгесе, төрле уеннар, җыр һәм биюләр башланып китте. Сабан туе кунаклары каршында “Голос” телеконкурсында җиңгән җырчылар Динә Гарипова һәм Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясадылар. Әстерханның “Чишмә” фольклор ансамбле дә бик матур җырлы-биюле композиция күрсәтте. Ә җирле казаклар мини-спектакль әзерләгәннәр иде. Ул, пушкадан ату һәм үзенчәлекле күргәзмәне үз эченә алып, бик матур тамаша булып узды.

Волгоград өлкәсе, Красноармейский районының ат спорты мәктәбендә шөгыль­ләнүчеләрнең чыгышын бәй­рәмнең бизәге дип атарга була.  Ә көрәш бәйгесендә Камышлы егете Илнар Төхбәтшин дә катнашып, 80 килограммга кадәр үлчәүдә өченче урынны алу бәхетенә иреште.

IMG_7940

IMG_7999

Ахырда Андрей Бочаров: “Сабантуй кызыклы һәм күркәм булып узды. Мондый чаралар Сталинград җирендә хөкем сөргән милләтара дуслыкны тагын да ныгытуга хезмәт итә”, — дип, бәйрәмгә нәтиҗә ясады.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язып алды.

«Бердәмлек».

 

Бу темага: 

Камышлы егете V Бөтенроссия авыл Сабан туеның көрәш ярышында өченче урынны яулаган / Камышлинский борец в числе призеров

 

 

Просмотров: 1951

Комментирование запрещено