Тырышсак, без дә булдырачакбыз

ак калфак (1)

Ульян өлкәсе “Ак калфак” оешмасында очрашу вакытында (сулдан уңга) Разия ӘЮПОВА, Асия МӨЛЕКОВА, Зәкия ВӘЛИТОВА, татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә САФИНА.

Ике атнага якын вакыт үтсә дә, мин әле һаман Казанда уздырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан алган тәэсирләрем белән рухланып яшим. Бу җыенда хатын-кызларыбыз турында күпме җылы матур сүзләр ишетергә, чит илләрдән, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез белән якыннан танышып сөйләшергә насыйп булды.

Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм­мәт­шиннның, форумны алып барган Казанның 2нче санлы Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллинаның, “Ак калфак” федераль оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың, Бөтен­дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның, күренекле язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың, башка күп деле­гатларның чыгышларында әйткән фикерләре, керткән тәкъдимнәре уйландырырлык иде.

Шунда мин бер делегат ханымның әйткән фикеренә игътибар бирдем. “Сарман татары белән Финляндия татары арасында нинди уртаклык булсын? - диде ул. - Читтә яшәүче милләттәшләребез үзләренең гореф-гадәтләрен дә, татарлыкларын да, туган телләрен дә саклап калганнар. Татарча бездән күпкә чистарак сөйләшәләр. Ә без “урыс белән бер җепкә төзелеп, гөрләшеп гомер кичерә торгач, үз йөзебезне шактый нык җуярга өлгердек инде”.

Бу сүзләр белән һич кенә дә килешмичә мөмкин түгел. Әнә Финляндиядән килгән делегатлар үзләренең өйдә гел татарча гына сөйләшүләре, аннан бер-берсен табышып, төрледән-төрле чаралар үткәрелүләре турында әйттеләр.

Гаиләдән соң милли тәр­биянең мәктәптә бирелергә ти­еш­леге турында җыенда кат-кат кабатланды. Күп төбәк­ләрдән килгән хатын-кызлар үзләренең бары 20 — 30 — 100 уку­чысы булган мәктәпләрнең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә без аерым-суы­рым булып утырган Самара хатын-кызлары “Яктылык” та­тар мәктәбе турында бер сүз әйтә алмавыбызга яндык-көй­дек. Дө­рес, Камәрия ханым Хәми­дуллина мәктәп, мәгариф темасына чыгыш ясамаганнарга, эш тәҗрибәсе турындагы тезисларны президиумга тапшырырга тәкъдим итте. “Без аларны да тарихка кертеп куярбыз”, — диде ул. Без шулай эшләдек тә. Тик, белмим, бу фикерләр өстәгеләргә барып җитәрме?

Бу форумда ишет­кән­нә­ремнән, күрешү­ләремнән һәм очрашуларымнан соң, үзе­безнең Самара төбәгендәге татар хатын-кызларыбызны бер­­ләштерү, “Ак калфак” оешма­сын оештыру теләге миндә тагын да арта төште. Безгә — барыбызга да, ныклап уйланырга, җиң сызганып эшли башларга күптән вакыт җиткәндер инде.

Казаннан кайтканның икенче көнендә үк безгә Ульян өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы үзләренең мәҗлесенә чакыру җибәрде. Самараның “Дуслык” региональ татар оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев үзенең автомашинасын бирде һәм оешманың интернет-сайты мөхәррире Гөлфия Кәримова белән без Ульянга, яңа танышларыбыз янына юл тоттык.

Биредә “Ак калфак” оешмасы 2005 елдан алып, менә инде тугыз ел дәвамында Ульян өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында уңышлы гына эшләп килә икән. Оешма белән беренче көннән Ульянның “Татар ашханәсе” хуҗабикәсе Асия ханым Мөлекова җитәкчелек итә. Аның инициативасы буенча хатын-кызлар күп матур чаралар, очрашулар, кичәләр үткәреп торалар.

Һәр елга, һәр айга эш планы булдырылган. Халыкка дини һәм дөньяви тәрбия бирү буенча эшләрне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башка милли оешмалар белән гел бергә, киңәшләшеп алып барырга тырышалар. Шушы максаттан чыгып, дини курслар, “Әниләр мәктәбе”, “Танышу клубы”, “Хаҗияләр клубы”, фольклор түгәрәге даими эшләп тора. Өлкәнең һәр районында диярлек “Ак калфак”ның бүлекләре булдырылган.

- Алда безне яңа бурычлар көтә, чөнки Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында әйтелгәнчә, милләтебезне саклап калуга үз өлешебезне кертү теләге көчле, — дип сөйләде мәҗлестә Ульян өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы рәисе Асия ханым Мөлекова.

Бу очрашуда, бездән тыш, Сахалиннан татар җәмә­гать­челеге вәкиле Зәкия ханым Вәлитова да бар иде. Аны Асия ханым Мөлекова хатын-кызлар форумыннан Ульянга махсус кунакка һәм тәҗрибә уртаклашырга чакырып китергән.

Зәкия ханым үзенең ничек итеп Сахалинда таралып яшәгән татарларны бергә берләштерүе, аларның милли проблемаларын хәл итәргә тырышулары турында сөйләде. Аңа бу эштә Казаннан да ярдәм күрсәтәләр икән. Мәсәлән, элек мәетне җирләргә җирне 20 мең сумга сатканнар. Хәзер Татарстан хөкүмәте, Татар конгрессы булышлыгы белән бу проблема уңай хәл ителгән.

- Тик шунысы кызганыч, Сахалин татарлары бик нык руслашкан. Аларның күбесе татар булырга ояла. Безгә бу юнәлештә сездән дә күбрәк эшләргә туры килә һәм киләчәк, - дип сөйләде Зәкия ханым Вәлитова.

Ульян өлкәсе “Ак калфак” оешмасының бу мәҗлесе өлкә татарларының Мәдәният үзәгендә үткәрелде. Без ульян­лыларның шушындый яхшы шартларда эшләүләренә шатландык та, гаҗәпләндек тә, хәйранга да калдык. Элеккеге административ бина капи­таль ремонттан соң өлкә губернаторы карары буенча ту­лысынча бөтенләйгә татар җә­мәгатьчелегенә бирелгән, түләүле штат та булдырылган, коммуналь хезмәтләр дә бушлай.

Безнең Самарада да матбугатта шундый татар милли үзәге төзелүе турында хәбәрләр күренгәләде. Тик бу хыялны кайчан тормышка ашачагы гына әлегә билгесез.

Без хәзер тырышып-тыр­машып 5 июньдә өлкәбездә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасын булдыру өстендә эшлибез. Ульян хатын-кызларының эш тәҗрибәсе бик тә ярап куяр, дип уйлыйбыз. Бергәләп эшләгәндә Самара өлкәсе хатын-кызлары да киләчәктә яшь буынны тәр­бияләүдә зур уңышларга ире­шерләр, дигән өметебез зурдан.

Разия ӘЮПОВА,

Самара өлкәсе татарларының “Ак калфак” оешмасын оештыру буенча инициатив төркем җитәкчесе, Самараның “Розалина” татар ашханәсе хуҗабикәсе.

Рузия ХӘЛИМОВА фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 2089

2 комментариев

  1. Идеал хатыннары дияргэ аларга))), ул алар белэн руководить итэчэк, эйтте диярсез.

  2. САМАРА ӨЛКӘСЕ татарларының “Ак калфак” оешмасын оештыру буенча инициатив төркем җитәкчесе? Стесняемся спросить : а с какой стати элкэ!
    Иртэгэ мин дэ областной татарский оешма ясармын «Идел» музыкальный ансамбль астында! Дуслык хатыннары дип исправте!

    Сайт администрациясе минем бэтен мнениены уткэрмисез? Ярар не буду про Разию писать все что думаю, ату опять не разрешите опубликовать. Но имею право сказать : Самар элкэ Ак калфак оешмасыныш житэкчесен выбрать итэргэ должны, хватить дурить народ! Это не элкэ, э просто дуслык хатыннары! Разия ханым хороша, но на место регионального общество Ак калфак должна прийти более интеллектуальный человек. Чем будет это общество заниматься: чак-чак печь? Канюкаевка чэй эчэргэ? Перед видеокамерами когда будет обсуждать вопрос о нецелесобразности курултая?
    Как вы мне все надоели со своими много числеными организациями! … Раньше было хорошо. Туган тел был и все!!!!!! Моральные уроды вы все!