“Өмет”ле Венера

Бүген Венера ханым Донская зур юбилеен – 75 яшен билгеләп үтә

Самараның Промышленность районында берничә ТОС (территориаль иҗтимагый үз­­идарә оешмасы) эшләп килә. Воронежский урамында урнашкан  “Надежда” (“Өмет”) исемле ТОС белән милләттәшебез  Венера Вәли кызы Донская җитәкчелек итә. Бу оешма сугыш ветераннарына аеруча күп игътибар бирә һәм бу эштә 5, 9, 83 һәм 141 санлы мәктәп укучылары катнашып, оешма әгъзаларына ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, районда яшәүче дүрт меңнән артык ветеранның һәрберсен туган көне, Җиңү көне, Олылар көне белән кот­лап, күчтәнәчләр өләшү өчен генә дә күпме көч, күңел киң­леге, рухи байлык кирәк бит. Лә­­кин алар барысына да өлге­рәләр.

Оешма район Советы, шә­һәр Думасы депутатлары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Шуңа да аларның эше уң һәм ветераннар тарафыннан бик яхшы бәяләнә.

Бүген Венера ханым Донская үзе дә зур юбилеен – 75 яшен билгеләп үтә. Ул гомеренең 40 елын 4 ГПЗ заводында эшләп уздырган, донор буларак авыруларга кан биреп торган, тормыш иптәше белән бергәләп ике бала – ул белән кыз, үстергән. Венера ханым бүген дә сафта, бик актив кеше буларак яшьләргә патриотик тәрбия бирә, ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтә.

Без Венера Вәли кызы Донскаяны туган көне белән чын күңелебездән котлап, тагын күп елларга  корычтай сәламәтлек, озын гомер, эшендә уңышлар, тормышында ак бәхетләр телибез.

Баязит КАЗАКОВ, сугыш ветераны.

«Бердәмлек«

Просмотров: 1830

Комментирование запрещено