Бүген — Халыкара балаларны яклау көне!
Без, әти-әниләр, бу болгавыр заманда балаларыбыз өчен борчылып, бала үстерү, дөрес тәрбия бирү хакында кайгыртып яшибез.
Кайберәүләр: “Балага өйдә бирелгән тәрбиядән дә әһәмиятлесе юк”, — дип бала үстерүне әби-бабаларына тапшырса, мин: “Бала үз яшьтәшләре арасында үсәргә тиеш”, - диючеләр яклы һәм баламның яше җитү белән улымны яныбыздагы 188нче муниципаль балалар бакчасына бирдем.
Бакчасы җиһазлары белән бик бай булмавы күңелне бераз боектырса да, якты, чиста бүлмәләр, ашау-эчү ягы, кайгыртучан тәрбиячеләр белән, әни кеше буларак, мин бик канәгать. Ә инде бер тәрбиячебез Зөһрә Вәли кызы Измайлованың үз милләт кешебез булуы, аның белән баламның бакчадагы тормышы турында рәхәтләнеп татарча сөйләшү мөмкинлеге мине аеруча куандырды. Ул һәрвакыт ата-аналар белән аралашып, балаларыбызны тәрбияләүдә безнең өчен чын ярдәмчебез, якын дустыбызга әйләнде.
Беренче ата-аналар җыелышында ук Зөһрә Измайлова: “Без шөгыльләнгән “Үсеш” (“Развитие”) программасының төп юнәлеше — сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү”, — диде һәм нәниләрнең күптөрле эшчәнлеге уеннар ярдәмендә оештырылуын аңлатты.
Тәрбиячеләрнең эш нәтиҗәләрен без, ата-аналар, балаларның үсешендә күрәбез: алар матур итеп шигырь укырга, җырларга өйрәнәләр, апалары ярдәмендә үз куллары белән безгә бүләкләр ясыйлар.
“Әмирнең энергиясе ташып торганга бик шук, аңа күбрәк физик күнекмәләр кирәк”, — ди минем малай турында тәрбияче апалары һәм бакчада сабыйлар организмын чыныктыру максатларында ясалган музыка һәм спорт залларына улымның бик теләп йөрүен сөйли. Аның сүзен исбатлагандай, Әмир бию көен ишетү белән кулларын биленә куеп чүгеп-чүгеп бии башлый.
Кечкенә балалар белән эшләү авыр, әлбәттә. Шуңа карамастан, безнең балаларыбызга тәрбия биреп, аларны караган өчен үзебезнең тәрбиячеләргә бик рәхмәтлемен. Үзем эштә вакытта баламның ышанычлы кулларда булуы мине куандыра һәм тынычландыра. Балаларны яклау көнендә бу бигрәк тә зур әһәмияткә ия.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1418