Фәүзия Бәйрәмовага багышланган бу мәкаләне Туфан ага Миңнуллин вафатына бер ай кала язган / Эту статью о Фаузии Байрамовой Туфан ага Миннуллин написал за месяц до смерти

D0D19493-D75A-45EE-8102-152985AF677F_mw800_s

Бу мәкаләне Туфан ага вафатына бер ай кала язган. 26 апрельдә, шигырь бәйрәмендә, ул аны «Казан утлары» журналы редакциясенә китерер, дип вәгъдәләшкән булганнар. Китереп җиткерә алмаган… Ләкин, шөкер, укучыларыбызга барып ирешә ул.

24 март көнне (2012 ел) минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды: Казан милли-мәдәни үзәгендә Россия татар авыллары эшмәкәрләренең җыенында Фәүзия Бәйрәмова миңа «Ачылмаган татар тарихы» исемле китабын бүләк итте. Дөрес, башта ул китапны автограф-фәлән язмыйча гына биргән иде. «Язып бир», — дигәч, титул битенә шундый сүзләр язылган китапны сузды. «Хөрмәтле Туфан абыйга! Милләтебез бөек һәм фаҗигале юл үтте, ул бәхеткә дә, бәхетсезлеккә дә лаек. Сез бөтен гомерегезне татар халкын бәхетле итүгә багышладыгыз. Милләтебезнең азат булган көннәрен күрергә насыйп итсен иде. Без башлаган эшне балаларыбыз дәвам итсен иде!» Язылганның ихласлыгына ышандым: Фәүзиянең холкы, ялгышмасам, ак белән карадан гына тора — сүзнең матурын да, матур булмаганын да бәреп әйтә, әллә нинди бормалы-сырмалы, икеле-микеле җөмләләр эзләми. Мактау сүзе, әлбәттә инде, аңардан сирәгрәк чыга.

Автограф турында шулай озын итеп язуымның сәбәбе — озак еллар ул миңа кырынрак карап йөри. Кайчакларда сәлам дә бирми узып китә. Сәбәпләре бардыр инде — төрле фаразлар кылып үткәннәрдә казынасым килми. Мин үзем дә бит сер бирүчеләрдән түгел, «не хочешь, как хочешь» принцибы белән яшим. Бигрәк тә хатын-кызларга карата. Хатын-кыз белән бәхәскә керүне мәгънәсез эш дип саныйм. Чөнки хатын-кыз беркайчан да сүзен бирми, мин ялгышамдыр, бәлки, дигән сүзне үтерсәң дә әйтми. Бер гаишникның әйткәне искә төште: «Ир-ат шоферлар юл кагыйдәләрен бозганнарын таныйлар, ә бер генә хатын-кызның да таныганы юк», — дигән иде ул. Максималист, «экстремист» хатыннардан шүрлим дә әле: алар үзләренең хаклылыгын раслар өчен сүз сайлап тормыйлар — ишетмәгәнеңне ишетәсең. Фәүзия дә хатын-кыз. Нихәтле генә талантлы, ничаклы гына акыллы, белемле булса да, хатын-кыз. Горурлыгы тәкәбберлек янәшәсендә торган мөстәкыйль фикерле татар хатыны. Аның ара-тирә «ычкынып китеп» әйтеп ташлаган кайбер сүзләре мине һәрвакыт сагайтты, аның татар милләте өчен аяусыз көрәшүенә соклансам да, аңардан читтәрәк торуны хәерлерәк санадым. Мин генә түгел, бүтән милләтпәрвәрләр дә аңа бигүк якын килмиләр. Хәер, Фәүзия үзе дә якынаерга тырышмый бугай. Хәтеремдә әле, Бөтендөнья татар конгрессының бер җыелышында Фәүзия трибунадан залга күз ташлады да: «Бу залда милләт турында кайгыртучы берәү дә юк», — диде. Җыелышны алып баручы Разил Вәлиев тапкыр кеше: «Нишләп булмасын, Фәүзия ханым, сез бар бит», — диде.

Фәүзия Бәйрәмованың холкына кагылышлы тагын бер вакыйганы әйтәм дә, төп сүзгә күчәм. Моннан утыз ничәдер еллар элек мәрхүм Илдар Юзеев белән Бауман урамындагы Матбугат йортының коридорыннан барабыз — каршыбызга кәс-кәс басып бер кыз килә. Безнең каршыбызга туктады бу: «Сез үзегезне бөек драматургларга саныйсыз инде, менә мин язып күрсәтәм әле сезгә пьесаның нинди булырга тиешлеген», — диде дә, кәс-кәс атлап китеп тә барды. «Кем булды бу?» — дип сорадым Илдардан. Илдарның ни әйткәнен инде хәтерләмим, көлгәнебез хәтердә. Менә шундый холык Фәүзияне гомер буе озата бара. Ләкин аның холкын кабул итмәсәләр дә, татар язмышы өчен борчылучылар аны читкә тибәрмәделәр. Бүген дә ул Бөтендөнья Татар конгрессының башкарма комитеты әгъзасы. Мин шәхсән Фәүзиянең холкын өнәмәсәм дә, аны хурларга теләүчеләр ягына бер карыш та аяк басмадым, аны якларга тырыштым. Язучылар берлеге идарәсе утырышларында берничә тапкыр аны Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим иттем, ләкин аның кандидатурасы яшерен тавыш биргәндә төшеп кала торды. Фәүзия, горур шәхес буларак, андый бойкотларга исе китми, ялынып-вакланып йөрми — эшлисен эшли, язасын яза бирә. Мин аның язганнарын даими укып барам. (Даими укып барган язучыларым биш-алтыдан узмый). Язганнарына бәям югары. Талантлы кызыбыз, чын көрәшче шәхес, кыйбласы төгәл билгеләнгән. Кайвакыт язганнарына хөрмәтемне үзенә әйтергә теләгәнем дә бар, ләкин тукталып калам. Чәнечкеле берәр сүз ташлар да, ачуымны чыгарыр дип дәшми калам. Мин бит әле, ачуым да бер килмәгәе, аңардан күп яшькә өлкәнрәк тә. Шулай йөри бирәм, ниндидер тәкәббер кызыйга мәхәббәтен белдереп вакланырга теләмәгән егет шикелле.

Эшмәкәрләр җыенында Фәүзия искиткеч төпле, акыллы чыгыш ясады. Бу юлы мин аңа мактау сүзләремне әйтмичә булдыра алмадым, Фәүзия елмайды. Карале, елмайганда бигрәк чибәр икән бу ханым — йөзенә туры караганым юк иде.

Инде бүләк ителгән китапка күчик. Андагы сәяхәтнамәләрнең барысы белән дә диярлек, әйткәнемчә, таныш булсам да, китапны тулаем укып чыктым. Сәяхәтнамәләрен автор үзе фәнни-популяр язмалар дип атый. Әлбәттә, шулай. Ләкин алар Фәүзиянең татар дөньясы буйлап сәяхәт кылуларының нәтиҗәсе. Сөбханалла, кайларга гына барып чыкмаган ул. Әгәр дә Галимҗан Ибраһимов исән булса, теге заманда язган «Татар хатыны ниләр күрми» хикәясен ертып ташлар да, бүгенге татар хатынының күргәннәрен исе китеп, сокланып язар иде. Мин үзем дә йөрим татар арасында, мин дә күрәм Фәүзия күргәннәрне, мин дә сөенәм, мин дә көенәм, ләкин язганнарым фәнни дәрәҗәгә күтәрелә алмый, күрәсең, мин тарихчы галим түгел. Фәүзия Бәйрәмова татар тормышын бүгенгесе һәм үткәне белән бәйләп карый, еш кына ул тарихка, тормышка галимнәр карашыннан күз сала. Бу аның күп укуын, тирән мәгълүматлы булуын раслый торган факт. Әлләни калын булмаган китапта Россиядә татарны юк итү сәясәтенең ничәмә гасыр буе эзлекле рәвештә баруы дәлилләп, күп санлы мисаллар белән күрсәтелә. Әйе, бу илдә җәмгыяви формацияләр үзгәреп тора (феодализм, капитализм, империализм, социализм, тагын капитализм) ә руслаштыру сәясәте үзгәрми; патшалар, генсеклар, президентлар алышына, рустан башка милләтләрне юк итү планы гына алышынмый. Фәүзия галим-публицист буларак боларны анализлый. Моңа бер генә шовинист галим дә каршы чыгып, Фәүзияне милләтләр арасында низаг тудыруда гаепли алмый һәм алмаячак. Моннан ике-өч ел элек «Комсомольская правда» газетасында сатирик Михаил Задорнов Россиянең тарихын аллы-гөлле итеп сурәтләгән иде. Анда, имеш, колониализм да, инквизиция дә булмаган. Мин аңа җавап язарга алындым. Элеккеге союздаш республикаларның асылда колонияләр булуын яздым да, инквизициянең булганын раслау өчен мисаллар эзләргә тотындым. Фәүзия мәкаләсеннән таптым мин аны. Урал ягында көчләп чукындырылган бер мөселман татар хатынының яңадан үз диненә кайтканы өчен Россия патшасы указы нигезендә яндырып үтерелгәнен Фәүзия язып чыккан иде. Шуны да кабатлап, «Звезда Поволжья»дә мәкалә бастырып, аны «Комсомольская правда»га җибәрдем. Дәшмәделәр. Ялганнары тотылганын аңладылар. Фәүзиягә тикшерү оешмаларыннан туктаусыз бәйләнеп торалар, ләкин гаепләрлек фактлар таба алмыйлар, чөнки аның һәр җөмләсе, һәр сүзе фактлар белән исбатланган була.

Китапның «Мишәрләр иле» дигән бүлеге миңа аеруча тәэсир итте. Белмим икән ләбаса мин татарның бу кавемен. Аннан-моннан ишеткән белән генә йөргәнмен. Бигрәк тә мишәрләрнең борынгы бортас кабиләсенә барып тоташуы кызыклы булды һәм бу ышанырлык итеп дәлилләп язылган. Безнең Тау ягында (Кама Тамагы, Апас районнары) Бортас исемле авыллар бар. Без бит  мишәрләр  күпләп  яшәгән  якларга  якынрак. Димәк, бәйләнеш  бар. Фәүзиянең тарихчы гына түгел, публицист та булуы, мишәр кавеменең татар тарихындагы урыннарын бүгенге халәтләре белән бәйләве бигрәк тә отышлы. Мин автор белән тулысынча килешәм — ул көчле, уңган, булган, үҗәт кавемнең гомумтатар яшәешендә роле бик зур, гомеребез озын булсын дисәк, бергәлекне тагын да ныгытырга, кыйблабызның бер юнәлештә булуын сакларга кирәк.

Китапның «Татар Уралы» өлеше дә тарихи чыганакларга таянып Фәүзиячә язылган. Нух пәйгамбәр темасы минем өчен бераз сәеррәк, әлбәттә. Автор арттырыбрак җибәрмәде микән дип тә уйлап куйдым. Ләкин тарихтан надан башым белән бәхәсләшергә алынмыйм. Әмма ул якларның борын-борыннан төрки-татар җирләре булуы (һәрхәлдә, урысныкы түгел) бәхәссез. Аның өчен әллә кая барырга кирәкми, безнең төбәктән алып Тын океанга хәтле араның топонимикасына гына игътибар итәргә кирәк. Безне кыргый даладан чыккан кыргый халык дип язганнарына җен ачуым чыга иде. Юк шул, Фәүзия әйткәнчә, без тау кешеләре. (Хәер, дала халкы булсак, ни начарлыгы бар?). Заманында шуны дәлилләргә тырышып бер мәкалә дә язган идем. Безнең халык тауның образын кешегә охшатып сурәтләгән: Тау башы, тау түбәсе, тау бите, тау күзе, тау муены, тау күкрәге, тау биле, тау итәге, тау сырты… Әле тагын мин ишетмәгәннәре дә бардыр. Белмим, тагы кайсы халыкта бар тауны кеше итеп сурәтләү?

Мин  Урал  төбәгендә  татарларның  татарлыгы шактый  ук  яхшы сакланган  дип  уйлый  идем, бактың  исә  анда  милләтебезнең  хәле  нык уйландырырлык икән. Әйе, нәрсәнең ни икәнен үз күзең белән күргәч кенә аңлыйсың шул. Фәүзияне укыгач, шактый ук шомлы уйлар килде. Элегрәк тә Фәүзиянең аерым мәкаләләрен укып, шул як кешеләре белән очрашып хәл-әхвәл белешеп, кайбер авылларда үзем дә булып Урал төбәге татарлары тормышыннан, тарихыннан азмы-күпме хәбәрдар идем. Хәлләребез монда да бигүк әйбәттән түгел икән. Милләтнең үз-үзен саклау иммунитеты ярыйсы ук какшаган. Әлбәттә, моның сәбәпләре бар — ничәмә-ничә гасыр буе изелеп, мыскыл ителеп килгән татар көрәштән арып аянычлы язмышына буйсынган, киләчәгенә кул селтәгән. Күп кенә татарларга татар булуның кирәге юк, аңа кем булса да инде барыбер. Урыс дип язсалар да барыбер, башкорт дип язсалар да барыбер, диннән ваз кичсә дә барыбер. Иманы да инде тотрыксыз. Мондый татарны ничек хак юлга чыгарырга? Чын көрәшче Фәүзия Бәйрәмова да «Бу сорауларга мин дә җавап таба алмыйм…» — ди. Бердәнбер өмет Фәүзия һәм без күргән көчле рухлы, динле, иманлы татар авылларында татарның башбирмәс егетләре-кызларында. Алар, Аллага шөкер, бар әле. Кыскасы, гыйбрәт алырга да, үрнәк алырга да мисаллар күп.

Фәүзиянең әлеге һәм аңа чаклы чыккан китапларында бары тик бер генә максат — татар халкын югалтудан саклап калу. Аның өчен бәйсезлеккә ирешү. Бу бөтен милләтпәрвәрләрнең да максаты. Ләкин ул бәйсезлеккә ничек ирешергә? Фәүзия язуынча, Идел — Урал легионнарын җитәкләүче татарлар да ул турыда уйланганнар. Легионнарда җанын саклап калырга теләүчеләр белән бергә, әлбәттә, Германия ярдәме белән татарның мөстәкыйль дәүләтле чорын кире кайтарырга хыялланучылар да булган. Андыйларны Фәүзия хөкем итәргә ашыкмый. Мин бәхәскә кермичә генә шуны әйтә алам — бәйсезлек яулап алуның мондый юлы — наивлык. Безгә Германия дә, Америка, Кытай, шул исәптән Россия дә бәйсезлек бирмәячәк. Жириновский әйтмешли, «Надо было в свое время защищать свое государство, сейчас нечего рыпаться».  Бу  сүзләрне ул 1990  елда, Мәскәүдә, Съездлар  сарае фойесында журналистларга әйткән иде.  Дәүләтчелегебезне кайтару өчен безгә бер генә юл — иң элек рухыбыз ирегенә, рух бәйсезлегенә ирешү. Җаны бәйсез булган милләт кенә үзен саклап кала алачак. Фәүзия дә шуның өчен көрәшә, иманга кайтырга чакыра. Моның өчен аны берәүнең дә гаепләргә хакы юк.

Бу уңайдан Фәүзия Бәйрәмованың 2010 елда Чаллы шәһәр судында ясаган чыгышы татар тарихына аерым сәхифә итеп теркәп куярлык факт. Анда көрәшче кызыбыз дөньякүләм әһәмияткә ия чыгыш ясаган, үзен бөек сәясәтче итеп күрсәткән, аны хөкем итәргә алынучыларның мескенлеген раслаган. Ул чыгышны китабына кертеп Фәүзия бик тә дөрес эшләгән. Аны укыгач, минем күз алдымда Фәүзия тагын да үсеп китте.

Фәүзиягә бер генә теләк: ул (сәбәпләре дә бардыр) язучы каләмдәшләреннән бераз читләште. Татар язучылары арасында төрлесе бар, әмма безнең барыбызны милләт язмышы берләштерә. Монда, минемчә, битарафлар юк. Бергәрәк булыйк, фикерләр уртаклашыйк, аңлашыйк, рухыбызның бөтенлеген ныгытыйк. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы. Бер чыгышымда мин фашистлар Мәскәү янына килеп җиткәч политрук Крючковның «Отступать некуда, позади Москва» дигән сүзләрен бүгенге халәтебезгә туры китереп «Чигенергә урыныбыз юк, артыбызда милләт язмышы» дигән идем. Фәүзиянең ачынып (куанып та) язганнары шуны раслый.

Туфан Миңнуллин.

 3 апрель, 2012 ел.

«Казан утлары»

* * *

Эту статью Туфан ага Миннуллин написал за месяц до смерти. еТатар”предлагает перевод материала, опубликованного в №7 журнала “Казан утлары”.

24 марта (2012 года) стало для меня днем неожиданным: в национально-культурном центре “Казань” на съезде предпринимателей татарских сел России Фаузия Байрамова подарила мне книгу “Ачылмаган татар тарихы” (“Нераскрытая история татар”). Правда, сначала она вручила мне книгу без автографа. Я сказал: “Напиши”. И тогда она написала следующее: “Уважаемый Туфан абый! Наш народ прошел великий и трагический путь, он достоен и счастья и страданий. Всю свою жизнь вы посвятили счастью татарского народа. Пусть вам будет суждено увидеть свободу нашей нации. Пусть начатое нами дело продолжат наши дети!”.

И я поверил в искренность написанного: характер Фаузии, если я не ошибаюсь, состоит только из белого и черного – и красивые слова, и слова далеко не приятные она говорит открыто и, что называется, в лицо, т.е. не ходит вокруг да около. Безусловно, слов похвалы от нее дождаться сложно.

А причина такого подробного описания автографа заключается вот в чем: многие годы она смотрела на меня искоса. Иногда даже не здоровается со мной. Есть, наверное, этому свои причины – не хочется мне ковыряться в прошлом. Я ведь и сам живу по принципу “не хочешь, как хочешь”. Вступать в спор с женщиной вообще считаю делом бессмысленным. Потому что женщина никогда не признает свою неправоту. Вспоминаются слова одного гаишника: “Мужчины признают, что они нарушили правила дорожного движения, а женщины никогда”. А женщин-максималисток я даже побаиваюсь: они, чтобы доказать свою правоту, слов не выбирают – такого наслушаешься! Фаузия – женщина. Сколь бы талантлива, умна, образованна она ни была, она – женщина. Татарка со своим мнением. Слова, которые иногда звучали из её уст, всегда заставляли меня быть осторожным по отношению к ней. Да, я всегда восхищался её борьбой за интересы татарской нации, но всегда считал, что её нужно сторониться. Не только я, но и другие патриоты нашего народа сторонятся её. Впрочем, Фаузия и сама не спешит сближаться. На одном из заседаний Всемирного конгресса татар Фаузия бросила взгляд с трибуны на зал и сказала: “В этом зале нет ни одного, кто бы беспокоился о своем народе”. Разиль Валеев, выступавший модератором, не растерялся и ответил ей: “Почему нет, вы же есть”.

Расскажу еще об одном случае, который описывает характер Фаузии Байрамовой, и затем перейду к главному. Где-то 30 лет тому назад это было. Идем мы с ныне покойным Ильдаром Юзеевым по коридору Дома печати, что располагался на улице Баумана – навстречу нам бежит девушка. Вдруг она остановилась перед нами и заявляет: “Вы, наверное, считаете себя за великих драматургов, но я еще покажу вам, какой должна быть настоящая пьеса!”. И ушла. “Кто это?” – спросил я у Ильдара. Я уже не помню, что он ответил, но помню, как мы смеялись. Вот этот характер сопровождает Фаузию на протяжении всей её жизни. Но несмотря на то, что её характер многие попросту не принимали, её борьбу за татарский народ не отрицал никто. По сегодняшний день она является членом Исполкома Всемирного конгресса татар. Лично я не долюбливаю характер Фаузии, но я никогда не вставал на сторону тех, кто пытался её оскорбить или очернить – всегда старался её защищать. Несколько раз выдвигал её кандидатуру на Государственную премию имени Габдуллы Тукая, но во время тайного голосования её имя всегда исключалось. Фаузия, будучи гордой, не обращала внимания на эти бойкоты – продолжала работать, продолжала писать. Я постоянно её читаю. (А писателей, которых я читаю постоянно, не больше пяти-шести.) Я высоко ценю её творчество. Талантливая дочь нашего народа, настоящий борец, знает, для чего живет и работает. Иногда очень хотелось поблагодарить её за то, что она делает, но я всегда сдерживаю себя. Боюсь, что сострит что-нибудь, и что я не удержусь и рассержусь. Я ведь к тому же намного старше нее. Вот так и хожу – словно парень, никак не осмеливающийся признаться в своих чувствах горделивой девушке.

На съезде предпринимателей выступление Фаузии было попросту удивительным. Я не мог не похвалить её, она улыбнулась. Оказывается, она такая красивая, когда улыбается – до этого ни разу не смотрел ей в лицо.

Ну, а теперь перейдем к подаренной книге. Несмотря на то, что я уже был знаком с практически всеми очерками, книгу я прочел полностью. Сама автор называет очерки научно-популярными статьями. Конечно, это так. Но они – результат путешествий Фаузии по татарскому миру. Где только она не была! Если бы Галимджан Ибрагимов был жив сегодня, он разорвал бы свой рассказ “Татар хатыны ниләр күрми” (“Чего только не видит татарка”) и написал бы новый, уже восхищаясь современной татарской женщиной. Я и сам хожу среди татар, я и сам вижу то же самое, что видит Фаузия, я и сам радуюсь и печалюсь увиденному, но я не могу описать увиденное, возведя это на научный уровень. Наверное, я не историк. А Фаузия Байрамова видит татарскую жизнь в единой цепочке современного и прошлого, частенько она смотрит на историю и на саму жизнь с точки зрения ученого. Этот факт подтверждает её начитанность, её осведомленность. В далеко не толстой книге она описывает политику ликвидации татарского населения в России, которая велась на протяжении веков, и приводит неоспоримые доказательства. Да, в этой стране меняются общественные формации (феодализм, капитализм, империализм, социализм, снова капитализм), а политика русификации не меняется; сменяются цари, генсеки, президенты, не сменяется только план уничтожения нерусского населения.  Фаузия анализирует всё как ученый-публицист. И никто из ученых-шовинистов не сможет возразить ей или сказать, что Фаузия способствует возникновению межнационального конфликта. Два-три года назад сатирик Михаил Задорнов в газете “Комсомольская правда” описал историю России так, словно в ней не было ни колониализма, ни инквизиции. Я решил написать ответ. Написал о том, что бывшие союзные республики по сути своей были колониями, а затем принялся искать примеры, чтобы доказать, что и инквизиция тоже была. Эти примеры я нашел в материалах Фаузии. Именно Фаузия написала о том, что на Урале татарку, которую насильственно крестили, но которая затем вернулась в ислам, по указу русского царя сожгли на костре. Я повторил написанное ею в газете “Звезда Поволжья”, а затем отправил материал в “Комсомольскую правду”. Ответа не было. Поняли, что их ложь была раскрыта. К Фаузие постоянно придираются проверяющие органы, но они ничего не могут найти, потому что каждое предложение, каждое слово подтверждено фактами.

Часть книги под названием “Мишәрләр иле” (“Страна мишар”) особенно подействовала на меня. Оказывается, я вовсе не знаком с этой частью татар. Особенно интересно было узнать то, что мишаре произошли от древнего племени буртасов, и тому приведены наглядные доказательства. У нас, в горной стороне (Камскоустьинский, Апастовский районы), есть аулы под названием Бортас. Рядом с нами много мишарских сел. Значит, есть связь. А Фаузия – не просто историк, как публицист она показывает связь между тем положением, которое мишаре занимали в истории татарского народа, и тем положением, которое они занимают среди татар сейчас. Я полностью согласен с автором – роль этого сильного, упорного племени в жизни общетатарского этноса чрезвычайно важна. Если мы желаем светлого будущего нашему народу, нам безусловно нужно сохранять единство.

Хочется уделить внимание и той части книги, которая называется “Татар Уралы” (“Татарский Урал”). Конечно, тема пророка Нуха (Ноя) для меня немного странновата. Я даже подумал, не преувеличила ли она чуток. Но не берусь об этом спорить: всё же я не историк. Одно бесспорно: Урал издревле был тюрко-татарской землей (уж точно не русской). И не нужно искать этому особых доказательств: достаточно обратить внимание на топонимику всей той территории, которая простирается от наших районов вплоть до Тихого океана. Меня всегда бесило, когда я читал, что мы – народ, переселившийся из диких степей. Нетушки! Как говорит Фаузия, мы – горный народ. (Хотя что плохого в том, если мы и степной народ?) В свое время написал статью, в которой я постарался это доказать. Наш народ гору описывает словно человека: тау башы, тау түбәсе, тау бите, тау күзе, тау муены, тау күкрәге, тау биле, тау итәге, тау сырты… А сколько еще таких выражений? Не знаю, есть ли еще в мире народ, который описывает горы словно человека?

Я думал, что на Урале татары достаточно хорошо сохранили свое национальное самосознание, оказывается, дела обстоят не так уж хорошо. Да, понять настоящее положение дел можно, лишь увидев всё своими глазами. По прочтению книги Фаузии становится тревожно. Иммунитет самосохранения татар на Урале здорово пошатнулся. Конечно, тому есть свои причины – татары устали от многовековой борьбы и попросту забили на свое будущее. Во многих татарских деревнях людям просто не важна татарскость. Запишут ли их русскими или башкирами – им всё равно. Им даже безразлична их религия. Вера пошатнулась. Как вывести таких татар на верный путь? Даже настоящий борец Фаузия Байрамова говорит, что “не может ответить на этот вопрос”. Единственная надежда – в молодом поколении. Слава Аллаху, еще есть, с кого брать пример.

Книги Фаузии объединяет одна цель – сохранение татарского народа. И достижение независимости татарского народа. Это цель всех патриотов нации. Но как достичь независимости? По словам Фаузии, об этом думали и татары, руководившие легионом “Идель-Урал”. В легионах были те, кто пытался спасти себе жизнь, но были и такие, кто при помощи Германии мечтал вернуть независимое татарское государство. И таких людей Фаузия не спешит осуждать. Не вступая в споры, могу сказать следующее: достижение независимости таким вот образом – просто-напросто глубоко наивно. Ни Германия, ни Америка, ни Китай, ни, в том числе, Россия не дадут нам независимость. Как сказал Жириновский, “Надо было в свое время защищать свое государство, сейчас нечего рыпаться”. Эти слова он произнес перед журналистами в 1990 году в Москве во Дворце съездов. Есть единственный путь возвращения к татарскому государству: прежде всего, нам нужно достичь духовной свободы, духовной независимости. Только свободная духом нация может сохраниться. Фаузия как раз за это и борется, она призывает вернуться к иману. И ни у кого нет права обвинять её в этом!

В связи с этим выступление Фаузии Байрамовой в городском суде Набережных Челнов в 2010 году можно считать фактом, который достоен называться явлением в истории татар. Это выступление имеет всемирное значение, Фаузия показала себя как великий политик, показала всю несостоятельность обвинений. И она поступила совершенно верно, включив это выступление в свою книгу. Прочитав его, в моих глазах Фаузия только выросла.

Есть лишь одно пожелание: на то, наверное, есть свои причины, но она как-то отдалилась от других писателей. Среди татарских литераторов есть разные люди, но нас всех объединяет судьба нашего народа. По-моему, безразличных к этой теме попросту нет. Нужно быть вместе, нужно обмениваться идеями, укреплять наш рух (дух). Все мы несем ответственность перед своим народом. В одном из своих выступлений я описал наше нынешнее состояние словами политрука Крючкова, которые он произнес, когда фашисты вплотную подошли к Москве: “Отступать некуда, позади Москва” – я сказал: “Чигенергә урыныбыз юк, артыбызда милләт язмышы” (“Отступать некуда, позади судьба нашего народа”). Труд Фаузии подтверждает это.



Туфан Миннуллин, 3 апреля 2012 года.

Перевод Роберта Болгарского.

еТатар”

 

Просмотров: 1747

Один комментарий

  1. Бөек шәхесләр!Татар милләтенең киләчәге өчен,татар телен саклау өчен барыбызга да көрәшергә кирәк!