На дне Волги в Татарстане участники проекта «Полюс холода» нашли полтора десятка церквей и две мечети / Яшьләр су астында мәчет һәм чиркәүләр тапкан

929041566В Казани состоялась пресс-конференция по итогам национальной премии «Хрустальный компас», которую несколько дней назад вручали в Краснодаре. Лучшим региональным проектом был признан «Полюс холода» татарстанского отделения Русского географического общества.  Участники проекта рассказали, что во время погружений на дно Куйбышевского водохранилища нашли остатки пятнадцати церквей и двух мечетей. 

«Полюс Холода» – многоэтапный научно-исследовательский проект, направленный на изучение гидросистем Арктики и Крайнего Севера. Однако есть объекты для подводного изучения и в Татарстане. Участники проекта рассказали, что во время погружений на дно Куйбышевского водохранилища нашли остатки пятнадцати церквей и двух мечетей.

tatar-inform.ru

* * *

Россиянең “Бәллүр компас” II милли премиясендә Казаннан катнашкан “Суыклык полюсы” проекты “Иң яхшы региональ проект” номинациясендә җиңү яулаган. Премия илебезнең табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга юнәлтелгән. Конкурста Россиянең 59 төбәгеннән, шулай ук Украина, Белоруссиядән 167 проект көч сынашкан.

“Суыклык полюсы” – күп этаплы фәнни-тикшеренү проекты. Ул Арктика һәм Ерак Төньяк гидросистемаларын өйрәнүгә юнәлтелгән. Беренче ике этапның тикшеренү объекты – Төньяк ярымшарының иң салкын урынында урнашкан Лабынкыр күле (Оймякон олысы, Саха-Якутия республикасы). Әлеге проектның исеме дә шушы урынга бәйле. Моңарчы әлеге күлдә су асты тикшеренүләре үткәрелмәгән.

- Барлык катнашучыларга да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Финалга чыгасыбызны көтмәгән идек. Моңа “шатландык” дисәм, бу бернәрсә дә әйтмәгән шикелле булыр иде. “Бәллүр компас” – чагыштырмача яшь премия. Советлар Союзында да, хәзерге Россиядә дә мондый премияне су асты тикшеренүе өчен биргәннәре булмады, – диде “Рус географик җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге рәисе, “Суыклык полюсы” проекты җитәкчесе, Рус географик җәмгыятенең су асты тикшеренү төркеме җитәкчесе Дмитрий Шиллер.

Татарстандагы су асты төркеме яшьләр белән берлектә төрле су асты тикшеренүләре үткәрә. Мәсәлән, Куйбышев сусаклагычы территориясендә яшьләр 15 су асты чиркәве һәм 2 мәчеткә тап булган. Өлкәнрәкләр исә якын киләчәктә экологик экспедиция үткәрергә планлаштыра. Бу хакта премиянең нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Су асты тикшеренү төркеменең техника һәм җиһазлау буенча җитәкче урынбасары Максим Астахов исә әлеге экспедициядә 18 яшьлек ике егетнең үзләрен чын ир-атларча тотуына шатлануын белдерде. Әлеге җитди проектта катнашучылар түбән температураларда, шактый авыр шартларда 10 көн яши. Анда иң алга киткән җайланма булып иярченле телефон саналган. Шундый мөһим экспедициягә яшь егетләрне әле беренче тапкыр гына алулары икән. Моның белән оештыручылар аларның күп нәрсәне булдыра алганлыгын һәм яшьлекнең дә җитди эшләргә киртә булмавын күрсәтергә теләгән. Киләчәктә яшьләрне тикшеренүләргә тагын җәлеп итү планлаштыра.

intertat.ru

 

Просмотров: 1211

Комментирование запрещено