“Ялкынлы яшьлек”нең ялкыны

Илгиз Колючев

Илгиз әфәнде Колючевка — 75 яшь!

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамблен татар илендә белмәгән кеше юктыр. 44 иҗат елы эчендә әлеге ансамбль башкаруындагы җыр-биюләрдән ләззәт табып берничә буын үсте.

Без бүген аның җитәкчесе, “Дуслык” ордены кавалеры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Губерна, татар халык мәдәниятен тергезүдә зур көч куйганы өчен Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре лауреаты, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВ (аны дуслары үзара Кәлүч дип тә йөртәләр) белән сөйләшәбез.

- Илгиз абый, өлкәбездә яшәүче милләттәшләребез сезнең концертларны бәйрәм кебек көтеп ала, үзебездә генә түгел, башка төбәкләрдә дә сезне белүчеләр аз түгел. Сезнеңчә, ансамбль ничек шундый популяр була алды?

- Чынлап та, “Ялкынлы яшь­лек” Самара өлкәсенең барлык шәһәр-авылларында булып, Ульяновск, Саратов, Пенза, Уральск өлкәләрендә, Казанда, Мәскәү каласында да чыгыш ясады. Татарстан “Яңа гасыр” телевизион каналында да тапшыру күрсәткәч, Җир шарында яшәүче бөтен татарлар безнең турыда ишеткәннәрдер, минемчә.

“Ялкынлы яшьлек”нең җи­тәк­чесе буларак, ансамбльнең популярлыгы — артистлар һәм концертларны әзерләүдә ярдәм иткән һәрбер кешенең хезмәте, дип әйтә алам. Алар шундый зур теләк белән, бар көчләрен, мәхәббәтләрен салып номерларны әзерләп, сәхнәгә куймаса, концертларыбыз шундый матур булмас иде. Шулай ук безнең репертуар борынгы һәм хәзерге заман татар җырлары, искиткеч биюләр, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек шигърият юллары белән төрләнгәнгә барлык яшьтәге кешеләрнең мәдәният ихтыяҗына туры килеп, тамашачыларның игътибарын җәлеп итә.

- “Ялкынлы яшьлек” нин­­ди бүләкләргә ия булды? Шул турыда сөйләп китсәгез иде.

- 1977 елда ансамбльгә Ха­лык исеме бирелде, 1985 елда ул Бөтенсоюз җыр, бию һәм шигърият бәйгесе лауреаты булды. Үткән елда Россия регионнарында татар милли мәдәниятен үстерүчеләргә би­релә торган Татарстан Респуб­ликасы Мәдәният министрлыгы грантын ала алдык. Шушы 200 мең сум акча “Ялкынлы яшьлек” ансамбле артистларының костюмнарын яңартуга тотылды.

- Быелгы ел башында та­гын бер грантка ия бул­гансыз, дигән шатлыклы яңалык ишеттек, ул ничек килеп чыкты? Аның акчасын нәрсәгә тотарга уйлыйсыз?

- “Ялкынлы яшьлек”нең 800нче юбилей концертына безне тәбрикләргә Казаннан зур кунаклар килгән иде. Алар арасында булган Федераль автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов, безнең концертны карагач: “Искитәрлек яхшы программа, бу елгы грантка да гариза яз”, — диде. “Ни булса, шул булыр”, — дип, аның сүзен тыңлап, гаризамны язып илттем һәм “Ялкынлы яшьлек” кабат Татарстан Мәдәният министрлыгының 230 мең сумлык грантына лаек булды.

Без бу акчаны ансамбльнең гастрольләренә тотарга булдык. Ул гастрольләр 5 айга якын вакыт эчендә өлкә­без­нең Новокуйбышевск, Жи­гу­левск, Тольятти, Сызрань шә­һәр­ләрендә, Челно-Вер­шины, Шенталы, Камышлы тө­бәк­лә­рендә узды. Шул концерт программасын караган мил­ләт­тәшләребездән безгә әле дә рәхмәт хатлары явып тора.

- Илгиз абый, әлеге кон­цертларның кайсысы аеруча исегездә калды?

- Әлбәттә, безне авылларда да, зур шәһәрләрдә дә бик җылы, алкышлап каршы алалар. Тик әлеге проектның Камышлы авылында үткән соңгы концертын  тамашачының үтә яхшы кабул итүе безне таң калдырды!

Алты ел чамасы тәнәфестән соң, без әлеге авылны бик тә сагынып, “безне онытмаганнар микән”, дип, дулкынланып бардык. Тик юкка борчылганбыз, тамашачы безне беренче минуттан ук үз итеп, кайнар алкышларга күмде. Аның уңай энергетикасы, тиз арада сәхнәгә күчеп, артистларыбызга аеруча дәрт белән чыгыш ясарга булышты.

Иске Ярмәкнең “Ак каен” ансамбле җитәкчесе Наил Галимуллин һәм бу колллективның режиссеры Әлфия Баһаут­динова, Камышлы Халык драма театры җитәкчесе Гүзәл Исламова һәм Камышлы районы Мәдәният йорты директоры Светлана Хәлимовага “Ялкынлы яшьлек» ансамбленә карата әйтелгән җылы сүзләре өчен, безнең концертны оештыруга аеруча зур өлеш керткән район мәдәният идарәсе җитәкчесе Раилә Сафинага кайнар рәх­мәтләребезне белдерәбез.

- Тамашачы сезнең кон­цертыгызны якын арада та­гын күрә аламы?

- Өлкә Сабан туенда минем юбилеема багышланган яңа программа белән чыгыш ясаячакбыз, рәхим итеп карагыз!

- Илгиз абый, без дә сезне 4 июньдә булачак туган көнегез – 75 яшьлек юбилеегыз белән “Бердәмлек” газета­сы укучылары исеменнән чын күңелдән тәбрик итә­без! Алдагы гомер юлла­ры­­гызны шулай ук сау-сә­ламәт, күтәренке кәеф һәм ту­ган-тумачаларыгыз, якын­нарыгыз белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын Сез­гә. Иҗат эшегездә тагын да уңышлар  теләп, безне яңа концертлар белән әле та­гын күп еллар куандырып то­рырсыз дип ышанып ка­лабыз.

- Рәхмәт!

Илгиз Исмәгыйль улының энергиясе әле һаман яшь­ләр­неке кебек янып, кайнап тора. Күзләрендә уйнаган дәрт чаткысы аны шулай үз яшенә карата  күпкә яшь күрсәтә торгандыр. Ә бәлки, аның күңелендә “Ялкынлы яшьлек”нең мәңге сүнмәс ялкыны шулай яшәүгә көч биреп янадыр.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

* * *

Фильм об ансамбле «Ялкынлы яшьлек» и его руководителе И.И.Колючеве (снят по заказу СОТО «Туган тел»)

Просмотров: 1580

Комментирование запрещено