Хөрмәтле Ильгиз әфәнде!
Без Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, яңа уңышлар телибез. Гомерегезне халыкка хезмәт итүгә багышлаганыгыз өчен рәхмәт әйтәсебез килә. Ихласлылыгыз, ягымлылыгыз белән барыбызның да күңелен яуладыгыз. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып калыгыз. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын Сезгә!
«Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбле коллективы.
Просмотров: 1002