Илгиз әфәнде Колючев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Илгиз әфәнде хәләл җефете һәм улы белән.

Илгиз әфәнде хәләл җефете Асия ханым һәм улы Илдар белән.

Кеше кайчан матур була икән?
Синдәй гөрләп яшәгәндәдер.

Кичә, 4 июньдә,  «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесенә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты И.И.Колючевка 75 яшь тулды. Шушы уңайдан юбиляр Самарның Җәмигъ мәчетендә тантаналы мәҗлес үткәрде. Илгиз әфәндене котларга өлкәнең һәм шәһәрнең иҗтимагый татар оешмалары, Диния нәзарәте вәкилләре, мәхәлләләр башлыклары, хезмәттәшләре, туганнары, дуслары җыелган иде. 

Кунаклар  чыгышлар ясадылар, юбилярга матур мактау һәм котлау сүзләрен җиткерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Чарада  шулай ук Самар өлкә Мәдәният министрлыгы исеменнән җибәрелгән тәбрикләү хаты да укылды.

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм поэзия ансамбле әгъзалары исеменнән бик матур шигъри юллар яңгырады.  Аны коллективның солисты Айсылу Әбдиева укып китте:

Кеше кайчан матур була? — дигән

Сорау бирдең безнең күңелләргә.

Шулай өйрәттең син кешеләрне

Һәм тормышны танып белергә.

Динем, халкым, диеп мактанмадың,

Сайламадың аерым дусларны.

Моңлы җырчы иттең, композитор

Сәнгать белмәс авыл кызларын!

Синең яныңда һәрбер гади кеше

Үз биеклегенә соклана.

Бактың исә, кара җирдер — эше,

Ә күзендә илаһи ут яна!

Рәхмәт сиңа игътибарың өчен,

Үксезләргә бу бит бик кирәк!

Аталарча җылы, татлы сүзең

Тормышыбызда булды нык терәк.

Кеше кайчан матур була икән?

Синдәй гөрләп яшәгәндәдер.

Кара язмыш сазын бер яктыртып,

Ялкынланып яшәгәндәдер!

Якты учак булып янгандадыр,

Яшәү җылысын биреп һәркемгә.

Озак яшә, нык исәнлек белән,

Яшь булып кал шулай мәңгегә!

(Шигырьнең авторы - Фәридә Зинатуллина).

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

SONY DSC

Юбиляр «Ялкынлы яшьлек» ансамбле әгъзалары арасында.

Илгиз әфәнде хәләл җефете һәм улы белән.

Илгиз әфәнде хәләл җефете Асия ханым һәм улы Илдар белән.

Мөхтәрәм юбиляр, шушы матур бәйрәмегез уңаеннан бездән дә җылы, якты теләкләр кабул итеп алыгыз. Алдагы гомерегезне яраткан эшегездә иҗат итеп, саулыкта-сәламәтлектә, күтәренке кәеф, гаиләгез, дус-ишләрегез белән уздырырга язсын!

Римма НУРЕТДИНОВА һәм Миләүшә ГАЗИМОВА фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1926

Комментирование запрещено