Очрашу бәхете

СТ АРО УСМАНОВО батырЗур дулкынлану белән Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче туганнарыбызны күрергә дип Сабан туена барабыз. Күңел бит һаман  кайдадыр ашкына, очрашу көтә.

Самара — Уфа юлыннан авыл ягына борылгач ук мәчет манарасын күреп алдык. Тагын бер борылыш, һәм менә алдыбызда Сабан туе мәйданы пәйда булды. Алан яшеллеккә күмелеп утыра, сәхнә, көрәш келәме тирәсендә төз наратлар, читтәрәк чабыш атлары утлап йөри…

Ә сәүдәгәрләр аланга кич­тән үк килеп куйганнар ахыры.  Болын буйлап сузылган тө­тен борыннарны шашлык исе белән кытыклый, самавыр ба­шына утыртып куелган зур чәй­некләрдән карлыганлы чәй исе бөркелә.

Мәйданга әкренләп халык та җыела башлады.  Чиккән түбәтәй кигән бабайлар, ак яулыклы әбиләр, озын сыйракларын күрсәтеп, кыска итәкләрен җилфердәтеп җилбәзәкләр һәм иң модный джинсыларын сандыктан алып кигән егетләр мәйдан буйлап йөренәләр.

Сәүдә рәтләрендә аракы, сыра, шәраб сатканнары кү­ренми. Шашлык та сарык, тана һәм тавык итеннән генә ясалган, дип кычкырып торалар сатучылар. Иске Усманда татар гореф-гадәтләрен кадерләп сак­лыйлар, динебез ислам та­ләп­ләреннән тайпылмыйлар икән.

СТ АРО УСМАНОВО батырСТ АРО УСМАНОВО девочкаСТ АРО УСМАНОВО әби бабай

Әнә күптәнге танышым — көрәшче Илдус Нуретдинов буыннарын яза-яза күнегүләр ясый, ә чабышта катнашучылар атларын сыйпап, ялларын тарап ярышка әзерләнәләр. Бүген биредә барлыгы дүрт ат ярыша — Иске Усманнан «Машка» белән «Звездочка» һәм Иске Ярмәктән «Мечта» белән «Резьба».

Менә Сабан туен ачу тантанасы башланып китте.  Элек ничек булса, бүген дә шулай: беренче сүз авыл мәчете има­мы Әнвәр хәзрәт Рамазановка бирелә. Ул Коръән сү­рәләре укып, халыкны милли бәй­рә­мебез белән котлады һәм гадел ярышлар теләде.

Колга башына эленгән сөл­геләрне күтәреп, бер төркем яшьләр мәйданны әйләнеп чыкканнан соң, сүзне авыл җирлеге башлыгы Мидхәт Шәйдуллин алды. Ул шимбә өмәсендә кат­нашкан авылдашларына рәх­мәтләрен җиткерде, йортлар тирәсендәге үләннәрне ча­бып, авылны тәртиптә тотулары өчен мактады. Бигрәк тә авыл ти­рәсендәге чишмәләрне чис­тартуда катнашучыларга, мо­ңа үз акчаларын тотучыларга аеруча зур рәхмәтләрен әйтте.

Сабан туен оештыру өчен халык кырык мең сум чамасы акча җыйган икән. Бу эштә фермер Марат Шәйдуллин һәм Илдус Шәйдуллиннарның өле­­ше зур. Алар да рәхмәт сүз­ләре ишеттеләр, җирләрне эш­кәртеп, маллар асраган өчен район администрациясеннән Мак­­тау кагәзләре белән бүләк­ләнделәр.

Хәзерге сабантуйларда авыл тормышына зур өлеш керткән олы яшьтәге юбилярларны котлау гадәте бар. Менә быел да Кәзим һәм Мәрьям Нуретдиновларның никахы­на 55 ел тула. Сания апа  Әх­мә­­дуллина 60 еллык юбилеен бил­геләп үтә. Бу котлауларны халык кул чабып каршы алды, арада “горько” кычкыручылар да табылды. Камышлы авыл җирлеге администрациясе баш­лыгы Заһит Сафин котлавыннан соң, мин, “Бердәмлек” газетасы фотохәбәрчесе буларак, үткән Сабан туенда биредә төшергән фотоларымны халыкка өләштем.

Рәсми бүлектән соң башланган концертта авыл үзеш­чәннәре дә, читтән кайткан кунаклар да чыгыш ясадылар. Балалар бакчасында тәр­бия­ләнүче нәниләрнең чыгышлары бигрәк тә күңелгә ятышлы булды. Ләйсән Гыйльметдинова һәм Алсу Шәйдуллина “Модницалар” булып биегәндә кара ничек матур итеп сәхнә буй­лап йөриләр, күзләре шаян елмая, ә йөзләрендә шундый җитдилек! Күрше Бакай авылының “Асылъяр” халык фольклор ансамбле чыгышы, Яр Чаллыда яшәүче Камилә Әхмәдуллинаның Сания әби­сенең юбилеена багышлап алып кайткан “Күгәрчен” биюе, Оренбург өлкәсенең Северный районында яшәүче Әдилә Юнысованың, Бөгелмәдән кайткан Ләйсән Нуретдинованың һәм аның сеңелесе Илүсәнең туганнарына һәм авылдашларына багышлап җырлаган җырлары — болар барысы да Иске Усман авылыннан читтә яшәүчеләрнең йөрәге шушы җиргә береккән булуын раслый түгелме? Туганнар, дуслар, авылдашлар очрашкан җирдә Казан артистлары да кирәкми. Сабан туе көнне бар да талантлы: җырлый башласалар — моңга күмәләр, биик дисәләр — мәйдан да тар.

Шул ук вакытта мәйдан ур­тасында ярышлар дәвам итә. Киң елмаеп басып торучы ис­кеярмәкле Фәрит Гайфуллинны әллә кайдан ук күреп алам. Аның Мечта кушаматлы аты быел да беренче килгән икән.  Яшьләр бау тартышкан, көянтә-чиләк белән, капчык киеп  йөгергән арада көрәш батыры да билгеле булды. Бу — күп еллар җиңү белмәс Илдус Нуретдинов, шу­шы авылның көрәш батыры.

Көн кичкә авышуга карамастан, халык аерылышырга ашык­мый, төркем-төркем бу­лып бер-берсенә кунакка йө­решә, карлыган яфрагы кушып пешергән чәй белән сыйлана, бәйрәм бәлешенең капкачын ача. Кич буе авыл өстендә көлешү, музыка тавышлары яңгырар, бәйрәм фотолары кү­гәр­ченнәр кебек интернет аша илнең төрле якларына очар. Ә без хатыным белән Бог­ы­рысланга таба кузгалабыз. Туганнар безне озатып:  “Киләсе Сабан туена да килегез, тагын очрашырбыз”, — дип кул болгап калалар.

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1680

Комментирование запрещено