Горький паркында җирләнгән Һади Такташ, Галиәсгар Камал, Габдулла Камалның кабер ташлары кузгатылган. Моны паркта уздырылган төзекләндерү эшләре белән аңлатырга тырышалар.
Һади Такташның туганнары: “Төрле инстанцияләрнең ишекләрен кактык, әмма ярдәм итәбез дип берсе дә чәчрәп чыкмады. Шагыйрь республикага кирәкмәсә, без аны туган ягында – Мордовиянең Сыркыды авылында җирләячәкбез”, – дип әйтәләр.
Галимнәр Миләүшә һәм Айдар Хәбетдиновлар – Һади Такташның туганнары. Алар Такташны татар зиратына күчереп җирләү турындагы мәсьәләне күптән күтәрә, ләкин түрәләрдән уңай җавап юк. Әмма узган атнадагы мәхшәрне күз алдына да китереп булмый иде, диләр.
“Мин Такташ каберенең асты өскә килүе турында Интернет аша белдем, пәнҗешәмбе көн иде ул. Тиз генә килеп җиттем һәм ни күрим: кабер актарылган, җире алынган, таш өстендә аякларын сузып эшчеләр тәмәке тартып утыра. Янындагы Вәисов кабере дә шул ук хәлдә. Хәтта аның янында кабердән казып чыгарылган аяк киемнәре дә читтә ята иде. Эшчеләр, аны актармадык, ди. Ләкин бу ялган! Җирне казып, каберләр астыннан кабель сузганнар. Мин сүзләремне исбат итеп фотолар да, видеолар да тәкъдим итә алам. “Такташ кабереннән алынган җир кайда?“ – дип сорыйм. “Әнә ярга ыргытылды“, –дип күрсәттеләр. Тынычландыралар тагын, бетон белән ябылачак, аннары яшел газон түшәләчәк, матур булачак, диләр! Ничек инде бетон? Таш астында ятарга тиешме Такташ?! – дип ачынып сөйли Миләүшә ханым. – Татарстан Мәдәният министрлыгына хәбәр иттем. Икенче көнне министр урынбасары Светлана Персова килде. Ул актарылган кабер ташларын күрде. Әлегә бер чара да күрелмәде. Дөрес, ул килеп киткәч, Такташның кабер ташын юып, сөртеп куйганнар иде.
Казан мэриясендәге түрәләр дә иңнәрен селкетә, паркта төзекләндерү эшен башкаручылар-ның кемгә буйсынганын ачыклап бетереп булмый. Гаеплеләрне табу мөмкин түгел, беркем дә үз өстенә җаваплылыкны алмый: бордюрларны бер оешма куя, икенчесе торба сала, өченчесе кабель суза. Бер-берсенә сылтыйлар. Вандализм акты дип бу турыда Прокуратурага гариза яздым. Гаеплеләрне җавапка тартсыннар.
Татарстан Язучылар берлегенә шалтыраттым. Килеп караучы да, бу – кабахәтлек, дип аптыраучы да булмады. Татар зыялылары күтәрелеп чыгарга тиеш иде моны, әмма ләм-мим, берсенең дә бу эш белән шөгыльләнәсе килми. Президент Рөстәм Миңнехановка да, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә дә хат яздык.
Кабер инде актарылган, кузгатылган. Бу паркта Такташның җәсаде, рухы тынычлык таба алмаячак. Без хөкүмәттән татарның бөек шагыйре Һади Такташны татар зиратына күчереп җирләргә рөхсәт сорыйбыз. Җирләү эшенең барлык чыгымнарын үз өстебезгә алачакбыз. Нигә сузалар моны? Әгәр Татарстанга Такташ кирәкми икән, без аны Сыркыдыга алып кайтып җирләячәкбез”.
Казан мэриясе матбугат башлыгы Сергей Лобовка шалтыраттык, ул, бернинди дә вандализм акты юк, дип әйтте. “Барысы да алдан планлаштырылганча бара. Кабер ташлары искергән иде, кайсыберләре вак граниттан ясалган, барысын да ышкып ялтыратачаклар. Кабер ташлары яңартылып үз урыннарына урнаштырылачак. Тирә-яктагы корыган агачлар алынды, чистартылды. Кабер ташлары астыннан узган кабель турында ишетмәдем, белмим”, – диде Сергей Лобов.
Горький исемендәге паркта җирләнгән шәхесләрнең каберләре – республика карамагында булган мәдәни мирас корылмалары. Аларга кагылырга ярамый, реставрация эшләре башкарылса да, аерым рөхсәт булырга тиеш. Мэриядә барысы да планлаштырылып, киңәшләшеп эшләнгән, дип аяк терәп сөйләшсәләр дә, Татарстан Мәдәният министрлыгы моны инкарь итә.
“Татар халкының күренекле шәхесләре, шагыйрь Һади Такташ белән драматург Галиәсгар Камалның Горький паркының мемориаль өлешендә урнашкан каберләре дәүләт саклавында. Парк биләмәләрен тәртипкә китерү буенча эш башланганда башкаручылар тарафыннан Татарстан Мәдәният министрлыгыннан рөхсәт алмады, туганнарына да хәбәр ителмәгән, – диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә. – Хезмәткәрләр дә, министр урынбасары Светлана Персова да каберләрне барып карады. Хәзерге вакытта кабер ташының нигезләре яңадан эшләнгән, кабер ташлары чистартылган, ялтыратылган, каберлек биләмәләрен тәртипкә китерү буенча эш дәвам итә. Министрлык килеп туган мәсьәләне өйрәнә”.
2012 елда Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет депутаты Азат Зыятдинов, Такташ яшәгән йорт нигезеннән туфрак алып кайтып, аның каберенә салган иде. Азат әфәнде бу хәлләр турында ишетми калган, ул моны вәхшилек дип бәяләде, ләкин Такташны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртүне дә хупламаганын җиткерде.
“Каберләр астыннан кабель сузулары башыма сыймый. Кемнеке генә булмасын, кабер бит ул, аны борчырга ярамый. Мин бу эшнең Казанымда булырга мөмкинлегенә ышанып бетә алмыйм. Гаеплеләр табылыр, мин моны контрольгә алачакмын, – диде ул. – Ә каберне күчерүне хупламыйм, шунда калсын иде ул. Такташны соңгы юлга бик зурлап, тантаналы рәвештә озатканнар, меңләгән кеше җыелган. Кабере ярга якын тора, шул җирне ныгытып тигезләргә кирәк һәм бу урынны татарның бөек улы Һади Такташ җирләнгәне ерактан ук күренеп торырлык итеп төзекләндерергә, матурларга кирәк. Сыркыдыга да алып китмәсеннәр иде, ул бит Казанны бик яраткан”.
Такташ туганнарының ачынып сөйләве һәм Сыркыдыга алып кайтырга телибез дип әйтүләре дә чарасызлыктан дип аңларга кирәктер. Такташка бәйле вәгъдәләр күп булды. Ул яшәгән йорт җимерелде. Аның урынында шагыйрьнең музее булачак дип вәгъдә ителде. Булмады. Такташка һәйкәл куелачак дип әйттеләр. Бу һаман да сүздә генә кала… Хәзер менә бу очрак. Алар Такташның җәсаде, ниһаять, мөселманча җирләнүен тели.
Такташны һәм аның янында җирләнгән башка шәхесләрне дә татарның мәшһүр уллары-кызлары җирләнгән Татар зиратына күчереп җирләү мәсьәләсе күптән күтәрелә. Андый кадерле кешеләр өчен аерым яңа зират булдыру да һаман фикер алышу дәрәҗәсеннән уза алмый. Бәлки, бу очрак, ниһаять, әлеге проблеманы хәл итүдә конкрет адым ясарга этәргеч булыр?
Татарда “исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел“ дигән әйтем бар. Кызганыч, әле исән чагында да кешеләрнең милләтенә күрсәткән хезмәтен тиешенчә бәяли белмибез. Шәхес бакыйлыйкка күчкәч, матур итеп искә алулар башлана. Әмма Такташ кабере белән булган күңелсез очрак әле үлгәннәрнең дә рухын кадерли белмәвебезне күрсәтте.
Просмотров: 1289