Игелекле хезмәткәр

Винера Хабибуллина

Совет Норлаты авылының социаль хезмәткәре Венера Әхтәм кызы ХӘБИБУЛЛИНА.

Челно-Вершины районының Совет Норлаты авылында Венера Әхтәм кызы Хәбибуллина — картларга иң кирәкле кеше.

- Мин биредә биш әби-бабайга хезмәт күрсәтәм. Эш сәгатем иртәнге сигездән көндезге дүрткә кадәр дәвам итә. Картларның һәркайсының күңелен күрергә, уртак тел табарга кирәк. Шуларның берсе менә ун елдан артык авырып, урын-җир өстендә ятып тора.

Олы кешеләрнең ихлас күңелдән рәхмәт әйтеп калулары минем өчен зур шатлык, — дип сөйләде үзенең хезмәте турында Венера Хәбибуллина.

Венера ханымның шәхси тормышы да күпләргә үрнәк булырлык. Марат әфәнде белән алар бергәләп ике кыз — Эльвира белән Милананы үстерәләр.

- Әни буларак, кызларымны ке­че яшьтән эш сөяргә, өлкән­нәргә игътибарлы, ярдәм­чел булырга өйрәтергә тырышам, — диде ул миңа очрашу вакытында.

Менә шундый игелек­ле кеше ул — Венера ханым Хәбибуллина.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1113

Комментирование запрещено