Сабыр төбе – сары алтын


Камышлы төбәгендә балаларга карата агрессия очраклары юк

castigo-fisicoСтатистика күрсәтүенчә Россияда елына 2,5 миллионга якын бала туганнары, ата-анасы яисә яшьтәшләре ягыннан агрессиягә дучар була икән. Кызганыч ки, безнең Самара өлкәсе дә әлеге күрсәткечкә үз өлешен кертә.
“2013 елда 51 балигъ булмаган бала ата-анасының рәхим¬сезлеге аркасында хастаханәдә дәваланган. Быел да балалар җәфа күргән яисә сабыйлар үлүенә китергән җан өзгеч берничә хәл булды. Шулай, 30 январьда Калинин исемендәге өлкә хастаханәсенең реанимация бүлегенә авыр җәрәхәтләнгән, аяклары пешкән 3 яшьлек малайны китерәләр. Соңрак баланы үз атасы шулай имгәткәне ачыклана. Табиблар баланы саклап кала алмыйлар.
1 февральдә үги әтисе кыйнаган 3 яшьлек бала баш һәм тән җәрәхәтләре белән Похвистнево хастаханәсенә эләгә”, — дип хәбәр итә Волга-Ньюс информация порталы.
“Камышлы төбәгендә балаларга карата агрессия очраклары юк. Дөрес, әлеге юнәлештә ата-аналар, мәктәптә укучы балалар белән профилактик эшләр алып барабыз, — диде Камышлы районы “Гаилә” үзәге җитәкчесе Рәмзия Җәүдәт кызы Шәйдуллина. — Уңайсыз тормыш шартына эләккән гаиләдә яшәүче балаларга аеруча игътибар бирәбез”.
Исаклы районының балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекторы Светлана Майорова белән дә элемтәгә кереп, аңа: “Сездә балаларга карата шәфкатьсезлек күрсәтү очраклары еш очрыймы? Балага карата көч куллануга шаһит булсаң, нинди чаралар күреп була?” — дигән сораулар бирдек.
“Шунысы кызганыч, төрле хәлләр булгалый. Берәр җәрәхәт алган бала шифаханәгә мөрәҗәгать итсә яисә “ашыгыч ярдәм” машинасы белән хастаханәгә китерелсә, бу турыда полициягә хәбәр итәләр, һәм без баланың кайда җәрәхәт алганын тикшерәбез. Аллага шөкер, быел андый күңелсез очраклар булганы юк әле һәм булмасын да.
Балага карата көч куллануга шаһит булган һәркем 02 телефоны буенча хәбәр итеп, полиция вакытында кирәк чаралар куллана алса, зыян күргән сабыйлар саны әзрәк булыр иде”, — дип җавап бирде Светлана Николаевна.
Әйе, үзеңнән күпкә бәләкәй һәм көчсез булган балага кул күтәрү өчен пәһлеван булу кирәкми. Балага сукканда аның тән җәрәхәтенә караганда күңелендә тирәнрәк яра калуы шәфкатьсез ата-аналарны бер дә борчымый, күрәсең. Безгә тормыш проблемалары аркасында җыелган ачуны бер гаепсез сабыйлардан алмыйча, бәлки үз балаларыбызга карата киң күңелле булып, сабыр итәргә өйрәнергәдер?! “Сабыр төбе — сары алтын”, — дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1368

Комментирование запрещено